«Кызым минем иремнән балага узган» [гыйбрәт өчен]

-- Алина

Нурфизә иреннән уңмады. Ирек (исемнәр үзгәртелде), эшендә шәп белгеч саналса да, аракы базына чумуы аркасында, тора-бара тәмам ерткычка әверелде. Салып алса, кызчыгы Нурфая да, улы Нурхәт тә, хатыны Нурфизә дә күзенә җен булып күренә.

Кышкы салкын төндә өйдәгеләрне пыраклатып урамга куып чыгаргач, бик зур эш кырган кыяфәттә шешәсен кочаклап, диванга ава да, яшелле-мөшелле тавыш белән, урамга ишетелерлек итеп, “Алмагачлары”н җырларга керешә. Аның тавышы тынганын көтеп ишегалдында әрле-бирле йөргән Нурфизәнең туңудан тешләре-тешкә тими, ике сабые исә бу вакытта җылы абзар почмагындагы печән өстендә бер-берсенә сыенып йоклап китә.

Бу газаплы көннәр кайчанга кадәр сузылыр иде, билгесез, әмма язмыш кискен борылыш алды. Ирекнең гаебе белән сырхауханәдә бер пациент җан тәслим кылды. Ирне, салмыш баштан ясаган операциясеннән соң килеп чыккан фаҗига аркасында (ул чирле хатын эчендә скальпель калдырган иде), эшеннән генә куып калмадылар, суд ясап, төрмәгә олактырдылар. Өендә батыраеп, әтәчләнеп йөрсә дә, “зэк”лар Ирекнең кикриген бик тиз шиңдерделәр. Тора-бара ул чын мәгънәсендә җәһәннәмгә килеп эләккәнлеген аңлады.

Үзе даими кыерсытылып, әрхур булып җан асрый башлагач, моңарчы якыннарын рәнҗетүе, күз яшьләре түктерүе, түбәнсетүе турында уйлап карагандырмы-юкмы – анысы нәмәгълүм, әмма хатыныннан акча, посылканы гел сорап торды. Хатларын кыска гына яза иде үзе. Шуларда да теленә төрмә жаргоны керә башлаганы күренә иде.

Сырхауханәдә лаборант булып эшләүче Нурфизәнең акчасы күп түгел, шулай да ул тартып-сузып җиткерергә азаплана. Ярый әле абзарда сыеры бар, тавык-чебеше дә җитәрлек. Ите-сөте, мае-каймагы, йомыркасы үзләренеке, шөкер, ачка киселмиләр. Сырхауханәдә кайберәүләр аны кызгана, җылы сүзләре белән булса да күңелен күрергә тырышалар. Авырулар да үз итә. Беркөнне күрше авылдан килгән абзыйны исәпкә алмаганда. Ул кеше Нурфизәне эт итеп сүгеп ташлады. “Анализны вакытында өлгертмәвең бер хәл, теге үтерүченең хатыны да икәнсең әле син, моны белгән булсам, яныңа ике аягымның берсен атламый идем!” – дип, тиктомалга ябырылды. Эшен җиренә җиткереп башкаручы, йомшак күңелле Нурфизә мондый тупаслыктан тораташтай катты, бары тик абзый кеше чыгып киткәч кенә елап җибәрде һәм бик озак яшь түкте.

Ә беркөнне, эштән кайтырга җыенып йөргән мәлендә, телефон чылтырап, таныш түгел ир аңа Ирекнең изолятор камерасында кинәт йөрәк өянәгеннән үлүе турында хәбәр итте. Мәетне килеп алырга кушты. Сырхауханәдән машина сорап, Нурфизә ерак юлга кузгалды. Ирен авылга алып кайтып, бөтен шартын китереп җирләделәр. Аның башы тубал кадәр булып шешкән, бер колагы киселеп, асылынып тора, йөзе-бите күгәргән, алгы тешләре сынган, ирене ярылган иде. Нурфизәнең башыннан бер генә уй йөгереп узды: “Кыйнап үтергәннәр икән бичараны…”

Бу йортның хуҗасы үлде дип, тормыш туктамады. Еллар уза торды. Нурфая мәктәп тәмамлады да, шәһәргә барып, пединститутның читтән торып уку бүлегенә кереп кайтты һәм бер оешмага секретарь булып урнашты. Чибәр, зифа буйсынлы кызның яшь, җилкенчәк чагы булса да, егетләр белән йөрүе хакында гына ул-бу ишетелмәде. Кичләрен китап укып, сессияләргә әзерләнеп, үз бүлмәсендә ялгызы гына ятарга ярата иде ул.

Ә Нурхәткә техника җене кагылган. Тирә-күршегә мотоцикл, трактор ремонтлашып, майга-мазутка батып кайтып керә. Монысыннан инженер чыгар, мөгаен, дип сөенә әнисе. Балаларым зур кеше булырлар, улым затлы машиналарда йөрер дип хыяллана.

45 яшен тутырып килгән мәлдә Нурфизәне моңарчы әнисе белән генә яшәгән, илледән узган, пеләш башлы, карсак буйлы ир сорап килде. Иң мөһиме – ул эчми, тартмый иде. Конторада эшләүче шул Илмас: “Әнием картайды, мин үлгәнче өйләнә күр дип колак итемне ашый, – диде. – Син ипсез хатын түгел, яманатың чыкмады. Кулыңнан эш килә. Балаларың да тәртипле күренә. Ике ялгызлыкны бергә кушыйк та, тигез-бөтен гаилә корыйк. Тормышның рәхәтен күреп, бергә тынычлап яшик! Балаларыңны какмам”. Ирнең соңгы сүзе тол хатын күңеленә бәлзәм булып тамды. Шактый уйланып йөргәч, үз балалары белән киңәште. Кызы: “Үзеңә кара”, – дип, иңнәрен генә сикертте. Ә улының әтиле буласы бик тә, бик тә килә иде. Әтиле малайлар “матай”да элдертә, ә аның мопеды да юк. Илмас абыйсының машинасы шәп, бәлки әле йөртергә дә өйрәтер, тора-бара рулен дә бирер. Малай кешегә әтисез бик авыр шул, аеруча үсмерләр арасында абруе ким.

Яңа гаилә матур гына яшәп китте. Илмасның әнисе озакламый мәңгелеккә күчте. Пар канат белән кагыну ялгыз талпыну түгел шул инде: Нурфизәнең йөзенә елмаю кунды, гәүдәсе түгәрәкләнә башлады. Ә беркөнне ул эшендә аңын югалтып егылды. Нурфизә күзләрен ачканда, каршысында гинеколог Әлфия ханым елмаеп басып тора иде: “Котлыйм, балага узгансың!” – дип сөенче алды ул. “Бу яшьтәме?” – диде Нурфизә, аптырап.

Аның каравы, Илмасның түбәсе күккә тиде. “Улым туачак!” – дип очынып йөрде ул. Хатынына затлы беләзек, муенса, кашлы йөзек алып кайтып бирде. Әнисе декрет ялының соңгы аена кергән көннәрнең берсендә Нурфая эштән вакытыннан алда кайтып керде дә, идәнгә бөгелеп төште. Агарынган кыз укшырга, косарга тотынды. “Нәрсә ашап агуландың икән соң, балакаем? Әйдә, тизрәк марганцовкалы су эч әле”, – дип, ана кызы янында әвәрә килде. Икенче юлы Нурфаяның банка күтәреп тозлы кыяр суы эчкәнен күргәч: “Карале моны, ризык талымлый торган корсаклы хатынмыни, кыярны да ничек тәмләп ашый”, – дип, аптырашка калды.

Нурфаяның йөзенә тора-бара каратут төште, аның корсаклы булуына инде шик калмады. “Кем рәнҗеткән балакаемны? Кайда? Кайчан?” – дип өзгәләнде ана. Әмма тешләк кызы серне чишмәде. Йөклелеген авырлык белән күтәргән Нурфизәнең беркөнне күңел буасы юктан гына ерылды. Ул, җенләнеп, кызына ташланды: “Кеше алдына чыгарлыгымны калдырмадың, оятсыз җирбит!” – дип, Нурфаяның яңагына китереп сукты. Барыннан да бигрәк ире Илмастан кыенсынды ул, аның: “Балаң юньсез, төпле тәрбия бирмәгәнсең”, – дип әйтүеннән курыкты. Нурфизәнең җилләнеп килеп тагын кызын җилтерәтергә тотынуын күреп алган Илмас хатынын җәлт кенә үзләренең йокы бүлмәсенә алып кереп китте. “Кагыласы булма Нурфаяга! Ул гаепле түгел! Мин… мин… аны өзелеп яратам, – диде ул, каушаудан тотлыгып. – Кызыңның карынында минем бала. Аларны рәнҗетергә рөхсәтем юк!” Нурфизәнең күз аллары караңгыланды, колагы шаулый башлады. Ә таңда зур тетрәнү кичергән ананың нәни улы туды. Әмма табиблар ничек кенә тырышсалар да, җитлекмичә туган баланы саклап кала алмадылар.

Нәкъ тугыз аен тутыргач, Нурфая Илмаска охшаган ир бала тапты. Тап-таза малай бик сөйкемле иде. Аңа Илгиз дип исем куштылар. Бала ничек кенә матур булмасын, әнисе аны үз итмәде, имезмәде. Аны әледән-әле Нурфизәгә калдырып, өйдән чыгып югалырга гадәтләнде.

Соңгы чыгып китүендә өч көн кайтмады. Аптырагач, Нурфизә сабыйга үз имиен каптырды. Ни гаҗәп, күкрәгенә чемердәтеп сөт төшүен сизде. Тәүфыйксыз кыз әнисенең телефонына смс җибәрде: “Мин Мәскәүдә. Шәхси тормышымны үзем җайларга булдым. Ике тәкә башы бер казанга сыймый. Илгизне дә, Илмас абыйны да ташлама. Мине гафу ит. Мин – мәхәббәт корбаны”.

Нихәл итәсең, Илгизне уллыкка алып, бүгенге көндә әбисе белән үз әтисе тәрбияли. Баланы сөеп туялмыйлар. Нурфая кияүгә чыккан, әлегә авылына кайтып күренгәне генә юк.

 

 

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан. Татарстан яшьләре

Бәйле