Миләүшәнең иртәдән кәефе юк. Дүрт ел инде юньләп йоклаганы юк аның. Кичтән берничә сәгать черем итеп ала да, таңга кадәр борсаланып ята. Күңелендә тынычлык юк, яшәвенең тәмен тапмый. Гомер буе гаиләм, ирем, балаларым дип яшәп ятканда көннәрдән бер көнне иренең хыянәте тормышының астын өскә китерде…
Барысы да берничә ел элек башланды. “Ныклы гаилә төзедем, балаларым менә дигән!” — дип куанып йөргән чакта, 31 ел буе тормышны иңгә-иң куеп тарткан, алдагы көндә таянычым дип ышанган ире, әйтерсең лә, арттан килеп пычак кадады: зина өстендә тотылгач, ире куып чыгарган сөйрәлчек хатын белән яшерен никах укытып яшәп яткан! Эшкуарлык белән шөгыльләнүче иренең шәһәрдән соңга калып кайтуларын “Эше күп шул, мескенемнең, гаиләбез өчен тырыша бит”, дип аклап, аны өйдәге мәшәкатьләрдән арындыруының нәтиҗәсе бик аянычлы тәмамланды. Баксаң, бернинди “эшлекле сөйләшүләрдә” дә, “тормыш тарту да” булмаган икән иренең уенда, эшкуар ир зиначы хатын белән зина юлында йөргән икән. Иманның ни икәнен белмәгән килеш, “никах укыттык”, дип, динне мыскыл итүләрен күр әле! Үзе шактый еллар Исламда булып, дин кануннарын мөмкин булган кадәр үтәп яшәгән Миләүшәне, мөгаен, барысына караганда да “никах укыттык” дип әйткән сүзләре чиркандырды.
Миләүшәнең Казанда укучы студент кызлары бу атнадагы ялга авылга кайтмаска булды. Район үзәгендә яшәүче апалары үзләрен кунакка чакырган икән. Өлкән кызы Миләүшәне дә үзләренә чакырды: ”Әни, ятма анда берүзең өйдә күңелсезләнеп, әйдә, кил безгә, кызлар да килә, эштән соң Айнур да керергә тиеш”, — дигәч, Миләүшә каршы килмәде. Электричкага вакыт бар иде әле, уйлана-уйлана кызларына барырга җыена башлады. Үзе сумкага балаларына, оныкларына күчтәнәчләр тутыра, үзенең башында һаман уй: “Мин кайда хата җибәрдем? Мине шулкадәр мыскыл итәрлек нинди гаебем булды?“ Бу уйлар аңа инде дүртенче ел тынгы бирми. Өйдә ялгыз түгел ул, ир дигән, балалар атасы дигән кеше дә бар. Хәер, нинди ир булсын инде, бәлки, моннан дүрт ел элек, ә, бәлки, аннан да иртәрәк ир булгандыр да, хәзер ул, мөгаен, балалар атасы булып кына калгандыр. Балалар атасы дип әйтү дә дөрес түгелдер, бәлки, балалар тууга сәбәпче булган бер бәндә генәдер…
Станциядә электричка көтеп торганда Миләүшә платформада коляскада утыручы ир балага игътибар итте. Малайга 13-14 яшь тирәсе булыр. Әнисе бала янында бөтерелә, тиздән электричка килергә тиеш, коляска белән баланы да, сумкаларны да күтәреп алып керергә кирәк. Платформадан вагонга тырмашып менүе авыр, биек. Миләүшә күптән түгел генә кулын сындырган иде, әле ул кулы бер эшкә дә ярамый. Уң кул белән ике сумка күтәреп, сул кул белән ябышып менмәкче булса да, сынган кулның бер дә көче юк икән, менә алмады. Әле ярый бер кыз бала булышты: сумкаларны да алып кереште, Миләүшәнең үзен дә тартып алды. Кыз балага рәхмәтләрен әйтеп утыргач, уйлап куйды: теге мескен хатын коляскадагы инвалид улы белән ничек утыра алды икән?
Шәһәрдә балалары белән очрашып, алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп төн чыккач, Миләүшәгә ничектер җиңел булып китте. Шөкер, балалары барысы да әйбәт кенә урнашып килә. Бүгенге көндә өч баласының үз тормышы, биш оныгы үсеп килә. Хәзер инде балалар да, оныклар да эштәге, укудагы, спорттагы уңышлары белән сөендереп торалар. “Алдагы көннәрдә дә балаларымның игелекләрен, тәүфыйкларын, шатлык-куанычларын гына күреп яшәргә насыйп итсәң иде, Ходаем!” — дип, намаздан соң Аллаһы Тәгаләгә дога кылды Миләүшә.
Икенче көнне Миләүшәне улы Айнур авылга кайтыр өчен вокзалга озатып куйды. Балалар белән аерылышкач, ул тагын күңелсезләнеп калды. Кайтасы килми аның гомер иткән нигезенә, аягы тартмый, ир дигән бәндәне күрәсе дә килми. Ничек кайтып керергә шул йортка яңадан? Кайтмыйча да булмый. Бер зиначы иргә карап балалар үскән нигезне таркатырга ярамый. Балаларга кайтып керер өчен, бергә җыелыр өчен туган-үскән йортны, нигезне сакларга кирәк. Әле, шөкер, эше дә бар аның, үз авылындагы мәктәптә укытучы булып эшли. Хәзерге заманда эшең булу — үзе бер бәхет бит ул…
Шушы уйлары белән Миләүшә электричка вагонына килеп керде һәм шаккатты: вагон ишеге янында кичә станциядә очраган инвалид малай, сыңар аягының тезенә ак япма җәеп, коляскасында намаз укып утыра! Баланың бер аягы бот төбеннән киселгән икән. Шушы күренеш Миләүшәне чын мәгънәсендә, тетрәндерде. Шуны күргәч, ул әллә нишләп китте. Шушы малайга сокланып, шул баланы кызганып, аның күзләренә яшь эркелде. Аннары поездда әнисенең ничек өтәләнүен, баланың сабыр гына утырганын күреп, гыйбрәтләнде.
Поезддан төшәргә инвалид бала белән әнисенә ир-атлар булышты. Әнисе ябык кына гәүдәле. Платформага төшкәч, Миләүшә янә шаккатты: барысы да шул ябык хатын җилкәсендә — коляска, бала, аркада рюкзак, кулда тәгәрмәчле сумка, җыелмалы урындык… Юлда очраган авылдашы белән Миләүшә аларга әйберләрен рельслар аркылы алып чыгарга булышты. Инвалид бала белән әнисе бик рәхмәтле булып калдылар.
Миләүшәгә өйгә кайткач та үз язмышына рәнҗеп йөрүе өчен Ходай каршында оят булып китте. Ул, шөкер, үзе сау-сәламәт, балалары сау-сәламәт, бер зиначы иргә карап, шуңа үртәлеп елап ята! Әйтерсең лә аның бөтен яшәеш бәхете шул адәм актыгына гына бәйләнгән! Ә тирә-якта, нинди яшәү шартларында да, гарип бала белән дә еламыйча, теш-тырнаклары белән тормышка ябышып яшәргә тырышалар, тырмашалар. Барысыннан да бигрәк, Миләүшәне ул баланың намаз укуы тетрәндерде. Педагог буларак, белә бит: 13-14 яшь — баланың күчеш чоры, иң катлаулы вакыты. Шул бала да язмыш сынавына сынмаган, сыгылмаган. Аллаһ биргән сынауларны зарланмыйча, сыкранмыйча гына кабул итеп, Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанып, гыйбадәт кыла.
Миләүшә, өйгә кайткач, тәһарәт алып ахшам намазын укыды да, сәҗдәгә китеп Аллаһы Тәгаләдән елый-елый аның тәкъдиренә каршы баруы, шөкерне аз итүе, язмышына рәнҗүе өчен кичерүен сорады. “Аллаһы Тәгаләм! Син бар бит, Син бер бит! Син бит миңа көчле булганга биргәнсең бу сынауларны! Әгәр күтәрә алмаслык булсам, бирмәгән булыр идең! Шушы сынауларны азакка кадәр үтеп чыгарга көч бирсәң иде, Аллаһым! Балалар, якыннар хәсрәтеннән безне сакласаң иде, Раббым, бер Аллаһ! Алдагы көндә хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде!”
Сәҗдәдән соң Миләүшәгә җиңел булып китте. Ул караңгы төн артыннан якты көн туачагына ышанып, соңгы дүрт елда беренче тапкыр тынычлап йоклап китте…
Миңниса Фәсхетдинова Кызыл таң