«Иремнең сөяркәсенең чәченнән умырып тоттым да: “Бүтән күземә күренәсе булма!” – дип, этеп-төртеп озатып җибәрдем»

-- Алина

Яшь чакта бәхетле тормыш турында кайсыбыз гына хыялланмый икән?! Минем дә тизрәк кияүгә чыгып, матур балалар үстерәсем килде. Сөйгән ярым белән ун елдан артык очрашып йөргәч, гөрләтеп туй уздырдык. Миннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоелды, җирдә тәпиләп түгел, күктә очып йөргәндәй хис иттем үземне. Ир акыллы, кычкырып та сөйләшмәс иде. Иптәш кызларым минем бәхеттән көнләшүләрен яшермәделәр.

Ирем белән гомергә бергә булырга, биш бала алып кайтып үстерергә сүз куештык. Кызыбыз тугач, ирем Иршат бала тудыру йортына көн саен килде.“Исәнмесез, минем кадерлеләрем: бәгырь кисәгем һәм кызым! Мин сезгә үзем пешергән аш алып килдем, токмачын да үзем кистем”, – дип, әллә нинди матур сүзләр язган хатларын укыгач, палатадагы хатыннарның исләре китә иде. Сөенечне кешедән яшерәсе килми бит ул. Сүз ара сүз чыгып та, иремне мактый башласам, бергә бәбәйләгән хатыннар мине, хикәят тыңлаган кебек, тыңлап утыралар иде. Янымда шундый ир булганда мин бернәрсәдән дә курыкмый идем. Гел шулай, пар аккошлар кебек яшәрбез дә, икебез дә беркөнне үләрбез сыман тоела иде. Бервакыт шундый төш күрдем. Имеш, ирем бүләк иткән алкамның берсе югалган. Өйдән эзли-эзли урамга чыктым. Ул да түгел, туган нигеземнең капка төбендә басып торам, имеш. Юлның икенче ягында – Иршатым, ул миңа төбәлгән. Бер алкамның төшеп калуын сөйли-сөйли аның янына киләм икән. Ә ул, карап торды да, берни әйтмичә авыл башына таба китеп югалды. Мин кызымны күтәреп басып калдым.

Куркып, шабыр тиргә батып уяндым да, ярый әле төш кенә икән дип, икенче якка борылып яттым. Йокы качты. Ходайдан тигез гомер сорый башладым. Төшемне бер кешегә дә сөйләмәдем. Ләкин җанымны әллә нинди уйлар кимерде. Үлемнән курыккандай ялгыз калудан курка башладым. Хатын-кыз күңеле үтә дә сизгер бит ул. Ирнең үз-үзен тотышы үзгәрде. Соңга калып кайтса, каушап әллә ниләр алдый, аннан ялганы тотыла башлады. Башымны кисәргә бирсәм дә, Ирша-тымның миңа хыянәт итүенә мәңге ышанмас идем. Ялгышканмын икән… Таң атса, әллә нинди сәбәпләр табып, безгә хатын-кызлар Иршатны сорап чылтырата башладылар. Эчем тулы ут булса да, мин аларга акырмадым, тавыш чыгармадым, барысы белән дә сабыр гына сөйләштем. Ир сиздермәскә тырышып йөрде. Ә үзе миңа карап сөйләшә башласа күзләрен яшерә иде. Урамда таныш-белешләрнең артымнан нидер сөйләп пышылдап калулары бәгырьгә үткәч, ир белән ачыктан-ачык сөйләшергә карар кылдым. “Иршат, соңгы вакытта син әллә нишләдең, башка хатынны очраткансың икән, яшермә”, – дигәч, ул уттан курыккандай җыерылып килде, сөйләшүдән качты. Иремне ятларга бирмәскә тештырнагым белән тырышсам да, булдыра алмадым. Беркөнне таныш түгел хатын, эш бүлмәмнең ишегеннән башын тыгып: “Ләйсәния, чыгып керегез әле, сезнең белән сөйләшәсем бар”, – диде. Аптырап кына чыгуым булды: “Нишләп ирең белән аерылмыйсың? Без Иршат белән күптәннән бер-беребезне яратабыз. Мин аңа малай алып кайтып бирәм”, – дип, миңа һөҗүмгә күчте бу. Күз алларым караңгыланды, авып китмәсәм ярар иде дип, стенага тотынып тын алдым да: “Нәрсә сыгылып төштең көндәшең алдында? Бирешмә, Ләйсәния!” – дип, үземне кулга алдым. Һәм әлеге оятсыз хатынның күзләренә шундый итеп карадым! Аңа җавап кайтарырга телемне жәлләдем. Ә ул агуын чәчте генә. Түзеп бераз тыңлап торганнан соң, мин аны чәченнән умырып тоттым да: “Бүтән күземә күренәсе булма!” – дип, этеп-төртеп озатып җибәрдем. Бүлмәмә кергәч гарьлегемнән өстәлгә ятып туйганчы еладым.

Ир кич эштән кайтты да, киемнәрен сумкасына тутырды. Теге хатыны өй телефонына минут саен чылтыратып торды. “Җибәрмим мин сине, баланы ятим калдырма!” – дип ишеккә аркылы бастым. Күзе-башы тонган ирне туктату мөмкинме соң?! “Иршат, чыгып киткәнче кире кайтасыңны ныклап уйла!” – дип ялварсам да, тыңламады. Китте. Аның артыннан бусагага ятып еладым. Кызымның ятим калуына ачынып, әтисен сораса ни әйтермен дип, баламны, үземне жәлләп, канлы яшь түктем. Теге вакытта төшемдә сыңар алкам югалуы менә нәрсәгә булган икән бит…

Баланы ялгыз үстерүләре җиңел түгел, моны ялгыз аналар гына аңлый. Иршат, безнең торыр урыныбыз юк дип, кашык-савыттан алып, фатирга кадәр бүлдерде. Ә шул матавыклардан соң ярты ел үткәч, безнең янга кире кайтырга талпынды. Йөрәк ярам бик яңа иде әле, гафу итә алмадым. Кызым үсә барган саен әтисен ешрак искә төшерде. Мин: “Кызым-бәгърем, безнең әтиебез акча эшләү өчен бик еракка китте”, – дип, әллә нинди әкиятләр уйлап чыгарып, аңа төн буе сөйләп ята идем.

Икебез дә бер бистәдә яшәгәнгә күрә, Иршат белән кайчакларда урамда күзгә-күз очрашырга туры килә иде. Беркөнне кызымны ияртеп кайтып килгәндә ул безгә икенче хатыны белән очрады. Мин әтисен чит кеше белән күрмәсен дип, кызның игътибарын читкә юнәлтмәкче идем, ләкин Лилиябез әтисен әллә кайдан танып алды да: “Әти, әти!” –дип, аның каршысына йөгерде. Һәм кулларын әтисенә сузган килеш басып калды, Иршат аңа карап та тормады. Өч яшьлек Лилиямне тизрәк кочаклап алдым да: “Балакаем, синең әтиең түгел ул, аңа охшаган абый гына”, – дип, күтәреп чаптым. Иршатка күңелдән: “Менә бу кыланмышың өчен мәңге кичермәячәкмен мин сине”, – дип, еламаска тырышып, тешләремне кыстым.

Мин еламаска өйрәнгән идем инде. Башымда тормышны ничек тартырга дигән уй гына иде. Хезмәт хакым аз, көн күрергә җиткерергә кирәк. Мескен күренмим дип, ирне дә алиментка бирмәгән идем. Анысы бер хәл. Ирсез хатын кыңгыраулы була диләр. Ягъни, чит ир белән сөйләшеп торсаң, барысы да күрә, чәйни, күпертә, “кыңгырау” бөтен дөньяга шалтырый. Нахак сүзләргә дә түзәргә өйрәндем. Ирсез калганда миңа бары егерме сигез яшь иде. Сөеп-сөелеп кенә яшәр чак иде дә, булмады шул. Күңелем белән барыбер могҗиза көттем.

Ирем Иршат теге хатыны белән озак яши алмады. Аерылгач, гафу сорап, тагын минем янга килде. Бәгърем шулкадәр каткан икән – кичерә алмадым. Туганнар, дуслар: “Балагыз хакына кичер, тормышыгызны яңадан башлап карагыз. Кем ялгышмый. Дүрт аяклы ат та абына бит”, – дип үгетләп тә карадылар. Иршат белән кабат бер түшәктә ятуны күз алдына да китерә алмадым. Кызымның әтисе белән аралашуына каршы төшмәдем. Лилиям әтисе хакында гел сорашып торды. Мин аңа бер вакытта да Иршат һәм аның әти-әнисе хакында яман сүз сөйләмәдем.

Унбиш елдан артык ялгыз яшәгәннән соң хатыны үлгән иргә кияүгә чыгарга карар кылдым. Бу хакта кызыма әйткәч, утырып елады да, бер сүз әйтмәде. Шулкадәр туйган идем сыңар канат кагып яшәүдән. Кеше арасында парлап, ирне култыклап йөрисе, аның игътибарын, яратуын тоеп яшисе килү теләге көчле булгандыр инде – кызымны иярттем дә, аны-моны уйламыйча, ир артыннан чит җирләргә китеп бардым. Икенче ирнең ямау гына икәнен соңрак кына аңладым шул. Яңа ирем Камилгә хатын түгел, ә ашарга әзерләүче, ике баласын караучы гына кирәк булган икән. Алтын таулары вәгъдә итсә дә, аның белән бәхеткә тиенеп, сөеп-сөелеп яшәү насыйп итмәде. Эш-эш дип көне-төне чабуына да түзәр идем, ләкин арага тагын хыянәт керде. Беренче хатыны исән чагында да сөяркәсе булган икән аның. Мин килгәч тә тормышы шулай барыр дип уйлагандыр инде. Сөяркәсе миңа янап чылтыратмаган булса, кеше сүзенә ышанмас та идем бәлки. Ике ут арасында калып, нишләргә дә белмәдем. Камилнең балалары да миңа ияләшкәннәр, бигрәкләр дә кечесе: “Әни!” – дип кенә тора иде. Йөрсә йөрер инде дип, балалар хакына түзәргә тырыштым. Аннан кияүдән кайтып-китеп йөрергә кешедән дә оят бит әле… Тик, төшемдә кабат бер алкамның югалуын күргәч, аңладым – тагын булмый икән.

Бер елдан артык вакыт узгач Камилнең сөяркәсе: “Бу – Камилнең кызы!” – дип, төенчек кадәр генә бала күтәреп безнең өйгә килеп кергәч, сабыр канатларым сынды. Кызымны җитәкләдем дә, чыгып киттем. Шулай итеп, чит шәһәрдә, бер тиен акчасыз урамда торып калдык. Чарасызлыктан гаҗизләнеп калганда Иршат чылтыратты. Хәлебезне сөйләп бирдем. Ул да безнең арттан шушы шәһәргә килеп эшли башлаган иде. Ярдәм итте, торырга урын тапты, акча бирде.

Ул көннәрдән соң шактый вакыт үтте инде. Иршатның да, минем дә әти-әниләребез бакыйлыкка күчте. Кайгылар безне берләштерде. Иң авыр чакларымда миңа ярдәм кулын ул сузды. Шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып яшәргә өйрәндек. Безнең сөйләшеп, дуслашып йөрүебезне күргән кешеләр: “Нигә бергә генә булмыйсыз соң? Шундый матур пар бит сез!” – дисәләр дә, йөрәгемдә Иршат кабызган учак сүнгән иде инде, аның яшьлектәге хыянәтен күңелем кичерсә дә, акылым кичермәде. Мин сыңар алкаларым белән һаман ялгыз. Иршат өченче тапкыр бәхетен сынамакчы булып, башка хатын белән тормыш корып җибәрде. Сәламәт булып, бәхетле генә яшәсен берүк. Ул миңа хәзер якын туганым кебек. Кызыбызның инде үз тормышы. Ул әле беркөнне: “Рәхмәт, әни! Әти белән безнең араны өзмичә саклаганың, гафу итә белгәнең, акыллы булып калганың өчен”, – дигәч, күңелем тулды. Аерылышкан ир белән хатынның бер-берсен дошман күреп, балаларын әтиләренә яки әниләренә каршы котыртып яшәгән кешеләрне аңламыйм мин. Алай ярамый, бу дөньяда без кунак кына бит.

 

 

 

 

Татарстан яшьләре

Бәйле