Элвин Грей: Сәхнәдә 500 “мини-Салават” җырлаган вакытлар инде артта калып бара — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Вилли исеме астында җыр­лаучы Башкортстан егете Вилдан Шәмсетдинов кайсы яктан карасаң да Радикны хәтерләтә. Киенү стиле, тавышы, үз-үзен тотышы, җыр­лары… Сәхнәгә тәүге адымнарын ясау­чы Вилли ни өчен Радикка охшарга тырыша? Башта Радик белән очраштык.

– Радик, син бүген стадионнар җыя торган җырчы. Үзеңнең популяр икә­неңне сизәсеңме?

– Күп еллар буе сәхнәдә эшләвем нәти­җәсез калмады. Евро поп сти­­­­лен­дәге сыйфатлы җырлар, ни­һаять, халыкка якынайды. “Гармун мәктәп­ләре”ннән яңача фикерләүгә күчеп барабыз. Сәхнәдә 500 “мини-Салават” җырлаган вакытлар инде артта калып бара. Вакыт күрсәт­кәнчә, болай җырлау модага керде.

– Вилли исемле яшь егет синең эздән атлый икән. Ачуың килмиме?

– Кемнеңдер барлыкка килүендә, мине­кенә охшаш сыйфатлы музыка булдырырга тырышуында бернин­ди начарлык күрмим. Киресенчә, кирәк булса, ярдәм итәргә әзермен. Мин бөтен кешене изеп, иң яхшы булырга тырышкан “абзый” түгел! Минем теләк – милли эстрадада конкурентлык тудыру. Әгәр ул яшь егет миңа конкурентлык тудырса, киләсе сезонда тагын да сый­фатлырак җырлар иҗат итәчәкмен. Ә костюмнарга килгәндә, минем киемнәргә охшаш итеп киенергә тели икән, киенсен. Стиль ягыннан минем барысы да тәртиптә. Кирәк булса, үзгәтербез стилен дә.

– Вилли да синең кебек тамашачы җыяр дип уйлыйсыңмы?

– Тамашачы җыю өчен башта үзеңә нәрсәдер булдырырга кирәк. Бар күңелеңне, йөрәгеңне бирергә, иҗатыңны нигезле итәргә. Әгәр иҗатың кеше күңеленә кереп, анда кала икән, шул чакта гына аудитория турында сүз кузгатырга була.

– Син ничәнче елдан бирле сәхнәдә? Елына ничә концерт куясың?

– 2006 елдан. 13нче ел китте ме­нә. 2016-17 ел­лар­да команда белән күп концерт куй­дык, елга 320ләп бул­­ган­дыр. Ләкин мин хәзер эш санда түгел, сыйфатта икән дип уйлый башладым.

– Шушы гомер эчен­­дә күпме уңышка иреш­­тең. Ә хәзер си­нең стилеңне тартып алган җырчыга бер сүз әйтмичә риза була­сыңмы?

– Ул миннән нәрсә дә булса тартып алды дип кем әйтте соң сезгә? Эшлисе килә икән, эшләсен. Аңа сәламәтлек һәм чиста юл телим. Тагын бер кат әйтәм, мин беркайчан да кайберәүләр кебек яшьләрне таптамаячакмын.

– Продюсерың бу хакта беләме? Ул нәрсә ди?

– Ул миңа: “Синең ар­тыңда хезмәт­тәш­лә­рең нәрсә сөйләсә дә, сиңа барыбер булырга тиеш. Иң мөһиме – син аларга йөзең белән борылгач, алар тын калсын”, – ди. Мин шулай эшлим дә, беркемгә комачауламыйм, үземне кимсетергә бирмим. Көчемнән килгәнчә яшь талантларга булышам.

– Кисәк кенә популярлыгыңны югалтырмын дип курыкмыйсыңмы?

– Популярлык – бүген бар, иртәгә юк ул. Үземне югалтудан куркам. Ел саен мине “популярлыгын югалта, иҗади биеклектән төшеп китә”, дип юраучыларга шуны әйтәм: бу әле башы гына. Алда мине Россия, СНГ, бөтен дөнья көтә.

Сәламәтлек булсын! Яңа сезонда төрле телдә язылган 15 яңа җыр тәкъдим итәм. Безне, безнең милли җырларыбызны бөтен дөнья буйлап дистәләгән миллион кеше тыңлый. Мәсәлән, минем “Черноглазая” җырын гына “Ютуб” каналында 70 миллион кеше караган!

– Шулай булсын. Уңышлар телим!

– Рәхмәт!

Радик белән сөйләшкәннән соң Вилли белән очраштык.

– Үзең белән таныштырып кит әле.

– Мин Юра Шатунов бе­лән бер шәһәрдән. Баш­­корт­станда тусам да, Оренбургта яшәдек. Үзем­не белгәннән бирле гел җыр­лыйсым килә.

– Җырчы булу өчен ябык­кансың дип ишеттем…

– Үземне беркайчан да таза дип уйламадым. Хә­зерге көндә спорт белән шөгыльләнәм, дөрес тукланырга тырышам.

– Сине Радикка охшаталар. Үзең теләп шундый стиль сайладыңмы?

– Ниндидер артистның минем җырларыма охшаш җырлар иҗат итүе – бу әле аларның бер-берсен кабатлавы дигән сүз түгел. Мин үземә ошаган музыка иҗат итәм. Киенүемә килгәндә, мин аңа караганда күпкә яшьрәк һәм киемнәрем дә бүгенге заманга туры китереп сайлана. Киемнәрем Америка, Европа һәм Кореядан кайтартыла.

– Радик белән күрешкәнең бармы? Үзеңне аның белән ничек тотасың? Радик сиңа төрттермиме?

– Берничә тапкыр очрашканым бар. Үземне бөтен кеше белән бер­төрле тотам.

– Радикның җанатар­лары синең дусларың арасында да бармы?

– Күп җирдә, машиналарда “Уфтанма”, “Черноглазая” һәм минем “Бумбай”, “Асылташ” җырларын ишетәм. Ләкин фанатларны исәпләп утырганым юк. Шуны гына әйтә алам: минем тамашачы – ул минеке. Мин алар өчен төннәр буе студиядә, язам, җырлыйм, иҗат итәм һәм яшим.

– Әгәр Радик үзенекенә охшаш җырлар яздырган өчен сине судка бирсә?

– Судка? Ни өчен? Бертөрле уйлап, бертөрле яшәгән өченме? Мин нинди бар – шундый, башкача була алмыйм. Кемдер аркасында үз стилемне үзгәртергә уйламыйм.

– Продюсерың нинди киңәшләр бирә?

– “Интрига”ларда катнашмаска, провокацияләргә бирелмәскә һәм алга омтылырга.

Автор: Румия Сәйфуллина

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 6 сентябрьдә чыккан 35 нче санында басылды.
Фото: архив

Бәйле