язмыш

“Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана” [гыйбрәт]

“Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана” [гыйбрәт]

Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде.
– Беткере, аягың сынгыры…
– Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул!

Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга быел биш ел була. Бар йөргән юлы – яткан түшәгеннән өстәл почмагына кадәр. Кармалана-кармалана сәкегә тотынып барып, табынга утыра. Яшен дә ачык хәтерләми. Бик зурдыр инде аның яше. Хәтер йомгакларын сүтә китсәң, шулай тоела. Ул ничектер үзен хәзер ике дөнья (фани һәм бакый) вәкиле итеп күрә, әллә нинди изге затлар белән сөйләшә. Шуңа да якыннарына, хәл белешергә кергән кешеләргә киңәшләрен биреп калырга тели.

– Әй, каркылдап утырдың инде. Тузга язмаган нәрсә сөйләп. Күпме сөтне әрәм итте бит, каймаксыз да калдык. Көне буе чабып аякларым сызлый, ничек кабат җыештырып чыгасы, – дип, сыкравын дәвам итте Рауза килен. – Синеке шул инде. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кеше хакына тимә, хәрам мал ашама. Кеше малына кызыкма! Туйдырып бетердең тәмам. Әнә күрше Сәлих малае. Ниндидер сату-алу эше белән шөгыльләнә. Өр-яңа йорт салды, ялтырап торган машина алды, туп кебек бүксә үстерде. Түбән оч Сабир малае сөйләп торды әле. Эшләтә, эшләтә икән дә, тиеннәр түләп чыгарып җибәрә икән. Әнә Әнисәне кара. Безнең кебек уттай кызуда печән чабып, мал асрап, сыер савып та яшәми. Бармаклары тулы алтын, көн саен өстендә бер яңа күлмәк. Ә синең Заһирың кояш чыкканчы эшкә чыгып китә, майга-тузанга батып караңгы төндә генә кайтып керә. Эшләгәне ашарга да җитми бит. Ә син “намуслы яшәгез, кеше хакы” дисең. И, әни…
– Алай димә әле син, кызым. Ходай Тәгалә бар ул. Һәрбер бәндә үзенең кырын гамәле өчен җаваплы. Бер бирмәсә, барыбер үз җәзасын бирә ул Алла. Әнә бер кардәшебез. Бик мул яшәде, йорт-җирләре чын ясау, өстәле безнең төшләребезгә дә кермәгән ризыклардан сыгылып торды. Менә шушы Заһирымны укытырга җибәрәм дип, бераз әҗәткә акча сорап кергән идем. Бирмәде, “Ипигә дә акчабыз юк әле”, – диде. Ә бит өстәлдәге нигъмәтләрнең барысы да күз алдында, чәйгә дә чакырмадылар. Рәнҗемәскә тырыштым инде үземчә.

Ә бер көнне “Хәле бик авыр,урын өстендә ята икән”, – дигән хәбәрне ишеткәч, янә керәсе иттем. Ни дисәң дә, кардәш бит. Балалары бар нәрсәне төяп кайтканнар, “Күгәрчен сөте” дә бардыр. Тик танышым бер йотым су, бер валчык икмәккә тилмереп ята. Чире шундый: тамагыннан ризык үтми икән бичараның.
Килен әллә тыңлады, әллә тыңламады. Идән юды, ахры. Су чайпалган, мунчала сыккан тавышка карчык йокыга талган иде.

Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Беркем дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән кебек, Мәфтуха карчык та китеп барды. Чая кыз Алсу инде буй җитеп килә. Тик әти-әниләрен сөендермәде ул. Кичләрен бизәнеп-ясанып чыгып китә дә, иртә белән генә кайтып керә. Әтисенең “чыбыркысына” да, әнисенең зәһәр сүзләренә дә исе китми. Ишекне бикләсәләр, тәрәзә ватып булса да чыгып китте Алсу.

Кызларының тулып килгән корсагын әти-әни бик соң гына искәреп алдылар. Инде барысы да соң иде. “Тапсын, бәлки бераз акыл керер”, – дип, телләрен тешләде әти-әни. Ә Алсуны авырлы килеш тә йортта тотып тораалмадылар. Чыкты да китте, чыкты да китте. Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана. Әнә шулай өйгә сабый кайтты. Бер булмагач, булмыйдыр инде ул. Алсуның әни буларак, бала имезеп, бала чүпрәкләренә төренеп утырыр исәбе юк иде. Элеккеге “эшен” дәвам итте.

Көннәрдән бер көнне әниләренә “кияүгә чыгам” дигән хәбәр алып кайтты. Ата-ана ике куллап ризалаштылар. Тик сөенеч озакка бармады. Кызы яшәгән йортка барган саен оныгының ничек җәфалануын күреп, әби кешенең йөрәге телгәләнде. Бу гаиләдә бала кайгысы юк иде. Кайчан килмә – музыка, исерек дус-иш, тәмәке сөреме. Бер килүендә Рауза түзмәде, баланы үзенә алып китте. Ныклы карарга килде: таш яуса да, баланы кире анда илтмәячәк иде ул. Икенче көнне үк Алсу баласы артыннан килеп җитәр дип уйлаган иде. Тик ялгышты: бер атнадан да, бер айдан соң да ана күренмәде…

Сабый әби-бабасы йортына ияләшкән иде инде. Анасының чаялыгы баласына да күчкән, ахры. Тиктормас малайны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кинәт нәрсәдер килеп төшеп, бик каты бәрелеп, вак-вак кыйпылчыклар идәнгә чәчелде. Кыйммәтле бәллүр ваза чәлпәрәмә килгән иде. Телевизор алдында йокымсырап киткән Рауза эшнең нидә икәнлеген бик тиз төшенде:
– Эх, җен малай, аягың…
– Баланы каргама, кызым…
Рауза тетрәнеп, элек сукыр карчык яткан сәке урынына карады.
– Әллә төшләнәм инде. Кил, улым, курыкма. Хәзер җыярбыз аны. Дөнья малы бетми лә ул.
Куркынып почмакка елышкан бала йөгереп әбисе янына килде. Рауза калтыранган куллары белән баланың башын күкрәгенә кысты. Күзләреннән мөлдерәмә аккан яшьләрен балага күрсәтәсе килми иде аның.

 

 

 

 

Безнең авыл гыйбрәте

 

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!