39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):
«Уйларыма бирелеп мин сезгә әниемнең улгән тарихын язмаганмын. Мин Казанга барып институтка керә алмыйча документларымны кулинар училищесына тапшырып, июль ахырында авылга кайттым. Ә инде августның 18 дә әнием кисәктән генә 43 яшендә вафат булды. Әниемнен улеме, егетем белән аерылу бер вакытта булганлыктан мина бик авыр булды. Мин Казанга киттем, әти белән әни аерылган булсада мин әти янына каникулларда барганым бар иде. Шунлыктан Казанга килгәч әтиемне эзләп табу авыр булмады. Әмма ләкин мин Башкириядә ускәнгәме әтием минем гаиләле булмасада колач жәеп каршы алмады. Абыем бу елларны армия хезмәтендә иде. Укыганда өскә кияргә кием, ашарга алырга акча
булмаганлыктан, мин институтнын бугхалтерия булегенә кереп уземнең хәлемне, берничә тапкыр сөйләдем. Әллэ миннән туеп, әллә мине жәлләп, әллә законы шулай булгангамы мине әти әнисез дип документлар эшләп миңа ятимлеккә ай саен яхшы стипендия билгеләделәр.
Минем дә кулымда акча булды. Акча булгач киемнәремдә рәтләнеп китте, тамагым да туя башлады ,дусларым да булды. Тормышым жай гына ага башлады. Әтием белән бер булмәле фатирда яшәдек. Шул елларны абыем армия хезмәтен тәмамлап кайтты. Армия хезмәтеннән кайткач абыемның тиз генә эшкә урнашасы килмәде, дуслары белән жинел тормыш эзләде. Мина өйдә көн бетте. Һэм мин соңгы тавыштан соң төнге сәгат 3тә чемоданымны кутәреп өйдән чыгып китәргә мэҗбур булдым. Кая барырга, кемнең ишеген кагырга?
Белгән кешеләрем юк һәм мин общежитияга бергә укыган дус кызым Гөлфия янына барып кердем. Бу май ае булганлыктан миңа булмә бирмәделәр, без Гөлфия дустым белән уку елын бер кроватта йоклап тәмамладык. Э яңа уку елыннан бу общежитиедан урын бирделер. Сез инде теге егет белән ни хәлдә дип көтә торгансыздыр? Эйе, яраттым, гел сорашып тордым, һэм менә каникулда авылга кайттым. Минем кайтканымны ишетүгә ул яныма килде, әмма ләкин мин анын каникул дәвамында аек көнен курмедем. Шунлыктан безнең мәхәббәт дәвам итмәде. Мин кабаттан Казанга киттем. Егетләрем дә булды, алар белән йөрсәмде, куңелем хаманда авылдагы егетне тапты. Мин йөргән егетләремне авылдагы егетем белән чагыштырып карый идем. Һәм нигәдер ул аракы эчсәдә өстен булып чыга иде .
3 нче августта юл халәкәтенә очрадым. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып киттеләр. Мин уз аңымда булгач мондый ук хәлгә калганымны сизмәдем дә. Сызлануым бик көчле булгач бәрелудән дип аңладым. Врачларның минем турыда нәрсә сөйләгәннәрендә аңышмадым. «Синең позвоночнигың сынган, сиңа операция кирәк !»-дип әйттеләр. Әмма ләкин пластина кую өчен 25 мең акча сорадылар. 25 мең тугел минем ул вакытта 2.5 мең ярымда акчам юк иде. Бу авыр вакытта минем курсташ кызларым янымда булып, врачларның әйткән сузләрен ишетеп институттан акча жыйнарга булдылар. Врачка шуны житкезделәр һәм 9 нче август көнне миңа операция ясалды. Операциягә керер алдыннан 8 көнне төш курдем. Зират өстеннән бик каты итеп су ага иде, мин шул су эчендә калдым, суга батмас өчен 5-6 кабер ташына ябышып шушы су ташкыныннан өстерәлеп чыктым. Судан чыгар алдыннан каршыма әнием килеп чыкты. Миңа борчылып карап тора башлады. Әмма минем әнием белән каласым килмәде һәм мин як ягыма карана башладым, алда ямь яшел чирәмле җир иде. Әниемне яратсамда мин яшел чирәмгә урмәләп чыктым. Һәм зур матур йортны күреп тиргә батып уянып киттем. Уянгач 5-6 кабер ташыннан сон чирәмгә чыккач, 5-6 атнадан сон аягыма басам дип уйладым. Әмма минем курәчәкләрем алда булган икән әле .
Сызлануларым операциядән сон башланды. Шушы авыр вакытларымда, минем Казанда әниемнең иң якын дусты Лилия апам бар иде. Без аның белән элемтәдә тордык. Шушы хәлдән соң больницага иң беренче килеп җиткән кеше ул булды. Бөтен авыр вакытларымда,
минем шушы авырлыкларымны Лилия апам белән кутәрдек. Шуңа күрә мин аңа гомерем буе бурычлымын. Эй башланды сызланулар. Җебемне алганнан соң операция урыны яңадан ачылды. Ай буе көндә температура, тире белән сөяккә калдым. Шуннан минем бәхеттән бер аспирант егет килеп минем ачылган ярамны 3 сәгат чистартты.
Хәм перевязканы яңа төр дару белән куйды. Шуннан сон минем ярам ябыла башлады. Мин больницада 6 ай яттым. Һәм минем сессия бирер вакытым җитте. Больницага курсташларым лекцияләрне мина китереп тордылар, сызлануыма карамастан экзаменнарыма кулымнан килгәнчә әзерләндем 29 декабрьдә зачет бирергә киттем .Минем янәшәмдә хаман Лилия апам булды. Мин ул вакытта 3 кенә минут утыра идем.»
ДӘВАМЫ БАР