- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 9 декабрь көнне, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада болытлы һава, көндез – аязучан һава булуы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар, көндез кыска вакытлы кар явачак.
Юлларда – бозлавык, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең фаразында.
Һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын булачак. Көндез һава -2, – 7 градуска кадәр җылыта.