«Егетемнең туганнары кара колхозчы кызы белән нишләрсең, дип бәхетебезгә каршы төште»

-- Алина

Кайсыгыз әйтте рәнҗеш төшми дип? Вак-төяккә рәнҗү белән бутамагыз түлке. Анысы болай гына үтеп тә китәргә мөмкин. Ә менә үзәгеңне ярып үткән рәнҗеш булса? Ерак туганымның кызы Гөлсинә (исемен үзгәрттем) йөргән егете белән бергә була алмады. Бер караганда аптырарлык та түгел – яшь чагында кемнәрне кочмыйсың да, кемнәрне үпмисең. Барысына да өйләнеп тә, кияүгә чыгып та булмый. Аннан соң үпкән-кочкан – җилгә очкан, без яшь чакта – егетләр-кызлар – бер-беребез белән яратышу тәртибен билдән түбән төшмичә генә үбешеп-кочышып, капшашып өйрәндек.

Кайчагында артык кайнарланып киткән чагында да башны югалтмадык ­– чөнки аның нәтиҗәсе нинди буласын белә идек. Андый абынулар кызларның гына түгел, егет кешенең дә абруен мәңгегә төшерә – аңа юньле кеше кызын бик бирергә атлыгып тормый. Кызларның хәле тагын да начаррак – баласы әтисез үсә, йә аны төшертеп, кысыр кала. Шуңа күрә үзебезне үзебез генә түгел, егетләребез дә саклады.

Хәзер исә үбешеп кенә йөрмиләр инде. Киресенчә, тәртипле егетләргә шунда ук зәңгәр түгел микән, яисә ир-ат түгелдер ул, дигән шик төшүе дә бар әле. Чөнки балага узмау чараларыннан ничек файдаланырга икәнен мәктәптә үк өйрәтәләр.

Гөлсинәбез дә саклык чараларын белә иде. Егете – табиб, үзе шәфкать туташы. Сабыр, акыллы сеңлебез артыннан кәттәрәк тә егетләр йөрде. Авыл җирендә егетләр чүп үләне кебек аяк астында гына – теләгәнен сайлап ал. Кызларның сайлар мөмкинлеге бар, егет кешенең – юк, чөнки чибәркәйләрнең күбесе матур тормыш эзләп шәһәргә таю ягын карый.

Яраткандыр – ул бүтән берәүгә дә карамады.

Сакланырга оныткандырмы, әллә саклана-саклана ялыккандырмы, әллә икесе дә шулай кирәксенгәнме – балага узып куйды бит. Эшләр өйләнешүгә барды. Сеңлебез туй күлмәкләре карый башлады. Баланы әтисе белән бергәләп УЗИдан карап, игезәкләр икәнлеген белгәч, «ике мәшәкать берьюлы бетә», дип сөенделәр. Тик шул вакыт Казан кызы булган яңа табибә килеп, бөтен эшне бозды. Безнең кияү буласы егетебезгә аның күзе төште.

– Аның йөргән кызы бар, ул өйләнергә җыена, – диделәр аңа.

– Җыенмагае. Өйләнмәгән бит әле.

– Йөккә дә узган бугай.

– Тумаган бит әле. Менә күрегез дә торыгыз, ул аңа түгел, миңа өйләнәчәк.

– Рәнҗү аласың киләмени?

– Ырым-шырымга ышанмыйм мин.

Табибә уйлаганын эшләми кала торган кыз түгел иде. Күрә бит ул, егеткә бүтән кызлар да битараф түгел. Тик аларның Гөлсинә белән ярышырлык чамалары юк. Ә аның – бар. Егетне үзенеке итәр өчен берни алдында да туктап калмаячак. Ул матуррак та, белемлерәк тә, елгыррак та, хәйләкәррәк тә. Ир-атны үзенә карату серләрен дә яхшы белә. Әле моңарчы үз дигәнен эшләми калмый торган иде.

Баш табибтан үзен төнге дежурга бергә куярга ризалату кыен булмады. Ә инде ир-атның күңелен кузгату җаена кызны өйрәтеп торасы юк иде.

Ир-ат, үзегез беләсез, җай чыкканда каршы килеп тора торган зат түгел. Гөлсинә татлы хыялларга күмелеп, туй күлмәкләре карап йөргәндә яңа табибә дә үзенең балага узганын һәм ни булса да табачагын белдерде. Җитмәсә, егетнең туганнары яңа кызны да ошаттылар.

Икесенә берьюлы да өйләнеп булмый бит инде.

Үлчәүнең яңа табибә ягы җиңде.

Туганнары:

– Ул кара колхозчы кызы белән нишләрсең, әтисе салгаларга да ярата, Казан кызының арты нык, без дә, кызның әти-әнисе дә абруйлы кешеләр, аралашырга да җайлы булыр, аңа өйлән, – диделәр.

Егетнең болай гына сүзеннән кайтмасын белгәч, кыз:

– Өйләнмәсәң, үз-үзем белән берәр нәрсә эшлим, – дип кызгандырырга тырышты.

Эшләрнең башка юнәлеш алуыннан аптырап калган Гөлсинәнең әнисе булмый калган кодагые белән аңлашырга да тырышып карады. Ә ул:

– Кыз бала үзен сакларга тиеш, улымның бер гаебе дә юк, – дип кырт кисте.

– Игезәк балалар туасы… Игезәкләр…

– Соң аның җае бар ләбаса!

– Беренче корсагы бит.

– Теләгән кеше җаен таба.

– Вакыты узган, төшерергә соңга калган.

– Без нишлик инде? Тегесе дә авырлы икән бит.

Нишлисең, эш узган, балаларны төшерергә соңга калынган, үзе алырга кызыккан күлмәкне кигән кәләш белән кияүнең өйләре каршыннан аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән затлы машинада үтеп киткәннәрен күз яшьләре белән озатып калды Гөлсинә.

Егет ягында кызыл туй булганда, аларда мәет чыккан йорт кебек кара кайгы иде.

Ярык тагарак алдында калган Гөлсинә игезәк ир бала тудырды. Аз гына аерма белән икенче гаиләдә дә яшь бала дөньяга килде.

Бер ярдәмсез калган Гөлсинәбез игезәк баласы белән әти-әнисе янына кайтып егылды. Әти кеше үзенең абруйлы туганнары ярдәме белән зур бер санаторийның баш табибы булып эшли башлады. Табибларның хезмәт хакы аз булгач, балаларга да ярдәм итә алмады.

Абый белән җиңгәбезнең башка балалары алай борчу китермәгән иде – әтиләре моңа бик гарьләнде. Сабыр җиңгәбез рәнҗешен эченә җыйса да, абый кызын да, оныкларны да аты-юлы белән сүкте. Бер караганда игезәк сабыйларны «бичараларым», дип кочаклап елады, икенче караганда «уйнаш кортлары», дип әрләде. Кешенең борчуын күзәтеп, кызык итеп кенә йөргән абыебыз кайгы үз башына төшкәч, кайчагында «әллә үлим микән», дип бауга да күз төшереп алгалый башлады.

Ходай саклады тагын – андый җүләрлекне эшләмәде.

Гөлсинә балалар бераз үскәч, аларны бакчага урнаштырып, кибеткә эшкә керде, алар мәктәпкә йөри башлагач, үз авылындагы бик әйбәт бер егеткә кияүгә чыкты. Бер-бер артлы тагын ике малай дөньяга килде. Зур йорт салып керделәр.

Кияү кеше үзенекеләрне дә, ияреп килгәннәрен дә артык назлап-иркәләп тормады, аларны каты тотты, ирләрчә гадел булды, юк-барны күреп вакланмады. Игезәкләргә үз фамилиясен бирде, аларны да үз улы итеп таныды.

Ә теге әтиләре…

Өйләнгән хатыны начар булып чыкмады аның. Матур гына яшәгәннәр иде. Тик ире кырык яшенә дә җитә алмады. Бәла-казага да очрап түгел, үз урынында, җылы өендә. Табиб була торып, үзенең яман чир белән авыруын соң гына белгән. Алданрак белсә, дәвага бирешәсе дә булыр иде бәлки, кем белә? Үзе исән чагында ук тумас борын ятим иткән игезәк балаларын уйлап эчтән сызып чиргә дучар булганмы, әллә аларның рәнҗеше төшкәнме – бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм инде. Бу гаиләдә дә ике баласы ятим калды.

Аңа хәтле генә әнисе дә шул чирдән гүр иясе булган иде.

Без бала чакта олылар рәнҗештән сакланырга, кешене рәнҗетмәскә кушалар иде. «Тел белән әйткән каргыш төшми, ә күңелдән рәнҗү кешене кабергә дә алып китәргә мөмкин, берүк бик ачуыгыз килсә дә рәнҗемәскә тырышыгыз, «ул кеше дә, үзем дә рәхәт яшәсәк иде», дип кенә теләгез, чөнки андый чакта теләгән теләкнең – яхшысы да, начары да тормышка аша, соңыннан үзегезгә авыр булуы бар», ди торганнар иде.

Анысы шулай да… Мондый очракта ничек рәнҗемисең дә, ничек «рәхәт яшәсен иде», дип телисең? Иманым камил, сеңлем рәнҗүен рәнҗесә дә, алай ук булсын димәгәндер. Менә ул хатын да ялгызлыкның, яраткан кешесен югалту ачысын татыйдыр инде. Кеше бәхетенә кереп бәхетле булып булмасын аңлады микән хәзер? Әтисез калган балалары гына кызганыч. Әле яшисе дә яшисе генә булган япь-яшь иреңнең берничә ел буена күзгә карап үлем белән тартышуын күрүе ул хатынга да җиңел булмагандыр. Балага әти кеше ничә яшьтә булсалар да кирәк бит ул.

Ә теге балаларның әтиләре бар инде…

 

 

 

 

 

Сәмига СӘҮБАНОВА.Безнең гәҗит

Бәйле