«Картайган көнемдә эт типкесенә калдым. Чирләп ятсам, авызыма бер кашык су да салучы юк»

-- Алина

Нәрсә соң ул мәхәббәт? Ни гомер яшәп, шуның барлыгын-юклыгын аңлый алмадым.

Яшь чагында барыбыз да гел сөеп-сөелеп, мәхәббәт диңгезенә чумып кына яшәрбез кебек тоела. Ә ир белән хатын булып яши башлагач, җитмәсә бишектә көне-төне балаң акырып ятса, хыяллар челпәрәмә килә. Кәнфит кебек кызлар-егетләр дә тора-бара нык кына үзгәрәләр. Хатын-кызларга гомерләре буе нәрсәдер җитми: әле тегесе, әле монысы кирәк. Алар сораган әйберне ире табып бирә алмаса, мескенгә көн бетә. Китә талаш – син шулай да, мин болай, янәсе. Кыскасы, бергә корган тормыш чүп чиләгенә әйләнә. Шулай итеп, туйдан соң озак вакыт узмый – мәхәббәтне таптап күмеп куялар. Дөрес, өйләнешеп, матур гына гомер кичерүчеләр дә җитәрлек. Ләкин күпчелек очракта монысы мәхәббәт түгел, ә бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләүдер, мөгаен.

Безнең әти белән әни дә гомерләре буе чөкердәшеп кенә яшәделәр димим – тормыш бит, төрле чаклар була. Әти дә, әни дә бик уңган, тырыш иде. Бераз гына салгалап йөрсә дә, авылда әти кебек акыллы, үтә дә ярдәмчел кеше булмагандыр. Аның беркайчан да әнигә кул күтәргәнен, рәнҗеткәнен, безгә авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Алар янында рәхәт булганга атна саен туган өебезгә җыелу безнең өчен зур бәйрәм иде. Кайчакларда бер-берсенә үпкәләшүләрен яшермәделәр алар бездән. Шулай бервакыт капканы ачып керүем булды, әни баскыч төбенә чыгып басты да: “Әтиең эчә! Нишләтергә инде аны?” – дип, әләкли башлады. Әтинең кем икәнен беләбез инде – эчеп, сугышып йөри торган кеше түгел. Димәк, бераз гына эчеп кую аның чандыр, кечкенә генә гәүдәсенә көне-төне эшләр өчен көч-куәт бирәдер. Әнинең әллә шуны аңламавына, әллә кайтып кермәс борын әләкләшә башлавына ачуым килде дә: “Әни, әти белән сине мин таныштырмадым бит. Нигә миңа зарланасың? Үзегез табышкансыз, кавышкансыз, гомер итәсез.Үзегез бергә хәл итегез инде”, – дигәч, әни бераз үпкәләде дә әле. Дөрес, артыгы китмәсен, чаманы югалтмасын дип, әтигә дә каты гына әйткән чаклар да булды анысы.

Кайчакларда гомерләре буе парлашып яшәгән әби-бабайларны үземнекеләр белән чагыштырам. Минем әти белән әни аларга караганда мең өлеш тату, әйбәтрәк яшәгәннәр икән дим. Берәүләрне беләм мин. Ярты гасырдан артык бер түбә астында гомер итеп, уртак балалар үстергәч, сөенеп кенә яшисе дә бит. Юк шул. Әби белән бабай бер-берсеннән шулкадәр туйганнар. Хөршидә ападан хәлен сорасаң, исәнлек алганчы, бабайның тетмәсен тетеп ата. “Балакаем, бик начар хәлләрем. Сабит бабаң төсле адәм мәсхәрәсе юктыр бу дөньяда. Пенсиясен ала да, миннән яшереп куя. Балаларга да бирми. “Ни дип җыясың аны?” – дисәм, “Син үлгәч яшь хатынга өйләнәм”, – дип мыскыл иткән була тагы. Оялмыйча минекен ашап ята үзе. Тәмлене яратса да ярты булка да сатып алганы юк. Ризыкларымны кайда яшерсәм дә эзләп таба бит, җүнсез. Беркөнне ялгышып аның чәен салган идем кара тавыш чыгарды. “Күп асрадым инде сине, бар, өйдән чыгып кит”, – ди. Фашистның да фашисты инде менә. Хәзер аерылышсаң кешедән, балалардан оят. Шулай этле-мырлы яшәп гомер узган да киткән инде”, – дип Хөршидә апа эчен бушата. Сабит бабай да җебегәннәрдән түгел. Күп сөйләшмәсә дә, теш арасыннан гына угын чыгарып ала. Нәрсә инде бу? Шул да булдымы парлап гомер итү? Картайган көннәрендә тынычлап, бер-береңнең кадерен белеп, алган пенсияләренең рәхәтен күреп яшәсәләр ни булган? Картая-картая акыл китә, хәтер югала дигән булалар. Дөрес түгел. Әби белән бабай талаша башласалар, Хөршидә апа килен булып төшкән һәр көнен, кайнанасы алдында ире аны ничек кимсеткән, эчеп кайткач аңа нинди сүзләр әйткәнен, Сабантуйга нинди күлмәк киеп чыкканын – барысын да картының исенә төшерә. Хатын-кызның иң яхшы коралы – аның теле инде. Күпчелеге шул теле аркасында кадер күрмичә михнәттә гомер кичерә. Ире – хатыныннан, хатыны иреннән үч ала-ала яшәргә калса булмый инде ул. Бер таныш апа болай дип сөйләгән иде: “Чын мәхәббәткә ышанып, яратып чыккан идем кияүгә. Тора-бара ул хис югалды. Өч бала, ажгырып торган кайнана. Ир эчә башлады. Кайчакларда моны ишек төбенә китереп кенә аталар. Аягында да басып тора алмаган ирне сөйрәп, бусагадан төшерәм дә, өйдә кеше булмаса, туйганчы кыйныйм. Алайса, айнык чакта бер сүз әйтеп тә булмый, өрлектәй иргә буем да җитми. Шулай итеп, исереп аугач кына кирәген биреп, бөтен үчемне алам”. Аның бу сүзләреннән исем китеп, ни еларга, ни көләргә белмичә тыңлап торган идем. Шулай яши-яши аның хатын-кызы да этҗанга әйләнә торгандыр инде.

Мин яшәгән йортта Җәннәт апа тора. Үтә дә ипле, акыллы әби. Ул соңлап кына хатыны үлгән Хатыйп абыйга кияүгә чыгып, аның сабыйларына әни булып, аларны аякка бастырырга булышкан. Уртак балалары юк. Хәзер икесе генә көн күреп яталар. Соңгы елларда Җәннәт әби бик биреште – көчкә атлап йөри. Урын өстенә калсам, карар кешем юк дип борчыла. Җитмәсә бабай да үзен гел талап тора икән. “Картайган көнемдә бер кешегә дә кирәгем калмады. Югыйсә, гел яхшылык кына эшләргә тырыштым. Хатыйпны яратып кияүгә чыктым. Иргә бер генә дә каршы сүз әйткәнем булмады. Гел аныңча гына яшәдем. Балаларга да бөтен җылымны бирергә тырыштым. Аның әҗере яхшылык булып кайтырга тиеш тә. Юк шул. Картайган көнемдә эт типкесенә калдым. Чирләп ятсам, авызыма бер кашык су да салучы юк. Таң атса сүгенергә тотына. Башны кая куярга белгән юк. Тынычлыкта рәхәтләнеп яшисе килә. Күпме гомер калгандыр”, – дип, йөрәгенә җыелганын әзрәк бушатып алды Җәннәт әби беркөнне. Гомере буе яхшылык кына кылып, картайган көнендә нәрсәгәдер өметләнеп яшәгән әбине кызганып куйдым. Нинди тормыш инде бу? Өч көнлек дөньяда бер-береңнең кадерен белеп яшәргә генә дә бит югыйсә.

Сүз башым мәхәббәт турында иде бит. Ул хис нишләп кешеләрне гомере буена озата бармый икән? Югыйсә, барыбыз да бәхетле булыр идек бит.

 

 

 

 

 

Дания ШӘРИПОВА , Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий