Элвин Грейны карарга 9 мең кеше килә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) кичә Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. «Татнефть-Арена» стадионында узган чарада, җырчыдан тыш, аның исемендәге лейблга кергән яшь башкаручылар да чыгыш ясады.

Радик Юльякшин беренче итеп Бабек Мамедрзаев һәм Эльвира Сафина белән берлектә иҗат иткән «Красивая, хороший» җырын башкарды. Искәртеп үтик, әлеге җырны шулай ук Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова башкара. Быел көз Юльякшин белән Уразова арасында авторлык хокукларына кагылышлы бәхәс чыкты, мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәгән, аны юристлар тикшерә.

Концертында Элвин Грей репертуарындагы барлык хитларны, шул исәптән «Уфтанма», «Елама, ярсыма», «Гомерләр үтә икән» ретро-җырларын һәм авторлык композицияләрен башкарды. Һәр җырны диярлек Грей тамашачылары белән җырлады.

Концертта казах җырчысы Бабек Мамедрзаев һәм дагыстанлы Эльбрус Джанмирзоевлар та катнашты.

1 декабрь «Элвин Грей» лейблының туган көне дип игълан ителде, дип яза Татар-информ.

Бәйле