«Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады» — Лилия Хәйруллина нинди бурычлар турында сөйли?[интервью]

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Тatar today//

«Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде әни. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем», дип Лилия Хәйруллина ни өчен үз гаиләсен халыкка күрсәтмәве турында Татар Тудейга ачылып сөйләде.

— 90нчы елларда әнинең бик популяр чаклары бар иде. Концерт арты концерт, өйгә кайтып та кермәдек. Калдырыр урыннары булмагач мине гел ияртеп йөрделәр. Җырчы кызларга ирләрнең күзләре төшә шул. Гомумән, сәхнә кешесенә, җырчыларның тормышына кызыгучылар күп. Җитмәсә ул чакларда әнинең әллә ничә көн рәттән тулы заллар җыя торган яшь, чибәр вакыты, өстәвенә танылган җырчы! Шуннан бервакыт тик торганда әнинең бите бозыла башлады. Хәле начарланды, йөзе көннән көн ямьсезләнә. Бу нинди авыру соң? Әни урамга чыгып, кеше күзенә күренә алмас хәлгә җитте. Битен кулъяулык белән каплап йөри башлады. Бармаган табиб, йөрмәгән әби калмады. Оештыру эшләре, төркем өчен җаваплы кеше булгач, алдан планнаштырган бөтен концертларны кичектерде әти. Чөнки ул хәлдә әнине кешегә күрсәтеп булмый иде. Күз алдына гына китерегез, гомер буе сәхнәдә кеше алдын эшләгән кешенең, бер вакыт юкка чыгуын. Бу чорны әни авыр кичерде. Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән инде аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем. Әни бүтән сәхнәгә чыгып җырлый алмас, хәзер шулай яшәячәкбез кебек иде. Берничә елдан соң гына үз хәленә кайтты әни. Бозым ясаган булганнар.

— Шикләнгән кешеләре бар идеме?

— Хәзер алары ук истә калмаган. Билгеле кеше дип беләм. «Бик хәлле ирнең хатыны бозым ясаган. Ирен көнләшә», дип бер күрәзәче әйкән. Шул бозымны чыгарганнан соң гына әни үз хәләтенә кайта башлады. Күрәзәчегә барма, дисәләр дә, башыңа төшсә ышанмас җиреңнән ышана башларсың. Болар барысы да минем күз алдымда булды. Инстаграмга гаиләләрен, балаларын бөтен байлыкларын күрсәтеп фотолар куйган җырчыларга аптырыйм. Халык болай да сәхнә кешесенең тормышын тикшереп, теге шуның белән йөри икән, бу эчә икән үзем күрдем, дип гайбәт таратырга гына тора. Кешенең матур тормышыннан, байлыгыннан, бәхетеннән көнләшеп начарлык теләп караучы явыз кешеләр бик күп. Бигрәк тә сәхнә кешеләре сакланырга тиеш. Әти белән әнинең тормышы минем өчен мисал булды.

— Аңлавымча, сезнең гаиләдә төп табыш китерүче кеше әниең булган. Ул концертларга йөрми башлагач нинди акчага яшәдегез?

— Ансы бөтенләй башка проблемага әйләнде. Әни җырчы кеше булгач, акча табучы да ул була инде. Бөтен эш әти өстендә булса да, әти әни урынына чыгып җырлый алмый бит! Гаиләбез өчен чыннан да авыр чор башланды. Концертлар туктагач, иң беренче булып әнинең төркеме таралды. Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады. Бурычларга батып беттеләр.

— Әгәр «Адәм белән һава» тапшыруына чакырсалар нишлисең?

— Кем, кайда гына чакырса да мин беркайчан да гаиләмне күрсәтмәячәкмен. Чөнки гаилә изге әйбер. Минем гаиләмне югалтасым, ирем белән икебез арасына кеше кертәсем килми. Тыныч яшисең килсә, гаиләңне кеше күзеннән сакларга кирәк.

— Лилия, социаль челтәрләрдә сиңа төрле хатлар килә. Начар сүзләр язучылар да күп. Шуларны укыгач кәефең төшәме?

— Мин критиканы кабул итә беләм, бер кемгә дә ачуым килми. Белмим, минем холкым әтигә охшаган, кешеләргә үпкәли алмыйм. Әти миңа «Кешеләргә яхшы кара, сиңа кагылсалар да начарлык кылма», дип әйтә иде. Шул сүзләре аңга сеңгән, күрәсең.

— Әтиеңнең киңәшләрен тотып яшисең, димәк?

— Соңгы арада еш искә алам үзен. Кечкенә вакытта биргән киңәшләре хәзер исемә төшә. Аның хәр сүзе алтын булган икән бит. Мин дә әти кебек яхшы күңелле булырга тырышам.

— Кешеләрдә нинди сыйфатны яратмыйсың?

— Мактанганнарны яратмыйм. Гади күңелле кешеләргә тартылам.

Бәйле