“Эш бирегез миңа!”. Рөстәм Зәкуан турында басылмый калган язма

-- Лэйсирэ

Бу язманы Рөстәм дусның юбилеена әзерләгән идем. Газетага бирер алдыннан: “Үзең дә карап чык әле, политический хаталары юк микән?” – дидем. Укып чыгуга шалтыратты бу. “Абзый, зур гына сәяси хата җибәргәнсең”, – ди.

– Нинди?
– Ул хәтле зурларга мин әллә кем түгел бит инде. Кеше­гә санаганың өчен рәхмәт, кәнишне, ну гәҗиткә бирмик инде, тыйнаксызлык була, – диде. Шулай итеп әлеге язма чыкмыйча калды. Әмма мин аны сакладым. Дуслыгыбыз­ның, яшьлегебезнең бер истәлеге булсын дип сакладым.
Бүген исә, күңел сыкравы аша язманы укучыларыбызга тәкъдим итәм. Рөстәм Зәкуанны исән килеш күңелдә сак­лыйсы килә.

Чордашларым берәм-берәм елларны түгә­рәкләп баралар. Шөкер, хәзергә сер бирәселәре килми, барысы да диярлек баштанаяк эшкә чумган.

Беркөнне мәшһүр әди­бебез Марсель Гали: “Бу заманда күпме кеше эшсез­лектән тилмерә. Ә Рөстәм Зәкуан, телефоннан шалтыраткан саен: “Эш күп”, – ди. Аның гына нинди бетмәгән эш икән соң ул?” – дип гаҗәп­ләнгән ди. Моны миңа Рөс­тәм үзе әйтте. Алар икесе дә – Азнакай егетләре.

Марсель Гали – профессиональ язучы, шагыйрь, про­заик. Илһамланып, тәм­ләп кенә иҗат итеп ята. Теле матур, образлы, аны укыганда үзеңне тәмле-татлы ризык ашап утыргандай хис итәсең. Ә менә Рөстәмне кем дип әйтергә дә аптырап калам.

Аның белән иң әүвәл Азнакай җирендә таныштык. 1980 нче еллар, ил җитәк­челегенең авылга арты белән борылган, колхоз-совхозлар­ның тарала башлаган чагы иде бу. Шул елларны журналистлар колагына: “Азнакайда “Янтарь” дигән бер совхоз бар, гөрләп чәчәк ата икән…” – дигән сүзләр ишетелә башлады. Әлеге совхозга Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә тәҗрибә уртаклашырга киләләр икән, имеш. Баштарак моны, чыннан да, имеш-мимеш буларак кабул иттем. Әмма ул чактагы район башлыгы Әнәс Исхаков белән сөйләшкәч, икеле-микеле уйларны тәмам куып тарату өчен Азнакайга юл тоттым.

Совхоз директорының белеме буенча журналист, табигате белән җырчы булуын ишетү авыл язмышы белән кызыксынуымны тагын да арттырды. Баксаң-күрсәң, бө­тен иле җимерелеп барганда Илбәк авылының чәчәк атуында бернинди сер-могҗиза да юк икән. Район башлыгы Әнәс Исхаков: “Шартлар тудырылса, авыл үз-үзен яшәтә ала ул”, – дип, Илбәк авылын аерым бер мөстәкыйль хуҗалык, ягъни совхоз итәргә ниятләгән. Һәм җитәкче итеп журналист Рөстәм Зәкуановны куйган. Әлбәттә, Рөстәмнең ул чакта авыл хуҗалыгы буенча күп­медер дәрәҗәдә тәҗ­рибәсе дә була, район газетасында бераз эшләгәннән соң, бер колхозның партоешма секретаре итеп тә куялар үзен. Кыс­касы, 1985 елда 28 яше тулыр-тулмас егетне “Янтарь” совхозы директоры итеп билге­лиләр. Халык үзе иген игә, терлек үстерә, умарта тота – җитештергәнен үзе сата. Илбәктә бер түбә астында яңа мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, авыл советы, почта бүлеге барлыкка килә. Кешенең эше дә, ашы да бар, тагын ни кирәк!

Мин инде шактый еллар узгач та “Илбәк феномены” турында уйланам. Ил җитәк­челеге булганны җимерми-нитми генә авыл тормышын нигә җайга сала алмады икән, дим. Кем әйтмешли, “тыныч юл белән” авылда хезмәт мөнәсәбәтләрен дә, милек формасын да үзгәртеп булгандыр бит, дим.
Мин “ил җитәкчелеге” дип махсус язам, чөнки аерым бер Татарстанда гына коммунизм төзеп булмый иде, бөтен нәрсә иле белән таркалды. Рөстәм әле дә әйтә, шул ук инвесторга биргән акчаны колхозларга да биреп була иде бит, ди.

Инде ничә еллар Казанда торса да, Рөстәм әле бүген дә авылны сагына. Азнакайдан күчкәч тә, андагы йортын сатып хатыны Гөлфәниянең туган ягы – Биектау районының бер авылында йорт салды. Ничә еллар башкалада яшәп, күңеле һаман авылга тартылды. Хәтта Татарстан парламентына депутат итеп сайлангач та, күңеле утырмады кебек. Депутатлык эше дә аның өчен булмагандыр, күрәсең.

Законнар өстендә күз күгәртеп утыруны эшкә санамады, ахрысы, ул. Аңа тотып эшли, күзгә күренә торган хезмәт кирәк иде. Кайчак: “Сезнең Дәүләт Советыгыз…” – дип башлап чәнечкеле сүзләр әйтсә дә, депутатлык чорын үзенә күрә бер тормыш мәктәбе дип саный үзе.

Мин әле Рөстәм Зәкуа­нов­­ның һаман да нинди һөнәр иясе икәнен тәгаен генә әйтергә аптырап калам. Дипломы буенча һөнәр сайласа, аннан менә дигән журналист чыккан булыр иде. Мин газетага бирер алдыннан кайбер язмаларымны аңа укытам. Фикерен беләсе килә. Сырланып тормый Рөстәм, “а”ны – “а”, “б” ны – “б” дип әй­тә, әмма, нигездә, безнең фикерләр туры килә. Үзе дә сизмичә, миңа кайбер идеяләр дә ыргыта ул.

Мин аны шагыйрь дип тә атый алам. Чөнки инде дис­тәләп шигъри җыентыгы чыкты. Җырлар китабын аерым бастырды ул. Фамилиясе ике хәрефкә кыскарып, шагыйрь “Рөстәм Зәкуан”га әй­ләнде егетебез. Әгәр композиторлар игътибар итә, җыр­чылар үз репертуарларына теләп ала икән, димәк, Зәкуан шигырьләренә язылган җыр­лар халык күңелен били ала дигән сүз. Иң гаҗәбе, иҗат эшенә кайчан вакыт таба икән ул?! Кайчан шалтыратма, йә эш күп, ди, йә телефонга “соңрак шалтыратырмын” дигән язу килә.

Инде шактый еллар “Таттелеком” милли элемтә оешмасында эшли Рөстәм. Бүген­ әлеге оешманың мат­бугат үзәген җитәкли. Оешманың һәр елны социаль мәсьәлә­ләрне хәл итү яки милли мә­дәни мирасны сак­лау буенча программа тө­зеп, аны гомуми җыелышта кабул итеп эзлекле рәвештә эшләп баруы турында “ВТ”да язмалар әле­дән-әле чыгып килә. “Татте­леком”ны без кайчак үзара “Мәдәният министрлыгы” яки “министрлык филиалы” дип атыйбыз. Рөстәм Зә­куа­нов менә шул “министр­лык”­ның күп программаларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша.

Мин аның бүлмәсенә кер­гәләп йөрим, үзе Казанда булса, әлбәттә. Чөнки ике көннең берсендә районнарга чыгып китә ул: бер җирдә күренекле шәхесебезгә ис­тәлек ташы куясы, икенче бер җирдә музей ачасы, зиратларда кабер ташлары яңартасы, чишмәләр төзек­ләндерәсе бар. Менә шушы бихисап эшләргә тотыныр алдыннан Рөстәм элемтәче егетләр белән иҗат эшенә чума: истәлекләр барлыйлар, архивларда казыналар болар. Бүлмәсенә кергән саен Рөстәм миңа өстәл өстендәге кәгазь өемнәренә күрсәтә һәм: “Без фәлән шәхес турында берни дә белми яшибез икән…” – дип тә өстәп куя. Менә бит, Зәкуанның журналистлыгы да, шагыйрьлеге дә, гуманитар фәннәрне белүе дә ничек ярап куя! Кирәк чакта тарихчы галимгә дә әйләнеп куя ул.

Мин Рөстәмнең җырла­вын да яратып тыңлыйм. Күкрәктән чыккан көр тавышы, милли бормаларны җи­ңел генә алуы, халык җырла­рына һәм классикларыбыз иҗатына мәхәббәте аны, бәлки, сәхнә кешесе дә иткән булыр иде. Шунысын гына беләм: эшне үзе эзләп табарга, әгәр сулу алу өчен бераз туктап торса, янә эш сорый башларга өйрәнгән егет ул. “Ир егеткәй яшьли ятим калса, күкрәк көче бе­лән мал таба…” дип җырлый­лар бит әле. Бу җыр яшьли әтисез калган Рөстәм турында, ахрысы. Мин аның һәр­ көнне иртәнге җиде тулганчы ук эшкә килүен беләм, ә менә өенә сәгать ничәдә кайтып егылуын әйтә алмыйм. Чөнки кайчан өенә кайтасын үзе дә чамалап бетерә алмый ул.

Быел Зәкуановларны Та­тарстанның үрнәк гаиләсе итеп никахлашу сараена дәш­кәннәр иде. Зурлап котладылар үзләрен, медаль тапшырдылар. Шуны уйлап утырдым, баштан-аяк эшкә чумып гаиләсенә вакыт та таба алмый интек­кән кеше ничекләр итеп үрнәк гаилә кора ала икән ул?! Бу сорауга якынча җавап бирә алам кебек. Рөстәмнең хатыны Гөлфәния – сабыр, тыныч холыклы чын татар хатыны. Гаилә учагын ул сак­лый. Балалары да үзләре кебек уңган-булган. Һәм гаилә­не эш тә саклыйдыр кебек. Кем әйтмешли, “бот күтәреп” тик яткан кешенең гаиләдә кадере булмый инде аның.

Шунысын да әйтим әле: быел Рөстәм Зәкуанга 60 яшь тулды. Тик бу хакта шауламады ул. Бәлки, эш белән мавыгып, онытып җибәргән­дер. ”Юбилееңа чакырмый­сыңмы?” – дип айлар буе талкып торам, ә ул: “Нинди юбилей? Ә… юбилей…” – ди дә: “Ул турыда уйларга вакыт юк, эш күп әле”, – дип өстәп куя. Билгеле бер санны түгәрәк­ләгәндә кеше узганны, кылган гамәлләрен барлый. Бу – табигый. Бәлки, Рөстәмнең барлыйсы матур эш-гамәл­ләре алдадыр әле. Хәзергә шулай дип уйлап торыйк.

(Риман Гыйлемханов/“Ватаным Татарстан”, /№ 175, 04.12.2018/)

Бәйле