6 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен авылдашлары концерт оештыра

-- Лэйсирэ

Шәле авылы халкы Гүзәл Ногманованың гомерен саклап калу өчен хәйрия концерты оештыра. “Минем яшисем килә” дип аталган концерт 13 декабрь көнне 19: 00да Шәле авылы мәдәният йортында узачак, дип яза Татар-информ.

Гүзәл Ногмановага 6 яшь. Ул пилоидлы астроцитома (ми яман шеше) авыруы белән көрәшә. Гүзәлгә дәваланырга ярдәм итү максатыннан оештырылган хәйрия концертының бәясе – 200 сум. Барлык җыелган акча Гүзәлнең дәвалау курсына юнәлтеләчәк.

Хәйрия сәдакасы бирергә теләүчеләр өчен сәхнәдә махсус тартма да урнаштырылачак.

Бәйле