Казанда чын яңа ел чыршыларын кайдан һәм күпмегә алып була?

-- Алина

Казан базарларында чыршы бәяләре 300-1000 сум торачак. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел чыршысының бәясе 300-1000 сум тәшкил итәчәк. Чыршы базарларында бары тик махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителә», — дип искәртте ул.

Сәүдә кагыйдәләре үтәлешенә һәм санкцияләнмәгән сату нокталарын ачыклауга хакимият һәм районнарның җәмәгать тәртибе бүлекләре күзәтчелек итәчәк, дип белдерде Фазылҗанов.

Шәһәрдә барлыгы 15 чыршы базары эшләячәк. Фазылҗанов әйтүенчә, алты сату ноктасына электрон аукцион нәтиҗәләре буенча килешүләр төзелгән. Калган чыршы базарлары чатыр-ярминкә мәйданчыкларында оештырылачак.

 

 

 

 

 

Динара Прокопьева tatar-inform
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий