«Кызларны мәсхәрәләгәннән соң, ярым шәрә килеш машинага салып күпер кырыенда дамба астына ыргытып киттеләр» [гыйбрәт]

-- Алина

Кыздырган кояш нурлары астында тубыктан ком ера-ера өстерәлеп барды да, барды Алинә. Чүлнең очы-кырые юк ахрысы. Бер мәлне, аңын югалтып комга ауды ул…

Кинәт сискәнеп күзен ачты,бу мәхшәрнең төш кенә булуына чиксез сөенде. Янәшәсендә йоклап яткан ирнең кем булуын, кичә кайларда булып ниләр кылып йөрүен исенә төшерергә тырышты. Пәрдәләрне ачып җибәргәч, тәрәзәдән бәреп кергән яктылыктан күзләрен йомды. Урамда йомшак кына беренче кар ява иде. Ни арада дөнья аклыкка күмелгән! Алинәнең генә җаны корымланып, чистартып бетерә алмаслык булып пычыранган иде шул. Булган хәлләргә бары үзе генә гаепле булуын белә дә, тик кирегә генә юл юк шул.

Югары уку йортларының берсенә кереп укый башлаган мәлдә, Алинә бүлмәдәш кызның телефонына кызыгып урлаганда тотылды. Аны хурлыклы рәвештә укуыннан кудылар. Тулай тораксыз да калгач, төнге шәһәр буйлап каңгырап йөргәндә капкынга эләктерделәр дә инде сылу кызны. Ыспай гына киенгән, уртача яшьләрдәге, Алинәне үзе белән ияртеп кафега чакырды. Исерткеч эчемлекләрдән Алинәнең башы әйләнде. Роза ханымның купшы сүзләр кыстырып алтын таулар вәгьдә итүенә ышанып, кыз үзен дөньяның алихәсе дип хис итә башлады. Әле белми иде шул ул бу хатынның фәхишәләрнең “анакайлары” булуын.

Сызгырып килеп туктаган чит ил машинасыннан әзмәвердәй ике ир сикереп төште дә, Алинәне һәм дә Зоя исемле тагын бер кызны җилтерәтеп диярлек арткы утыргычка утыртып китеп бардылар. Зоя, куркудан зәңгәрләнеп дерелди башлаган Алинәнең авызына кечкенә шешәдән ачы сыеклык койды.

-Тынычлан, юкса начар булуы бар, — дип пышылдады касыгына төртеп. Машина шәһәр читендә яңа гына төзелеп килгән бистәдәге бер йорт каршына килеп туктады. Кызларны саунага алып керделәр. Аларны теләсә ничек кыландырып мәсхәрәләгәннән соң, ярым шәрә килеш машинага салып күпер кырыенда дамба астына ыргытып киттеләр.

Көн арты көннәр узды. Алинә — Аляга әверелде. Бер вакыт узенең авырлы булуын белеп хафага төште кызый. Роза апасына шалтыратып серен бүлеште. Хатын исә эшне тиз тотты.

Авырыннан котылып ай ярым чамасы үттеме юкмы, Роза Алинәне җитди сөйләшүгә чакырды. Кыз кафега килеп кергәндә Роза тәмәкесен пыскытып борчулы кыяфәттә утыра иде.

-Эшләр харап, Алинәкәй, белсәләр сине дә, мине дә исән калдырмаячаклар, — диде. Синең кан анализларың начар, хәтта бик начар! ВИЧ тапканнар синнән ишетәсеңме?! Аңлыйсыңмы СПИД була бу?! — диде калтыранган кулларында сигарет кабын уйнатып.

— Булмас. Ялгышканнардыр, бер җирем дә авыртмый бит минем, — дип елап җибәрде Алинә.

— Дөрес булмаса сине монда аерым чакыртаммы соң? Сиңа бер атна вакыт. Җыен да, ычкын шәһәрдән. Судебный эш бу гөлкәем,-диде Роза.

Күз яшьләренә буылып, көн-төн елады кызый. Фатирдаш кызлары аны юатып маташты. Бер сумка әйберсен җыеп вокзалга китте Алинә. Купега килеп кергәч, каршында кочаклашып утырган парга көнләшеп карады.

Их, аның бер дә үләсе килми икән бит әле. Рәхәт, матур,тыныч тормышта, кешечә яшисе килә. Бу чирдән котылу чарасын уйлап тапмаганнар шул әлегә.

Төнге икеләр тирәсендә яшь парлар үз станцияләрендә төшеп калдылар. Алар урынына уртача яшьләрдәге күзлекле, ярым пеләш, зур корсагы иягенә тиярдәй ир кереп утырды. Кыз башын мендәрдән күтәрүгә “Гафу итегез, уяттым бугай”, дип гафу үтенеп маташты. Зыян юк, мин йокламый идем, дип җаваплады Алинә. Ир өстәлгә бер-бер артлы затлы ризыклар тезә башлады: коньяк, казылык, икра, хуш исле икмәк, балыклар. Ир үзен Евгений Савельевич дип таныштырды. Израильдән командировкадан кайтышы икән. Танышу хөрмәтенә бокаллар бер-бер артлы бушый барды. Кыз коньяктан эреп китеп башыннан кичкән хәлләрне сөйләп ташлады. Ир керфегендә какмый тыңлап бетергәч, сүз ахырында:

— Сезгә киңәшем, килеп урнашкач та минем яныма хастахәнагә киләсез, калганын шунда сөйләшеп бетерәбез, килештекме? — диде.

Эш стажы шактый булган тәҗрибәле табиб иде ул.

Калага килеп, фатирга урнашкач көне буе йоклады кыз. Кичке якта, өйрәнелгән гадәт буенча шәһәр буйлап йөреп кайтырга булды. Якында гына урнашкан кафега кереп кофега заказ бирде. Каршы өстәл артында утырга ир белән сөйләшеп китте. Шәрабтан аңы томаланган кыз яңа танышын өенә алып кайтты. Тәҗрибәле туташның “атом бомбасыдай” куркыныч икәнен, ир башына да китермәде. Бер рәхәтнең, мең михнәте шул була инде.

…Төне буе саташып чыкты Алинә, куркыныч төшләр күреп изаланды. Иртән уянып, алга таба ничек яшисең уйлап баш ватты. Кинәт кенә исенә төшеп, теге профессорның визиткасын эзли башлады.

Менә бүген, хәзерге көннән башлап тормышымны яңадан башларга көч бир, Ходаем, дип кабатлады кыз. Кылган ялгышларын аңлап, тәүбәгә килүе — яңа тормышның башы иде.

 

 

 

 

 

 

 Миләүшә Маликова, yazmysh.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий