Элвин Грейга — Тукай премиясе бирергә?

-- Лэйсирэ

Казанда грандиоз форматта узган Радик Юльякшин концертының шаукымы әле озак вакытка сакланыр, мөгаен. Концерт беткәннән соң трамвайда «Уфтанма»ны җырлап кайткан тамашачылардан башланып киткән «марафон» хәзер матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә дәвам итә.

«Татар-информ»ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов та концерттан соң туган фикерләре белән шактый кызыклы формада уртаклашты. «Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше – Элвин Грей», – дип яза ул үзенең мәкаләсендә. Хәтта җырчыга ашыгыч рәвештә Тукай премиясе бирергә дә тәкъдим итә. Монысы, әлбәттә, шаяру. Шулай да, телләрен белмәгән татар яшьләре өчен Elvin Grey – бик көчле милли тәрбия коралы. Ул гына да түгел, җырчының репертуарында элеккеге, онытылган ретро җырлар да урын алган. «Ата-аналарыбыз буынының җырлары мәңгелек булырга тиеш», – дип аңлата моны Радик үзе.

Концерт тәэсиреннән сихерләнгән бер тамашачы Элвин Грей иҗатын «Ласковый Май» төркеме белән чагыштыра. Элек алар яулаган популярлык хәзер Элвин Грей кулында ди ул, җырчының шул кадәр кешене татарча җырлата алуына соклану сүзләре белдереп.

Әлеге артист тирәсендә төрле фикерләр йөри, әлбәттә. Берәүләр мактый, кемдер яманлый. Ничек кенә булмасын, татар эстрадасы җырчылары арасында «Татнефть Арена» залын тутырып, халыкны бер сулыштан татарча җырлатучы башка артист әлегә юк. Бу урында Радикның тырышлыгына сокланасы гына кала. Молодец егет!

Автор: Алсу Габдуллина

Сәхнә

Фото: Барс медиа

Бәйле