– Тә-әк, сеңел, нәрсә сатасың инде син? Кара-кара, олы кешегә шулай тупас дәшмиләр инде. Юк-юк, бер нәрсә дә үсмәгән минем күзгә. Йомырка дисең инде алайса? Кара син аны, үзе шундый яшь, үзе йомырка сата. Тә-әк, кая соң йомыркаларың? Шушылармыни? Нәрсә йомыркасы соң бу? Тавыкныкы? Әстәгъфирулла тәүбә, тавык йомыркасы шундый вак буламы инде?
Чупиха бит бу – йомырка түгел. Менә без яшь чакта була иде йомыркалар. Берсе-берсе кушучлап тотардай минсиңәйтим. Ие! Ышанмасаң, әнә, күршеңдәге әрмән иптәштән сора. Кара әле, иптәш әрмән, күрсәт әле менә бу сабыйга чын йомырканың нинди булырга тиеш икәнен. Син әрмән түгел, Чишмә малаемыни? Борының кәкре, мыегың кара булгач мин сине әрмән дип торам бит. Минәйтәм, күрсәт әле шуңа йодрыгыңны йомарлап. Күрдеңме, сеңел? Чын йомырка шундый булырга тиеш ул. Ә болар пүчтәк синең. Өчесе бер учка сыя.
Тә-әк, ә болары нәрсә? Бәрәч, тавыкмыни? Кит аннан, шундый тавык була димени? Ходаем, болар радиация-фәләнгә эләккән тавыклардыр инде. Ә-ә, бу йомыркаларны да шулар салган инде алайса. Чыпчык бит бу, тавык түгел.
Әй, ни, иптәш әрмән, тфү, иптәш Чишмә малае, әйт әле син элек нинди тавыклар булганын бу сабыйга. Менә, сеңел, күршең алдарга бирмәс, иеме, без яшь чакта була иде тавыклар, иеме, алар кетәклектән сикереп төшкәндә абзар идәннәре сына иде. Ә аларның йомыркалары-ы. Берсе-берсе бер таба иде. Ә син шушы нәрсәләреңне “йомырка”, “тавык” дип торасың, кеше көлдереп. Нинди заман соң бу? Ни юньле тавык юк, ни юньле йомырка юк. Әрмән дигәнең дә Чишмәнеке… Нишләттеләр бит илне, ә?
Ну, ярар, дәлше барып карыйк…
– Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул?
– Балык ул, әби, балык.
– Эсвижиймы соң?
– Сеп-эсвижий, әби, кичә генә тоткан кебек.
– Ә нишләп алай ямьсез соң ул?
– Нишләп дип… Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң?
– Кызым, ә ничә сум тора ул?
– Килосы йөз алтмыш тәңкә, әби.
– Кара әле, кызым, ә бу диңгез балыгымы, елганыкымы?
– Диңгезнеке.
– Соң, диңгезнеке булгач, нишләп кичә генә тоткан булсын, диңгез ерак бит ул.
– Һи-и, әби, беләсеңме син хәзер самолетлар ничек тиз оча? “Выжт” кына иттерәләр – и монда.
– Кара әле, кызым, ә ул кылчыклымы?
– Юк, әби, кылчыгы бер дә юк.
– Кызым, ә син аны сатканда башын да үлчисеңме?
– Үлчим инде, анысы да веска керә.
– Балык башын ашап булмый бит.
– Нишләп булмасын, бик тәмле бу балыкның башы. Мактап-мактап алалар, нәкъ менә башы тәмле дип.
– Ә ите тәмле микән?
– И-и, әби, нәкъ менә чебеш ите инде, үзе ап-ак, үзе йомшак…
– Ә майлылыгы?
– Әбекәем, менә тач үрдәк ите инде. Мае тамып тора.
– Кара син аны, вәт балык диген, ә?
– Ә бу нинди җимеш, балакаем.?
– Фейхоа ул, әби…
– Әстәгъфируллла, шундый җимеш тә буламыни?
– Була әби,була. Хатын-кызларга бик файдалы диләр…
– Исеменә караганда, балакаем, шул хатын-кызларга гына файдалы нәрсәдер дә инде ул. Алалармы соң?
– Җиткереп булмый, әби. Кайтара торабыз – сатылып бетә бара.
– Ул нәрсә дә дефиситка әйләнде шул хәзер… Җитми… Хатыннар күп, ирләр аз. Булганннары да пачти ысплуш исерек.
Кая әле, тегендәрәк барып бәрәңгеләре, кишерләре нинди икәнен карыйм да, кайтыйм әле мин. Аласы әйберем юк, болай гына, нирвыларны тынычландырырга гына чыктым ич… Монда мае тамып торган балык, үз үлеме белән үлгән тавык, радиасиягә эләккән күкәй алып агуланып үләсем юк әле. Фейх… фейх… шул нәрсәләре дә үзләренә булсын…
Автор: Илфак Шиһапов Акчарлак Фото: https://vk.com