Казанда Уникс концерт залы янындагы бина яна [видео]

-- Алина

26 ноябрь Казан үзәгендә ут капкан офис бинасыннан 30 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

8.42 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Университет урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Дүрт катлы бинадан 30 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр хәбәр иткәнчә, янгын бинаның икенче катына терәп салынган янкормада чыккан.

Янгын бинаның 500 квадрат метрын биләп ала.Урында 24 янгын сүндерү машинасы эшли. Янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре 10.37 сәгатькә янгынны сүндереп бетерәләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

 

 

 

 

 

 

Чыгана: Татар- информ 
Фото:ГУ МЧС РТ
Видео:Татар- информ ютуб каналы 

 

Бәйле