Татарстанда Рөстәм Миңнеханов 13 яшьлек бизнесменга ярдәм итәргә боера

-- Лэйсирэ

Ничек акча эшләргә? Әлеге сорауга җавапны республикада үткәрелүче “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда катнашучылар яхшы белә. Быел эшмәкәр булырга теләүчеләр бишенче тапкыр парта артына утырды. Алар арасында унөч яшьлек Данияр Гомәров та бар. Сыр кайнату эше белән шөгыльләнергә теләүче малайга Рөстәм Миңнеханов булышырга вәгъдә итте.

Кичә Казанда 300дән артык бизнес вәкиле һәм бу өлкәдә үзен әле яңа гына сыный башлаган эшмәкәрләр бер мәйданда җыелды. Казанда “Эшмәкәрлек фабрикасы” федераль белем бирү проектының бишенче – юбилей чыгарылышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аңлашыла ки, фабриканың төп максаты республикада эшмәкәрләр санын арттырудан гыйбарәт. Бизнесмен булырга әлеге өлкәдә зур уңышка ирешкән эшмәкәр укыта. Былтыр проект кысасында “Фабрика–балалар” белем бирү курсы да гамәлгә керде. Биш ел эчендә “Эшмәкәрләр фабрикасы”нда 45 меңнән артык кеше кунак булган, барлыгы 3 мең 259 булачак эшмәкәр белемен арттырган, 800 проект эшли башлаган. Фабрикага ихтыяҗ елдан-ел арта. Чагыштыру өчен, белем бирү проекты турында игълан ителгән елны 100гә якын кеше эшмәкәрлеккә өйрәнү теләген белдергән булган.

Фабриканы тәмамлаучылар тәкъдим иткән иң кызыклы проектлар белән Рөстәм Миңнеханов та танышты. “Үз бизнесыңны оештыру – бик җаваплы адым. Ул уйламыйча эш иткәнне яратмый. Шуңа күрә яшь эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. Ул сүз белән генә чикләнергә тиеш түгел”, – диде республика башлыгы. Данис Тимербулатов – һөнәре буенча инженер. Ул Түбән Камада заводта эшли. “Үземне эшмәкәрлек өлкәсендә сынап карарга булдым. Шуңа күрә фабрикага килдем. Мин “татарча киндер” тәкъдим итәм. Әлеге тәм-томда шоколад урынына чәк-чәк кулланыла. Аның эчендәге уенчыгы да үзенчәлекле: барлыгы биш төрле барс сынын җыярга мөмкин. Арада хоккейчы-барс, нефтьче-барс та бар. Алга таба республика тарихына бәйле уенчыклар иҗат итәргә мөмкин. Баллы ризыкны Татарстандагы кибетләр челтәре аша сатарга телим”, – ди егет.

КФУның өченче курсында белем алучы Муса, Максим һәм Андрей исә кешенең холкына, үз-үзен тотышына, хәтта яраткан төсенә туры килә торган бүләкләр ясыйлар. Карап торышка гап-гади тартма ул. Ә эчендә ниләр генә юк. “Заказларны интернет аша кабул итәбез. Иң элек бүләкләнүче кеше турында мәгълүмат җыябыз. Аннары тартма эченә салына торган әйберләрне туплауга керешәбез. Безнең максат кешенең бөтен хис-тойгыларын эшкә җигүдән гыйбарәт. Кешенең яраткан исенә кадәр – кыскасы, барысын да исәпкә алабыз. Бер бүләк уртача 2 мең 500 сум тора”, – дип сөйләде егетләр. Тышына “Яратам” дип язылган тартма эченә “ВТ” хәбәрчесе дә күз салды. Биредә киптерелгән җиләк-җимешләр, инжир кайнатмасы, “Биибезме?” дип язылган кызыл төстәге шәм һәм тышына “Алга” дип язылган чәкчәк бар иде. Әлеге төр бизнестан чиста керем 35 процент тәшкил итә, ди.

Рөстәм Миңнеханов заманча милли өс киеме тәкъдим итүчеләр янында да тукталды. “Бүген без мәгълүмат ташкыны заманында яшибез. Яшьләрне китап укырга, Татарстан, Казан тарихын өйрәнергә мәҗбүр итеп булмый. Без исә тарихыбызны өс киеме аша җиткерергә телибез”, – ди Тимерхан Зыятдинов. Мәсәлән, аркасына Казан Кремле төшерелгән калын кофтаның эчке ягында… зур хәрефләр белән бизәкләп, Казан Кремленең тарихы язылган. “Синең аркаңда нәрсә ясалган соң, дип сорау бирүчегә, кофтаны салып күрсәтү дә җитә”, – ди “Алга” брендын тәкъдим итүчеләр. Дөрес, мондый кием-салым арзан түгел. Түшенә “Алга” дип язылган, ә беләгенә Татарстан гербы төшерелгән кышкы куртка, мәсәлән, 20 мең сум чамасы тора.

Данияр Гомәров – фабрикада иң яшь катнашучыларының берсе. “Үскәч эшмәкәр буласым килә”, – диде 13 яшьлек малай. Данияр сыр кайнату эшенә тотынган. 22 кило әзер продукция сатарга өлгергән дә инде. “Сөтне Мамадыш районында яшәүче дәү әниемнән алып киләбез. Сыр кайнатырга әнием булыша. Чиста керем 15 мең сум тәшкил итте. Шул акчага үземә велосипед сатып алдым”, – ди булачак эшмәкәр. Эшне тагын да җәелдерергә тели ул. “Тик моның өчен 200 мең сумлык җиһаз сатып алырга кирәк”, – диде Данияр, чыгарылыш кичәсендә катнашкан инвесторларга мөрәҗәгать итеп. “Дәү әниең яки әтиең инвестор булырга теләмиме?” – дип кызыксынды Президент. “Минем әтием юк”, – дигән җавап ишеткәч: “Без сиңа үзебез ярдәм итәчәкбез”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент белем бирү проектында балаларның бик теләп катнашуын югары бәяләде. “Эшмәкәрлек фабрикасы”на алга таба да уңышлар теләде. Бездән үрнәк алучылар да бар! Быел илнең Киров, Түбән , Тула өлкәләрендә һәм Дагстанда эшмәкәрләрне укыта башлаганнар.

(Эльвира Вәлиева/“Ватаным Татарстан”, /№ 178, 08.12.2018/)

Фото:

Бәйле