«Егетем авырлы икәнемне белгәч, Урта Азиягә үк чыгып качты» [гыйбрәт өчен]

-- Алина

Газинур ике айга туган авылына практикага кайтып төште. Быел ул техникумның дүртенче курсында. Август башлары. Авыл халкы  тирләп-пешеп печән әзерли, тәүге уракка да төшкәннәр. Газинур  авылына якынлашканда юл буендагы басуда тезелеп яткан арыш япмаларын күреп сокланды. Тезмәләргә карап игеннең уңганлыгын аңлады.

Газинурның ике айга кайтуына бигрәк тә әтисе шатланды, чөнки кызу печән өсте, малларның кышкы азыгы шушы җәй аеның санаулы гына көннәрендә әзерләнә.Кышкылыкка утын да әзерлисе бар.  Өйләдән соң әтисе белән тырма, сәнәк алып печән җыярга ашыктылар.

Кояш баер алдыннан әтисенең: “Улым, бүгенгә җитәр, әйдә атны җигәбез дә әкрен генә кайтыр якка чыгабыз”, – дигән сүзләре Газинурны шатландырды. Чөнки көтү кайткач, авыл урамнары әзрәк тынгач, Газинурның яшьтәшләре янына чыгасы бар. Аның яшьлек дусты – Әлфинәсе дә каникулга кайткан булырга тиеш.

Әлфинәләрнең капка төбендә бер төркем яшьләр кызып-кызып бәхәсләшәләр иде. Газинурны күреп  исәнләштеләр һәм бәхәсне дәвам иттеләр. Әлфинә генә Газинур белән кул биреп исәнләшмәде.  Шул мизгелдә Газинурның күзе ят бер егеткә төште: пөхтә киенгән, мавыктыргыч сүзләр сөйләп Әлфинәне үзенә караткан һәм ул бөтен дөньясын оныткан.

Күргәннәрен бәйнә-бәйнә күз алдыннан үткәреп, таңга таба гына йоклап китте. Әнисенең: “Улым, торасыңмы, әтиең печәнгә җыенырга кушты”, – дигән сүзләре Газинурның йокысын тиз ачты. Ул тиз-тиз генә зарядка ясап салкын су белән коенып иртәнге чәйгә утырды. Газинурга печән әзерләү бик тә килеште, балачактан авыл эшенә  өйрәнеп-күнегеп үскән егеткә физик эш – спорт күнекмәсе кебек бит ул.

Көн буе печән җыеп, чүмәлә коеп арыган Газинур кич урамга чыкмады. Пөхтә егетнең кем икәнен ул күршеләреннән ишетте: “Авылга яңа белгеч килгән – күрше районнан, бик ягымлы, оста куллы имеш”.

Бер көнне авылга күчмә кино килде, һинд фильмы икән – Газинур озын-озак уйлап тормады, эштән соң клуб ягына таба атлады.

Ни күзе белән күрсен, теге егет, аның исеме Вәкил икән, Әлфинәне кочаклаган да икесе әкрен генә клубка таба киләләр. Газинурның  йөрәге дөп-дөп итеп типте, аның Әлфинәсе, яшьлек дусты, ят кулларда. Киноны карады да, карамады да ул, уйлары  әле генә  күргән күренештә иде.

Газинурның  бу төнне дә йокысы йокы булмады, таңга кадәр уйланып ятты. Бар хыялы – тизрәк практика бетсен дә  техникумга кайтырга, барысын да онытырга.

Август ахырлары иде, күнекмә үткәрергә ниятләп Газинур күрше урманга таба атлады, килеп җитеп разминка ясады.

Шулвакыт, ни күзе белән күрсен, урман эченнән Вәкил белән Әлфинә килеп чыкты.

Әлфинәнең чәчләре тузган, кигән күлмәге дә  бөтәрләнгән, кәефләре исә икесенең дә бик шәп, кулларында сумка ише әйбер дә бар. Игътибар белән  караса – сумкада буш шешәләр. Бер-берсенә мөкиббән бу икәү Газинурны абайламадылар да.

Газинур да аларның күзләренә чалынмас өчен агачлар артына яшеренеп калды.

Әлфинәнең каникулы тәмамлану алдыннан алар өйләнешә икән дигән хәбәр Газинурны аптырашта калдырды. Тик туй дигәннәре килеп чыкмады.

Кызыкай институттан Вәкилгә хат язган. “Тиз генә килеп җит”,  – дип. Үзенең авырга калганлыгын хәбәр иткән. Хәбәрне ишеткәч тә Вәкил шәһәргә Әлфинә янына барам дигән дә югалган – дөресрәге, Урта Азиягә үк чыгып качкан дип сөйләделәр.

Практикасы тәмамлану алдыннан Газинур Әлфинәнең әти-әнисе янына кереп,  шәһәрдәге апасының адресын алды.

Авылдашлары Газинурны бик җылы каршы алдылар, апасы Әлфинәнең үз-үзенә кул салырга җыенганын сөйләп бирде.  Тулай торактан апасы белән җизнәсе Әлфинәне үзләренә яшәргә алып кайткан, аборт  турында  кыз авыз ачу белән:   “Соңыннан балаң булмас, яшьсең,  гомер озын, үзеңнең парыңны – яраткан кешеңне табарсың әле”, – дип үгетләгәннәр.

Газинур бу очрашуга озак әзерләнде, ничек кенә булмасын, яраткан кешесен кызганды ул. Ничек ярдәм итәргә, ничек Әлфинәне тынычландырырга, аның йөрәгенә нинди “ачкыч” табарга? Әле техникумны тәмамларга берничә ай вакыт бар, аннары армия сафлары көтә, анысы ким дигәндә ике ел.

Әле дөньяга килмәгән сабый хакына, ул әтисез үсмәсен өчен бүгеннән Әлфинәсе белән законлы никахка керергә әзер Газинур.

Ишек ачып керү белән  Газинурны күреп, Әлфинә сүзсез калды, нәрсә эшләргә белмәде. Шулчак Газинур, кыю адым ясап, Әлфинәне кочып алды, кызыкай үксеп елап Газинурның куенына чумды.

“Мин ялгыштым, яшьлегем белән алдандым,  матур-ягымлы сүзләргә, аның игътибарына ышандым, мәңгегә үземне гафу итә алмыйм, синең алдыңда мең гаеплемен, мөмкин булса гафу ит мине”, – дип егеткә яшьле күзләре белән карады.

Сөйләшә-сөйләшә бераз тынычлангач, алар үзләренең яшьлек хисләренең ике яклап та сакланып калганын аңладылар һәм мәңге бергә булырга вәгъдә бирештеләр.

Озакламый Әлфинәнең үзенә ошаган кызы дөньяга килде, Газинурның куанычы эченә сыймады: “Кызыбыз синең яшьлегеңне хәтерләтә”, – дип сөенә-сөенә Әлфинәсен бәби табу йортыннан апаларына алып кайтты.

Әти-әнисе оныкларын куанышып кабул иттеләр, картайган көннәрендә теләп алган киленнәре, оныклары аларның гомерләрен озайтты.

Шау-гөр килеп, тату гаилә улларын, ирен, әтисен армиядән көтеп алдылар.

Еллар үтү белән Газинур, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлап, көньяк районнарның берсендә күп еллар совхоз директоры булып эшләде. Әлфинә дә укуын читтән торып уңышлы тәмамлады, ире эшләгән совхоздагы мәктәптә рус теленнән укытты. Кызлары Альбина  һәм уллары Әдил дә әти-әнисе юлыннан китеп, югары уку йортларын тәмамлап үз һөнәрләре буенча эшлиләр.

Сүнгән өметләрнең гөрләп яңаруы безне дә шатландырды, ак бәхетләр сезгә, Газинур һәм Әлфинә!

 

 

 

Равил ГАЛИМУЛЛИН  Өмет

Бәйле