Илсөя Бәдретдиновага концертка үзе теләгән күлмәкне кияргә рөхсәт итмиләр

-- Лэйсирэ

“Болгар радиосы” IV Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын чын мәгънәсендә әкияти булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Тылсымлы тантана 8 декабрь көнне Казанның “Пирамида” концертлар залында узачак. Аның төп максаты – “Болгар радиосы”нда яңгыраган, халык тарафыннан сайлап алынган җырларны, аларны башкарган җырчыларны һәм җыр авторларын бүләкләү.

Кемнәрне күрә алачакбыз?
Быелгы номинатлар арасында Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Венера Ганиева, Ришат Төхвәтулиин, Ләйсән Гыймаева, Лилия Гыйматдинова, Идрис Газиев, Илназ Баһ, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, ИлСаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Лилиана Ирназарова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов һәм Илсөя Бәдретдинова бар. Тик менә соңгы җырчыбызга концертка үзе теләгән күлмәкне кияргә рөхсәт итмәгәннәр.

Илсөя Бәдретдинова нигә үзе теләгән күлмәкне кия алмый?
– Җырларымны иң беренче чиратта “Болгар радиосы”на алып киләм. Кайчак кискен сүзләр дә ишетергә туры килә. Быел “Түзәрлек булсаң гына” җырым узар дип өметләнгән идем, нәтиҗәдә, халык мин һич кенә дә уйламаган җырны сайлап алган. Аннан “менә бу күлмәкне киям”, дип әйтеп куйган идем, башкасын кияргә тәкъдим иттеләр. Хәзер ничек кенә “тегесен киясем килә” дип әйтергә икән инде…

“Түбәтәй, читек һәм сандугач” яки миллилек нәрсә ул?
Узган елларда атамасына “милли” сүзен керткән өчен оештыручыларга тәнкыйть сүзләре дә барып ирешкән, әмма алар аны алып атуга каршы:

– Ул сүзне атамадан алып атуга мин каршы, – ди радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов, – “милли” сүзенең кулланылуы урынлы, чөнки концертта башкарылган һәр җыр милли телебездә башкарылачак. Бу сүзне югарырак күтәрергә кирәк, яшьләребез миллилектән оялмасыннар иде.

Илсөя Бәдретдинова бу турыда:

– Миллилек ул – “түбәтәй, читек, сандугач”, дип утырсак, яшьләребез рус һәм чит ил җырларын гына тыңлаячак. Башка форматтагы клиплар төшерелә, җырлар языла, мин моңа бик шатланам. “Бездә дә менә шундый текә нәрсәләр бар” дигән көнне генә яшь буын үз милләтле белән горурлана алачак, – дип үз фикерен җиткерде.

Ә Салават ник юк?
Журналистларның бу соравына оештыручылар:

– Салават алып булган бөтен бүләкләрне алып бетерде бит инде ул, – дип шаярып җавап катардылар, – киләсе елларда бәлки аңа “Татар эстрадасы легендасы” исемен тапшырырбыз.

Кайбер серләр кала әле
Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм ТРның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Алар белән бер гүзәл зат та булачагы мәгълүм, ә менә аның кем булуы әлегә сер булып кала.

Зилә Сабитова, Ялкын

Фото: архив

Бәйле