«Исерек ир , хатынын ваннада бәйләп бикләп калдырган» [гыйбрәт]

-- Алина

Хатын-кыз бәхете – ир-ат кулында диләр. Димәк, гүзәл затларыбызның бәхетсезлегенә дә алар сәбәпче. Мәсәлән, Ләйсән дә бәхетле була алыр иде. Тик аның тормыш юлына кинәт кенә килеп чыккан Алмаз (исемнәр үзгәртелде) Ләйсәнгә хатын-кыз бәхетен үзе дә бүләк итми, чын бәхет эзләргә ирек тә бирми…

Миңа Ләйсәннең тормышы турында бертуган апасы сөйләде. “Ник кенә бәйләнде икән сеңлем шул аждаһа белән, – диде ул. – Шулкадәрле чая, тырыш сеңлем әллә нинди акыллы егетләргә тиң иде ләбаса! Игътибар белән күзәтсәң, кулыннан берни килмәгән кызларның күбесе бәхетле, ә уңган-булганнар гомерләре буе изелеп яши”.

Ләйсәнне кечкенәдән күп егетләр яраткан икән. “Әлләни чибәр булмаса да, бик сөйкемле ул безнең. Элегрәк әле бигрәк мөлаем, гел көлеп кенә тора иде”, – ди апасы. Тик Ләйсәннең генә егетләргә исе китмәгән. Хәер, аның гашыйк булырга вакыты да калмаган: гаиләдә өч хатын-кыз – әнисе, апасы һәм ул (әтиләре, аларны ташлап, башка хатынга киткән) – барысына эш бүленгән. Кызлар кечерәк вакытта әниләре эшенә барып, аңа идән юарга булышканнар. Үсә төшкәч, үзләре дә эшкә урнашканнар. Ләйсәннең югары белем аласы бик килсә дә, акча юклыгын аңлап, йөрәген бозмыйм дип, әнисенә бу хакта әйтмәгән. Шулай итеп, кызлар, баш-аяклары белән дигәндәй, эшкә чумганнар, акчаларын әниләренә алып кайтып тапшыра барганнар. Әниләре: “Үз акчагызны үзегезгә тотыгыз, яшь чагыгыз, тәмле ашыйсыгыз да, матур киенәсегез дә киләдер”, – дисә дә, кызлар өй кирәк-ярагын кайгыртканнар, җиһазлар сатып алганнар. Алар да эшли башлагач, әниләре җиңел сулап куйган, билгеле. Ничә еллар тиенен-тиенгә көчкә ялгап яшәгән кечкенә гаиләнең хәле бераз яхшырган.

Шулай тыныч кына яшәп ятканда Ләйсән, өйгә кайтып: “Әни, апа, мин Алмазга кияүгә чыгам!” – дип әйтеп салмасынмы! Әлеге көтелмәгән хәбәрдән әни кеше аптырап калган, чөнки Ләйсәнгә әле 19 гына яшь, Алмаз белән очраша башлавына да өч кенә ай. Аннары апасы да кияүгә чыкмаган бит әле. Алмаз – авылдаш, белгән, күргән кеше булганга гына, ана кызының кияүгә чыгуына каршы килмәгән. Өстәвенә, Алмазның киләчәге дә өметле күренгән, ул авылдагы иң эшчән егетләрдән саналган. Шулай итеп, җыйнак-тыйнак кына туй узган. Берничә айдан Алмаз Ләйсәнне Себер якларына алып киткән. Өйдәгеләр Ләйсән белән, еш булмаса да, аралашып торганнар. “Әни, апа, борчылмагыз, барысы да яхшы, Алмаз акчаны күп эшли, бөтен нәрсәбез бар. Менә мин дә яңа гына балалар бакчасына эшкә урнаштым әле. Өйдә утырып, сула башлаган идем”, – дигән яшь хатын. Тик Ләйсән өйдә утырудан түгел, ә ире белән көн саен кычкырышулардан, аның сәбәпсез көнләшүеннән сула башлаган. Борчымас өчен генә бу хакта әниләренә әйтмәгән. Бик нык көнләшкәнгә күрә Алмаз Ләйсәнгә башта эшләргә рөхсәт итмәгән. Хәтта, кибеткә дә үзен генә чыгармаган. Эшкә киткәндә фатирны бикләп, ачкычларын үзе белән алып китә, ә эштән соңарып кына кайта торган булган. Соңрак Ләйсәнгә эшләргә, кеше арасына чыгарга рөхсәт итсә дә, “хөррият”нең ахыры хәерле тәмамланмаган: ир хатынына кул күтәрә башлаган. Бервакыт, эчкән баштан, Ләйсәнне ваннада бәйләп бикләп калдырган. Хатын елый-елый шешенеп беткән. Аннан мондый хәлләр ешайганнан-ешайган. Түзәр чамасы калмагач, Ләйсән беркөнне өеннән чыгып качкан һәм эшенә барып яшеренгән. Яшь хатынның кыяфәтенә карап, эштәгеләр барысын да аңлаганнар. Хәер, алар Ләйсәннең соңгы вакытта боега, шиңә барганын сизеп йөргәннәр. Хезмәттәшләре: “Туган ягыңа кайтып кит, шундый ир белән интегеп ятма монда!” – дип киңәш биргәннәр. Ярый әле, мәрхәмәтле кешеләр кайда да очрый, эштәге дуслары аңа билетка акча җыеп биргәннәр.

Ләйсән авылына ялгызы гына кайтып төшкәч, хәлләрен сөйләгәнче үк, әни кеше барысын да аңлаган. “Алар еракка киткәннән бирле, әни чирләде, төннәрен уйланып, йоклый алмый ята иде, – ди Ләйсәннең апасы. – Ана күңеле сизгән, күрәсең. Телефоннан сөйләшкәндә, Ләйсәннең элеккеге кебек шаяртмавы, юк-бардан да күңелле итеп көлмәве миңа да сәер тоела иде. Аннары, бала-чага түгел лә ул хәзер, хатын кеше булгач, үзгәргәндер дип уйлап куя идем”.

Ләйсән туган нигезендә яңадан элеккеге халәтенә кайтты дигәндә генә, Алмаз аның аякларына килеп егылган. Гафу сораган, бүтән беркайчан да алай булмам дип антлар эчкән. Ләйсән башка кешене үз итә алмам, язмышым шулдыр дип, Алмазны кичергән. Алар кабат, тик читтә түгел, ә авылда яңа тормыш башлаганнар. “Ялгышасың, бер киселгән икмәк кире ябышмый, ул сиңа хатын-кыз бәхете бирә алмый дип күп әйттек”, – ди апасы. Ләкин язмышы белән килешкән Ләйсән аңа: “Ул мине барыбер тынычлыкта калдырмас, димәк, бәхетем шуның гына хәтле”, – дип җавап кайтарган.

 

 

 

Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА  Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий