“Серле телефон”га бары тик хатын-кызлар гына шалтратуы гаҗәеп хәл түгел. Ир-атлар эч серләрен таныш булмаган кешегә җиңел генә сөйләр димә син! Бу юлы да телефонны кулга алуга, ханым тавышын ишетеп, аптырамадым. Хәл-әхвәлләр белешкәч, ханым сүзне үзен борчыган темага борды. 

— Ирем вахта юлы белән эшли, дип мактанып сөйлибез, алып килеп тоттырган акчага шатланабыз. Тик иребезне кабат эшкә озатканда гаиләбез иминлеген уйлыйбызмы соң? Әлбәттә, юк. Чөнки без бит иребезнең безгә булган чиксез мәхәббәтен, тугрылыклылыгын “беләбез”.Менә мин дә иремә булган ышанычым аркылы, бәлки, үлемнән калдым. Тормыш иптәшем бик юаш, йомшак күңелле, 30 елдан артык яшәп гаиләдә әрләшү, ызгыш-сугышлар дигән әйберләр бөтенләй булмады.

Авылда совхоз таркалгач, төрле эшләрдә эшләде, аннары вахта юлы белән төнъяк шәһәрдә эшкә урнашты. 1 ай эшләп кайта да, 1 ай ял итте, шулай 15 елдан артык гомеребез озату, каршы алулар белән үтте. Бервакыт иремнең сәламәтлеге начарраеп, лаеклы ялга чыгарга туры килде. Шул чак мин аның холкында үзгәрешләр барлыкка килгәнен сиздем – өйдәге эшләрне башкарырга теләге юк, көне буе йокы бүлмәсеннән чыкмый ята, безнең белән сөйләшәсе килми, кыскасы, өйдә үзенә урын таба алмас хәлгә төште бу.

Башта мин гомер буе эшләп тә, эшсез утырудан депрессиягә төште дип уйлап үземне тынычландырдым, аннары сабыр холыклы иремнең миңа игътибар итү генә түгел, бөтенләй күрми башлаганына сәерсенә үк башладым. Ләкин җавабы озак көттермәде, еллар буе күңеленә җыелган авыр йөктән арынырга тырышып, ирем бер тында сөйләп бирде. Аның сөйләгән маҗараларыннан чәчләрем үрә торды. Баксаң исә, аның анда икенче гаиләсе булган, 10 яшьлек улы үсә икән. Хыянәтен бер дә кичермәм дип уйлап: “Нишләргә? Куып чыгарыйммы өйдән? Китсен, яшәсен шулар белән!”- дигән карарага килдем. Әмма бергә яшәгән елларны күздән кичергәч: “Ир бирмәк – җан бирмәк, дигәннәр бит борынгылар.

Минем кеше өлешенә кергәнем юк, ул – минем законлы ирем! Гомер көзенә җитеп, ни өчен мин аны тыныч кына биреп җибәрергә тиеш соң? Балаларның үз гаиләләре, үз тормышлары, кереп хәлебезне белешергә дә кайчак вакытлары җитми. Үзем генә зур йортта калсам, нишләрмен?” – дип, ничек тә чит хатын кочагына бирмәскә булдым һәм, тәвәкәлләп, эч серемне апама чиштем. Ул миңа багучыга барырга киңәш итте. Кичектермичә, шунда юлны табып бардым. Иремнең күңелен гаиләгә кайтарыр өчен озак көрәштем, ниһаять, тырышлыгым бушка булмады, вакыт та үзенекен итте. Әмма көндәшем дә риза булып, тыныч кына яшәргә уйламады – иремнекенең генә түгел, минем телефон номернын да алыштырырга туры килде. Шул чак ирем: “Сиңа хыянәт итәргә уемда да булмады. Ничек ул үзенә караткандыр, әле дә аңлый алмыйм, ләкин күңелем гел аңа ашкынды. Әмма мин моны чын мәхәббәт дип уйламыйм”, — дип акланып сөйләнде.

Ел ярым вакыт узгач, җәй көне бакчамда эшләп йөргәндә яшел төсле баудан ясалган курчакка тап булдым. Гаҗәп —  ни өчендер курчакның йөрәге булырга тиешле урын кара җеп белән тегелеп чыккан иде. Белгән догаларымны укып, яндырсам да, күңелем барыбер тынгы тапмады. Җаным-тәнем белән куркыныч хәл булырга тиеш, дип көттем. Озак та үтмәде, бакчамда йөргәндә кинәт йөрәгемдә шундый көчле авырту тоеп, көч-хәл белән өйгә кереп урынга яттым.

“Ашыгыч ярдәм” чакыртып, шифаханәгә киттем, анда 2 ай дәваланып та, файдасы булмады. Минем өчен борчылган апам: “Сиңа бозык ясалган, аны алдырмыйча, аякка басмаячаксың”, — дип, бик оста экстрасенска алып барды. Шуннан соң хәл кереп, күңелемдә яшәргә өмет барлыкка килде, шифаханәдә дәвалануның да нәтиҗәсе күзгә күренде. Кәефләр күтәрелеп, гөрләтеп яшәргә теләк барлыкка килгән арада гына, иремә кайгылы хәбәр килеп төште – көтмәгәндә начар шеш чиреннән, ике баласын (зурысы башка әтидән) ятим калдырып әлеге хатын үлеп киткән.

Нәрсәсен яшерергә? Башта ачудан шатланган кебек булсам да, бераздан бик жәлләдем аны һәм ятимкәйләрне дә. Ә иремә үзенә уйларга киңәш иттем. Ул улы янына барып кайтты, аларны әбисе белән бабасы аермыйча, үз тәрбияләренә алырга булганнар. Хәзер ирем улы белән аралаша, үзебезгә кунакка да алып кайткалый. Бу хәлне сөйләвемнең максаты шул – багучыга барма – үзеңә гөнаһы алма, ди бит халык. Аллаһым тыйган эшләр белән булган өчен мине дә, багыр хатынны да Ходаем җәзалады, дип уйлыйм. Шуңа күрә, кеше язмышы белән уйнарга һич тә ярамый, ул зур гөнаһ булып үзеңә, балаларыңа кайта икән. Кешегә, үзеңә Алаһыдан ялварып исәнлек-саулык сорарга кирәк. Дөньяда бары тик яхшылык кына яхшылыкка алып бара икән”, — дип уфтанып сөйләде ханым.

 

 

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле