Эшкә урнашкач, коллективта кемнең кем икәнен, кемнән читтәрәк торырга, кемгә ышанырга мөмкин булуын аңларга тырышасың бит инде. Миңа Регина исемле кыз башкалардан әйбәтрәк кебек тоелды. Якын дусларга әверелмәсәк тә, рәхәт иде аның белән аралашу. Егерме җиденче яше белән барганлыктан, азмы-күпме тәҗрибә туплаган, кешенең хәленә керә белә. Кияүдә түгел. Баласы да юк. Эшкә кереп, берничә ай үтте шулай.

Беркөнне Регинаны кабинеттан утыз яшьләрендәге ир чакырып чыгарды. Уртача буйлы, карап торышка күңелгә ятышлы үзе.

– Егетеңме әллә? – дип кызыксындым.

– Юк, ирем, – диде бу.

– Ирең?!

– Әйе, соңыннан аңлатырмын…

Ашханәдә төшке ашны капкалаганнан соң, оешма каршысындагы бакчага чыгып утырдык.

– Хәйдәр белән моннан сигез ел элек таныштык. Күрше авыл дискотекасында, – дип сүз башлады Регина. – Дус кызым белән инде кайтырга дип чыккан идек, яныма килеп басты бит шул егет. “Сине озатырга буламы?” – ди. Елмаеп, баш кактым. Дустым гына мине читкә чакырып кисәтте: “Сак бул, ул инде күп кызларны елатты”. Ишетергә дә, аңларга да теләмәдем бу сүзләрне, чөнки егетне бер күрүдә ошаткан идем.

Бер айлап очраштык микән, ул миңа тәкъдим ясады. Шунда ук ризалаштым. Дусларымның сүзләренә колак салмадым. Көнләшәләр дип уйладым. Көнләшмәслек түгел иде Хәйдәр, үзенә карата торган сөйкемле сөяге булганмы…

Ниһаять, туй көне килеп җитте. Ул көнне барлык нечкәлекләренә кадәр хәтерлим. Онытырлыкмыни?! Башта Авыл советына барып, язылышып кайттык. Ир белән хатын булдык! Дөнья шулкадәр матур, ямьле күренде. Бар җиһан әкрен генә мәхәббәт, бәхет турында җырлый кебек тоелды. Сөю хисләре белән тулы күзләрем туй мәшәкатьләре белән йөгерешкән әти-әнине дә, туган-тумачаны да искәрмәде. Ул арада көн кичкә авышты. Туй мәҗлесе башланып китте. Без – яңа өйләнешкән парга төрле сынаулар үткәрелде, матур теләкләр әйтелде.

Ә аннары… Төрле нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр янында бераз сыйланганнан соң, тәнәфес ясарга дип, ишегалдына чыктык. Магнитофоннан яңгыраган көйләр астында биюләр башланды. Хәйдәр белән мин вальс әйләндек. Аннары мине шаһит егет биергә чакырды, ә Хәйдәр – дус кызымны. Бераздан кунаклар белән кабат өйгә юнәлдек. Тирә-ягыма күпме карансам да, киявемне күрмәдем, түр башына үзем генә үттем. Ярый әле шаһитлар урынны “саклап” калганнар, югыйсә, туй йоласы буенча сатып алырга кирәк булыр иде.

Берникадәр вакыт узды, Хәйдәр һаман күренмәде. Инде тәмам “кызган” кунаклар яныннан үтеп, ишегалдына чыктым.

Нинди матур, тылсымлы кич иде! Үлән арасында бер чая чикерткә сандугачны узмакчы булып чырылдый. Анда-монда сыер мөгрәгән, эт өргән тавышлар ишетелә. Туктатырга иде вакытны! Хәйдәр белән икәүләшеп сокланырга иде бу кичнең хозурлыгына! Тик кайда соң ул? Шулчак күршеләрнең капка төбеннән пышылдашкан тавышлар ишетеп, кыяр-кыймас кына шунда юнәлдем. Киң колачлы ботаклары җиргә сыгылган тупыл агачы янында егет белән кыз үбешеп торалар икән. Бар дөньяларны онытканнар, ахры. Уңайсызланып, кире борылырга уйлаган идем, егетне танып, чак кычкырып җибәрмәдем – Хәйдәр! Йөрәгем туктап калгандай булды. Егетем миңа туебыз көнне хыянәт итте. Аннары, кинәт кенә бер карарга килеп, аякларымнан туфлиләремне салдым да, бар көчемә үз өебезгә йөгердем. “Регина!” – дип кычкырды Хәйдәр артымнан. Тик минем өчен барысы беткән иде…

Әйе, Хәйдәр рәсми рәвештә минем ирем. Аерылышу турында гариза бирмәдем – ничектер батырчылыгым җитмәде. Мондый хәлләрдән соң Хәйдәр белән очрашасым да килмәде. Аннары бу күңелсез эш артыннан кияү үзе йөрер әле дигән өметем бар иде. Ә ул шәһәргә китеп югалды. Мин дә бирегә килеп урнаштым. Кыскасы, бер-беребездән качып яшәдек.

Регинаны гаҗәпсенеп тыңлап тордым. “Кабат ничек кавыштыгыз соң?” – дип сорадым.

– Юлда очраттым мин аны, – дип сөйләвен дәвам итте ул. – Күрмәгәнгә салышып, үтеп китмәкче идем, туктатты бит. “Зинһар, тыңла мине, – ди. – Гомеремдә күп хатын-кызны сынадым, бер-икесе белән яшәп тә карадым. Хәер, бу турыда сөйләп торуның кирәге юк, ишеткәнсеңдер инде. Тик… синнән дә яхшыракны тапмадым. Әйдә, кушылыйк! Кире кагарга ашыкма, яхшылап уйла! Яшебез бара бит: утызга якынлашып киләбез”. Күңелемнән килештем Хәйдәр белән. Яратканмындыр инде. Тик ышаныргамы, шунда ук җавап бирергәме? Бер тапкыр авызым пеште бит. Нәрсәдер әйтергә теләдем, тик иреннәремнән сүз чыкмады. Яшь тулы күзләрем белән мөлдерәп карадым да, ашыгып китеп бардым. “Мин көтәрмен”, – дигән сүзләре ишетелеп калды. “Синнән дә яхшыракны тапмадым”, – диде бит! Шул хакта уйлап, төне буе керфек какмадым. Аннары… тәкъдимен кабул итәргә булдым. Үзең күреп торасың.

Бер елдан Регина белән Хәйдәрнең карга җиләгедәй кара күзле кызлары туды.

 

 

 

Галиябану ХУҖИЕВА. Казан Татарстан яшьләре

Бәйле