Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак була

-- Алина

5 декабрь Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать бердә 112 ашыгыч бердәм номерына Аракчино бистәсенең Идел буе урамында хуҗасыз агач корылманың януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр утны 15 минут эчендә сүндерә. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә.

Янып беткән конструкцияләрдә ике кешенең мәете табыла. Аларның шәхесләре ачыклана.

Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

 

 

 

tatar-inform

 

 

Бәйле