«Барысы да ништяк»: Түбән Кама балалары СТС каналындагы Светлаков хорына җитди җавап кайтара [видео]

-- Лэйсирэ

Шушы көннәрдә СТС телеканалында Светлаков балалар хоры Филипп Киркоровның популяр «Ибица» композициясе мотивына Түбән Кама турында шаян җыр башкарган иде. Ролик бик тиз арада социаль челтәрләр һәм Youtube видеоохостингында меңләгән караулар җыйды.

Балалар Ибица урынына Түбән Камага бару, бу шәһәрдә «Нефтехим» белән бик шәп ял итү мөмкинлеге турында җырладылар. Моннан тыш, җырда шәһәрдәге күлләвекләрдә кроссовкаларны эретергә, эш булмаганда субай кагып йөрергә була диелә.

Социаль челтәрләрдә бу видеога карата фикерләр төрлечә яңгырый: кемдер шаян җырдан чын күңелдән көлә, ә кайберәүләр Түбән Кама турындагы фактлар «күпертелгән» дип канәгатьсезлек белдерә.

Бүген бу вакыйганың дәвамы билгеле булды. Түбән Кама балалары Светлаков хорына җавап әзерләгән. Видео шәһәрнең рәсми сайтының YouTube-каналында урнаштырылган. Шул ук Филипп Киркоровның «Ибица» композициясе мотивында, балалар «Без яхшы яшибез», дип җавап бирәләр: «акча бар», «барысы да ништяк» ди Түбән Камалылар. Җыр финалында балалар Светлаковны Түбән Камага кунакка да чакыра.


Фото: скрин

Бәйле