«Аздан гына теге дөньяда калмадым, Аллаһы тәгалә  мине кире җиргә кайтарды»

-- Алина

Разыя белән больницаның хирургия бүлегендә ятканда танышып киттек. Уйчан гына басынкы бу хатын ничектер мине үзенә җәлеп итте. Чыннан да аның башыннан үткәннәр серле дә, сөйләсәң кеше ышанмаслык иде.

«Мин өченче баламны табып ике ай да үтмәде көчле кан китүләр белән кире больницага китерделәр. Хатын-кызның үтәр әле диеп «түземле» булуы аркасында аздан гына үземне харап итмәгәнмен. Гемоглабинның кисәк төшеп китүе, тоташ баш әйләнүдән бик хәлсез идем. Палатада сигез хатын-кыз кемдер яралыга да олгермәгән баласын төшертергә дип, кемдер кан китүдән яки салкын тиеп килүчеләр иде. Авыруына карап смотровойга ягъни кече операционныйга чират белән һәр кемне чакырып торалар. Каталка белән уналты яшьлек наркоздан да айнып бетмәгән кызны алып керделәр.

Аның агарган йөзен күреп аңымны югалтып егылганмын. Врачларның каяндыр ерактан, торба эченнән килгән кебек тавышларын ишетәм дә кебек ләкин каян килгәнен аңламыйм. Мине сихри моң рәхтлек үзенә тарта иде. Шуннан соңгы хәлләрне төштә булган кебек кенә хәтерлим. Гәүдәм изрәп авыруларым юкка чыкты, бер мизгелдә үземне каядыр очып баргандай тордым. Күземне ачарга куркам ләкин күз кабакларын кисеп дөньяда булмаган яктылык сирпелә, керфекләр арасыннан ак томаннар артында берничә шәүлә шәйләнә. Күңелдә билгесезлектән куркуда җәннәти рәхәтлек хиседә бер дәрәҗәдә иде. Шәүләләрнең үземнең берничә еллар элек үлгән туганнарым: әби, бабай, әти, сеңлем икәнен таныдым. Нәкъ исән вакыттагы кебек елмаешып басып торалар, миңа нидер әйтәселәре килә кебек тоям ләкин аңламыйм. Бер адым каршыга атлауга ике арада ниндидер үтә күренмәле пәрдә барлыкка килде һәм мине кире артка чигенергә мәҗбүр итте. Артымда бала караваты киемнәре ята. Үземнең күптән түгел генә бала табуым искә төшеп хафага калдым һәм караватка ташландым. Балам юк. Авырлы вакытта ятлый башлаган догаларымны искә төшереп “Фатыйха” сүрәсен кабатлый башладым. Бисмилләхи рәхман иррахииим. Әгүзе билләхи шәйтани ирраҗииим. Әррахман иррахииим. Ходаем аллам зинһар өчен баламны әзләп табарга ярдәм итсәң иде, дип ялварам икән. Акрынлап тагы ике олы малайларым барлыгы да искә төште. Мин кайда соң?! Ирем кайда, балаларым, минсез нәни кызым нишләр, дип елый ук башладым. Кисәк алар янында буласым, ЯШИСЕМ килә башлады. Шул секундтта күкрәгемә ниндидер көч каты итеп орды. Гәүдәм чайкалып китеп караңгылыкка артка зур тизлек белән оча башладым. Колакларым зыңлап, яңакларымны чабаклауга күзләремне ачып җибәрдем. «Ниһаят! Бөтен больницаны аякка бастырдың бит, өч балаңны калдырып үләргә булдыңмы әллә?», диешәләр врачлар. Күземнән яшьләрем чигәләрем буйлап ага башлады.

Елый күрмә тагын сиңа һич кенә дә борчылырга ярамый, без яратып кына ачуланабыз бит дип көлешәләр тагын. Үзләре дә куркышып беткәннәр. Гомеремне саклап калу өчен ике сәгать көрәшкәннәр бит, бәбәйләгәннән соң калган салфетка-бинт череп кан китүгә сәбәпче булган. Аздан гына теге дөньяда калмадым. Балаларым хакынамы, гомерем бетмәгәнме Аллаһы тәгалә  мине кире җиргә кайтарды. Ирем хәлемне сорап унсигез мәртәбә шалтраткан, мин клиник үлем кичереп ятканда балам тоташ ике сәгать буе елап әле йоклап китте, дип хәбәр иттеләр. Яшәү белән үлем арасы бик якын икән ул. Сәламәтлеккә игътибар белән карарга кирәк. Бер үлеп терелгәч яки теге дөньяда булып кайткач сәер хәлләр була башлады. Күземә шәүләләр күренгәли, колагыма төрле тавышлар ишетелә башлады. Кеше ышанмаслык хәлләр, ышансаң ышан. Колагымда атна буе ашказаныңны тикшерт, дип әйткән тавышларга ышанмый гына килгән идем чыннан да киста барлыгы ачыкланды. Врачлар бик вакытлы килгәнсең диделәр. Оялчан кеше мин, бик аралашырга яратмыйм да ләкин синең күңелең чиста, намуслы икәнең баш турысындагы нурдан яки аурадан күренеп тора.     Үзем дә сизмәстән көзгегә күз салдым. Әңгәмәдәшем Разыя елмаеп куйды, күпләргә күренми ул борчылма, ләкин теге дөнья бар икән ул. Үлдең дә бетте түгел-җан үлемсез! Без бу дөньяда кунакта гына мәрхәмәтле булып, изгелекләр эшләп яшәргә язсын.

 

 

 

 

 

Миләүшә Маликова yazmysh.ru

Бәйле