«Болгар радиосы»сы милли премиясен бирер алдыннан журналистларны җыйды [фоторепортаж]

-- Лэйсирэ

28 ноябрь «Болгар радиосы» VI милли музыкаль премиясе уңаеннан матбугат очрашу үткәрде. Очрашуда әлеге проектның мәгълүмати партнеры булган Татар тудей порталы җитәкчесе Рөстәм Исхакый катнашты. Журналистлар алдында «Болгар радиосы» мөдире белән радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, милли премия алачак җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ, Илмира Нәгимова белән Руслан Кираметдинов, композитор Илмир Низамов, милли премиянең режиссеры Илфак Хафизов чыгыш ясады, сорауларга җаваплар бирделәр. Матбугат очрашуын «Болгар радиосы»ның пиар бүлеге җитәкчесе Эльвира Шакирова алып барды.

«Болгар радисы» VI милли музыка премиясен тапшыру тантанасы 8 декабрь кичке 6да Казанның «Пирамида» залында үтәчәк. Сезнең игътибарга әлеге очрашудан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

«Болгар радиосы» фотолары:

 

Бәйле