Бил авыртса нишләргә? [киңәш]

-- Алина

Бил авыруы белән гомерендә һәркем очраша. Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар.

Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан яталар.
Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итә.

Әгәр билнең авыртуы җайсыз хәрәкәт аркасында нерв кысылудан килеп чыкса, болай эшләгез: үрелеп турник, юан агач ботагы
һәм башка шундыйрак әйбергә ике кул белән тотынып, кулларда тартылып югары күтәрелегез дә кулларны ычкындырмыйча, гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылып торган нерв азат булырга мөмкин. Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай-гына төрле якка боргалау да бил авыртканда файда бирә.

 

 

 

 

 

nur.tatar

Бәйле