ММЧ: «Татарстан кешесе Чувашиядә ЮХИДИ инспекторын бәрдерә»

-- Алина

27 ноябрь Чувашиядә Татарстаннан булган фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Ядрин районында М7 юлының 574 километрында фура юлда торган “Лада” автомобиленә килеп бәрелгән һәм аның хуҗасының документларын тикшерүче автоинспекторны бәрдергән.

Полиция өлкән лейтенанты хастаханәгә озатылган, аның хәле канәгатьләнерлек.

Фура йөртүче, башка транспорт чарасы белән бәрелешмәс өчен, шундый борылыш ясавын әйткән. Полиция хезмәткәрләре фура йөртүчесеннән сорау ала.

 

 

 

Чыганак: Татар-информ
Фото:21.мвд.рф

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий