Күчтәнәч / Төп яңалык

Элвин Грей Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә сумга чыгыш ясый?

Элвин Грей Яңа ел бәйрәмнәрендә ничә сумга чыгыш ясый?

Татар музыкаль аренасында да бәяләр бер урында гына тормый, һаман югарыга үрмәли. Озак та үтмәс, бүгенге көн феномены Элвин Грей дистә еллар сәхнә тоткан Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салаватны да кысырыклап чыгарыр төсле, дип яза Сәхнә журналы.

Кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, җырчының көндәлек «прайсы» 600 – 800 мең сум тирәсен тәшкил итә, ә яңа ел бәйрәмнәрендә 1 миллион сумга кадәр дә күтәрелергә мөмкин икән! Күптән түгел «Татнефть-Арена»ны гөрләткән җырчы егет махсус чакырылган чараларда 500 мең сумга чыгыш ясарга риза. Яңа ел бәйрәмнәре андыйларның санына керми, билгеле.

Сүз уңаеннан, биш ел элек Салаватның чыгышы 400 мең сум булган. Бу исә Радикның бәяләреннән 2,5 тапкыр кимрәк. Мондый бәйрәм чаралары оештыручылар фикеренчә, бүгенге көндә, Яңа ел алдыннан ике артистның да чыгышлары 1 миллион сумга кадәр бәяләнергә мөмкин.

Фото: Инстаграм

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!