Иртәгә безне нинди һава торышы көтә?

-- Алина

Иртәгә, 9 декабрь көнне, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада болытлы һава, көндез – аязучан һава булуы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар, көндез кыска вакытлы кар явачак.

Юлларда — бозлавык, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең фаразында.

Һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын булачак. Көндез һава -2, — 7 градуска кадәр җылыта.

 

 

Бәйле