«Бер белмәгән читләр ярдәм кулы суза. Ә үзең эшкә өйрәтеп үстергән балала­рыңнан хәбәр дә юк»

-- Алина

Казан метросының Җиңү Проспекты станциясендә белмәгән кеше юк Фәрит абыйны. Көн саен бирегә килеп, җәяүлеләр кичүе янында утыра ул. Кешедән әйбер сорамый. Аны кызганып, ризык бирүчеләр дә, кием алып килүчеләр дә бар. Тормышыннан зарланмаса да, мич җылысы турында хыяллана үзе. 

Өем дә, туганнарым да, гаиләм дә бар

– Моннан алты ел элек авылдан чыгып киттем. Хатыным Гөлнур исемле. Аның белән өч малай үстердек. Алар тракторда эшлиләр дип беләм. Күрмәгәнемә дә биш ел булды инде. Үзләре әти кайда икән дип борчылып йөрмиләр. Менә шулай беркемгә дә кирәгем калмас дип уйламаган идем, – дип сөйли 68 яшьлек Фәрит абый. – Туганнарым күп. Ике апам, энем бар. Бер апам Казанда яши. Әмма анда барган да юк, ишекләре минем өчен ябык. Икенче апам белән энем Әтнәдәге бер авылда яшиләр. Аларга да сыймыйм.

Ялгыз калган ир бөтен вакытын метро станциясендә уздыра. “Шө­кер, каты авырганым юк. Бераз салкын тиеп тә алды.  Әле ярый ке­шеләр әйбәт. Сөт сатучылар, сөт биреп, шуны кайнатып эчерттеләр. Кешеләр бик әйбәт, сеңлем. Үзем эчмим, тартмыйм. Тавышланмыйм. Беркемгә дә зыян китермим, – дип сөйли Фәрит абый. – Көндезләрен җир асты юлында утырып торам. Газета-журналлар укырга яратам. Ярдәм итүчеләр бар. Әле бер ир-ат җылы аяк киеме китерде. Рәхәт­ләнеп киеп йөрим. Бернишләмәгән ул. Адәм балалары бигрәк ми­һербанлы. Берәү җылы куртка, чалбар бирде. Каршыдагы кибеттә татар кызлары эшли. Фәрит абый, дип кенә торалар. Мин соранып утырмыйм. Хәер сорап кулымны да сузмыйм. Монда йөргәнемне белгәч, кешеләр үзләре танып булыша. Документларымны югалткач, яңа пас­порт алыр өчен 3 мең сум кирәк икән. Акчам булмагач, кешедән сорап тордым. Ә ул бер айлык пенсиямне бирүне һәм өч меңне кайтаруны шарт итеп куйды. Мөмкинлегем булмагач, ризалаштым”.

Бабай, йокла, диләр

Пенсиясе 10 мең сум чамасы икән. “Көннәр җылынуга, авылга кайтам. Тик кышны анда чыгып булмый. Утыным җитәрлек, миче юк. Җылыту торбаларын кисеп алып киткәннәр, – дип сөйли ул. – Көндез монда утырсам, төнлә подъездга кереп йоклыйм. Шөкер, сүз әйт­миләр. Берәү килде дә, ачкычын бирде. Подъездга кереп ятарсың, туңа күрмә, диде. Мин идәндә йок­лыйм. Төнлә керәм, иртәнге биштә чыгып китәм. Үземне тәртипле тотам, пычратып йөрмим. Кешеләр, бабай, йокла, дип торалар. Кайчак исләрем китә инде. Бер белмәгән читләр ярдәм кулы суза. Ә үзең эшкә өйрәтеп үстергән балала­рыңнан хәбәр дә юк. Мин улларымны тракторга да өйрәттем. Ни кызганыч, араларыбыз өзелде. Бик тә өйдә яшисем килә. Яшь тә бара бит. Ятып торасы килгән чаклар да бар.  Җылы яратам мин. Морҗа буенда йоклауга ни җитә?”

Булышасы килә!

Фәрит абыйны ничек тә йортлы итәсе килә. Газета укучылар арасында ялгызлыктан тилмергән, үзенә иптәш эзләгән 60-65 яшьлек ханымнар булмасмы, дигән уй да килде башка. Авылдагы йортына мич чыгаручы табылмасмы, дигән өмет тә бар. Ә бит  Фәрит абый  бер дә начар кешегә охшамаган. Кием­нәре чиста. Пенсиясен үзе ала. Тиешенчә генә тотам, ди. “Исе­рекләр яныннан урап йөрим, акча бүлешер кешем юк. Ашыйсы килгәндә, ашханәгә керәм. Акчам булса, җылы ризык ашыйм, кайчак бер булка белән чәй дә эчеп чыгам. Атнага бер мунчага йөрим әле. Сакалым җитте. Бүген кырынгыч алдым. Матурланып куясым бар. Алайса, таныш-белешләр танымас та үземне”, – ди ул.

Хатыны белән ни өчен аерылышканын, өч улының әниләре белән башка җиргә ник күченгәнен әйтмәде ул. Гаиләсе турында сораша башлагач, дәшми. “Бер көнне мин эштән кайтышка бер тулай торак бүлмәсенә күченеп куйганнар. Өйдә бер әйбер дә калмаган. Хәтта ятып йокларга урын-җир дә юк.  Мендәргә кадәр алып киткәннәр. Шуннан соң артларыннан бармадым. Аралар өзелде. Малайлар кирәксенмәде. Казанга чыгып киттем. Монда эшкә кердем. Чәчәк тә саттым әле. Ул чакта фатир яллап тора идем. Хәзер аңа акчам җитми, – ди ул. – Олы улым, өй­ләнеп, үз тормышы белән яши дип беләм. Калган ике балам әниләре белән бергә яши­ләр. Хатыным кияүдә түгел бугай. Туган­нарың, шалтыратып, хәл­не беләме, дисеңме? Юк шул, сеңлем. Телефоным да юк минем. Әллә бу пенсия килгәч, бер арзанлыны аласы инде? Алсам, кем белән сөйләшим?”

Имәндәме чикләвек?

Таптык без Фәрит абыйның гаиләсен. Казан янәшәсендәге бер районда яши алар. Вакыйгалар Фәрит абый сөйләгәнчә булып чыкмады. Исемен үзгәртеп бирүнең дә сәбәбе шул. “Гомерем буе сабыр булдым. Без аның белән яхшы тормадык. Әмма мин әти-әниемә дә, туганнарыма да бу хакта сиздер­мәдем. Авыр хәлемне үзем  һәм улларым белә. Фәрит безгә рәхәт күрсәтмәде, – ди Гөлнур апа. – Исереп кайтып тавыш чыгарулар, өйдә йокламыйча урамда йөрүләр – аларны искә алсам, нервым кузгала. Бик озак түздем. Авырып китеп, операция ясатырга туры килде. Шул чакта ул миңа нинди генә пычрак сүз әйтмәде. Хәлем начар иде. Казанда яңадан ике операция ясадылар. Шуннан кайткач та, Фәрит кул күтәрде. Кыйнап ташлады. Ярый, олы улым армиядән кайтып, мине бу мәхшәрдән коткарды. Шөкер, юкка чыкмадык. Балаларым буй җитте, икесе өйләнде. Менә кечесе дә озакламый гаилә корачак. Мин аны гафу итә алмыйм. Юньле кеше булса, туганнары ташламас иде”.

 

 

 

Гөлгенә Шиһапова Ватаным Татарстан

 

 

 

 

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий