Анкарада тиз йөрешле поезд рельстан чыга

-- Алина

Анкарада тиз йөрешле поездның ике вагоны рельстан чыккан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы NTV телеканалына сылтама ясап хәбәр итә.

Авариядә җиде кеше үлгән, 46сы зыян күргән, дип хәбәр итә шәһәр губернаторы Васип Шахин. Урында табиблар һәм коткаручылар эшли.

Состав Конья шәһәренә барган.Авария шәһәр яны поезды белән бәрелешү аркасында килеп чыккан, дип белдерделәр Төркия Транспорт министрлыгында.

Россия илчелеге зыян күрүчеләр арасында россиялеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклый.

 

 

tatar-inform

Бәйле