Салават ни өчен «Болгар радиосы» премиясенә килми?

-- Julia Julia

//Тatar today//

Быел Салават Фәтхетдиновны «Пирамида» концертлар залында узачак «Болгар радиосы» VI милли музыка премиясен тапшыру тантанасына чакырмаганнар. «Концертта Салават җырламаячак», диде радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов. Эстрадабызның мэтрын тантанага чакырмау сәбәпләрен Тatar today белеште.

— Илфар, җырчылар арасында Салават Фәтхетдинов күренми, ул концертта катнашмый мәллә?
— Салават Зәкиевич инде миңа калса бөтен бүләкләрне, бөтен дәрәҗәләрне алып бетергәндер. Ул безнең узган ел «Болгар радиосы» милли музыка премиясендә бар иде. Алла бирса, якын киләчәктә «Татар эстрадасының легендасы» дигән номинацияне тапшырырбыз бәлки. Быел Салават юк.

— «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасына җырчыларны ничек сайлап аласыз?
— Башта анализ ясыйбыз. «Сезнең җырыгызны яратып тыңлыйлар, бу җыр хит парадта җиңде, бу җырны хатларда күп сорыйлар», дип җырчыларга үзебез мөрәҗәгать итәбез. Берсе дә килеп «Миңа бирегез әле?», дип соранып йөрми.

Бәйле