Татарстан / Яңалыклар

“Инфарктны 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый”

“Инфарктны 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый”

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына балачактан ук нигез салына. Ул чагында бу хакта белми калабыз, хәтта әти-әниләребез дә моның турында уйланмый, табиблар да искәртеп тормый. Юкса әллә нәрсә эшләргә дә кирәкми: гомуми холестеринны тикшертү өчен кан анализы гына тапшырасы.

Атеросклероз авыруын ачык­лау буенча быел Казанда пилот проект эшли башлаган. Башкала­ның сәламәтлек саклау идарәсе баш кардиологы Зөлфия Ким әй­түенчә, әлегә шәһәр күләмендә генә чаралар уза, ә киләсе елдан республика халкын колачлаячак. Программа генетикага бәйле рә­вештә килеп чыгучы атеросклероз авыруына каршы торуны үз эченә ала. Белгечләр аерым бер кешене түгел, тулы гаиләне тикшерә. Моның өчен миокард инфаркты, ишемия инсульты кичергән яшь кеше сайлап алына. Аны һәм бер үк вакытта гаилә әгъзаларын да дәвалау оешмасына чакыралар. Балигъ булмаган яшьтәгеләрне Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре карый. Ата-аналарның биологик материалы генетик анализга җибәрелә. Чирнең балада килеп чыгу куркынычы булса, ул киләчәктә белгечләрдә даими тикшеренеп тора. Инсульт, инфаркт кичерүче дә кардиологлар белән элемтәне өзми.

Белгечләр гаилә әгъзаларына яшәү рәвешен, ашау-эчүне үзгәр­тергә киңәш итә. Казанда әлеге программа эшли башлагач, 2 меңгә якын кеше тикшеренү узган һәм аларның 5 процентында чирнең нәселдән килү ихтималы зур булуы ачыкланган. “Әлеге программа генетик мутациядән тыш, шикәр, гипотиреоз чирләрен алданрак ачык­­ларга һәм аларга каршы дә­ва­лану чаралары күрергә ярдәм итә”, – ди Зөлфия Ким. Идел буе ок­ру­гында балаларның штаттан тыш кардиологы Динара Садыйкова әйтүенчә, кандагы холестерин кү­ләмен ата-аналар балага биш яшь тулгач та тикшертә ала. Әгәр гаилә әгъзала­рының берсе инфаркт яки инсульт ки­черсә, баланың ике яшь­тә үк холестеринын тикшер­тергә кирәк. Ә атеросклероз мәсь­әләсен Россия табиблары соңгы елларда гына өйрәнә башлаган. Моны белгечләр дә яшерми. Алга киткән илләрдә балалар арасында гиперхолестеринемия тикшере­нүләре 60–80 процентны тәшкил итсә, бездә ул нибары бер-ике процент кына икән. Бу күп кенә педиа­трларның ул хакта белеп бетермәве белән дә аңлаты­ла. “Балаларда, холестерин күләме зур булуга карамастан, педиатрлар аңа әһә­мият бирми. 18 яшь тулгач, терапевтка күренерсез әле, дип җибә­рүчеләр дә була, – ди Динара Ил­гизәр кызы. – Юкса югары холестерин – атеросклероздан тыш, башка чирләрне дә күрсәтүче билге”.

Холестерин анализы хакында ишетмәгән кеше юктыр. Диспансеризация үткәндә дә кан анализы аша холестеринны ачыклыйлар. “Аның 9 м/моль литрдан артып китүе төрле авырулар барлыгын кисәтә. Ул чагында кешенең үзенә генә түгел, бөтен гаиләсенә өстәмә тикшеренүләр узарга кирәк. Кеше­дә 55 яшькә кадәр инфаркт булган икән, без моны бик иртә килеп чыккан дип саныйбыз һәм шулай ук бөтен гаиләсе аңа каршы сак­лану чарасы күрергә тиеш”, – ди МКДЦ йөрәк-кан тамырлары авырулары республика үзәге мөдире Альберт Галявич. Әлеге пилот проектны тор­мышка ашыру өчен Балалар республика клиник һәм Казандагы 7 нче клиник хастаханәләрендә махсус үзәкләр ачылган. Әти-әнисе яшь­ли инфаркт, инсульт кичергән гаилә әгъзалары шундагы белгеч­ләргә үзләре дә күренә ала.

– Әлеге чирләр дөрес тукланмаудан, аз хәрәкәтләнүдән һәм стресслардан килеп чыга, – ди Альберт Галявич. – Дөрес тукланмау кечкенәдән башлана. Бала организмы өчен иң зарарлы ризыклар – чипсы, гамбургер, чисбургер, “Фанта”, “Кола” ише татлы газлы эчем­лекләр. Алардан тулысынча баш тартырга кирәк, чөнки зыяннары төрле тикшеренүләр белән расланган. Ә чынбарлыкта нәрсә күрәбез: бакчадан башлап, мәктәпләрдә, спорт корылмаларында нәкъ менә шуларны тәкъдим итәләр. Икенче­дән, балалар аз хәрәкәтләнә. Казанны спорт шәһәре дияргә яратабыз, ләкин бездә спортчыларга караганда җанатарлар күбрәк. Өченче фактор – йокы туймау. Төнлә 7-8 сә­гать йокларга кирәк. Кеше өч-дүрт сәгать черем итеп, иртән баллы-татлы ризыклар капкалап, эшкә чыгып китә һәм көн буе коры-сары ашап утыра икән, 40 яшенә җиткән­дә кинәт инфаркт булуын көт тә тор. Авыру бик аз очракта гына нәселгә бәйле. Адәм баласы үзе өчен нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнне аерырга өйрәнсен иде.

Күп кенә илләрдә балаларның сәламәтлеген алдан кайгырту буенча программалар эшли. Мәктәп­ләрдә газлы эчемлекләр, чипсылар сату тыелган, су һәм соклар гына тәкъдим итәләр. Бездә күпме кирәк шулкадәр ал, беркем бернәрсә әйтми. Белгечләр гадирәк тукланырга, иртәне ботка ашаудан башларга чакыра. Балалар арасында кан басымы югары булганнар, артык авырлыктан интегүчеләр дә елдан-ел арта. Дәвалау оешмасына, улымның яки кызымның кан басымы күтәрелә, физик тәрбия дәре­се­ннән азат итегез, дип килүче ата-аналар да байтак икән. “Белешмә сорап йөрмәгез, киресенчә, хәрә­кәт­ләнүне арттырыгыз, көн саен йөрсен, йөгерсен”, – ди Динара Садыйкова.

Республикада күп кенә чаралар күрелүгә карамастан, инфаркт-инсульт кичерүчеләр кимеми. Моның сәбәбен Альберт Сәрвәр улы болай аңлатты: “Безнең медицина чит илнекеннән калышмый, ләкин кеше вакытында белгечкә килми. Хәтта инфаркт булгач та, барырга микән, әллә өйдә генә дәваланып карыйммы, дип уйлаучылар бар. Ун процент пациент кына беренче сәгатьләрдә килә. 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый. Инфаркт билге­ләре – күкрәк читлеге тирәсендә авырту сизү, хәлсезләнү, салкын тир бәреп чыгу…”

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 30.11.2018/)

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!