ТНВда «Кайнар хит» алып баручысы Ләйсән Гарифуллина «догалар укып» кемне көтүен сөйли

-- Лэйсирэ

«Болгар радиосы» ди-джее, ТНВ каналында «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Ләйсән Гарифуллина менә инде ике ай радио дулкыннарында ишетелми. Радио тыңлаучылар Ләйсәннең кая югалуы турында кызыксынып, аны юксынып, безгә күп төрле сораулар яудыра башлады. Күпләр Ләйсәннең өченче тапкыр әни булырга җыенуын белмидер дә әле. Бу хакта тыңлаучыларга ул үзе сөйләргә булды.

“Барлык планлаштырган, эшлисе эшләремне башкарып, барасы җирләремә бардым. Хәзер инде сөйләсәм, уртаклашсам да була”, — дип башлады сүзен Ләйсән.

“Минем эшчәнлегем белән кызыксынып, читтән генә тормышымны күзәтеп баручылар һәрдаим «Нишләп радиода ишетелмисез?», «Кая югалдыгыз?», «Сагындым тавышыгызны…Сез кая?» һәм башка төрле сораулар бирә. Гадәттә, берни дә яшерми идем. Гаиләдә, эштә булган вакыйгалар, хис-тойгылар, күңел халәте, кичерешләр социаль челтәрләрдә постларда чагыла иде. Тик бу юлы үземне яшерәсем килде. Үземә кечкенә бер сер калдырасым килде, чөнки сөенечем артык зур. Күз тиюдән, нидер барып чыкмас дигәнрәк уйлардан куркып йөргәннән туды ул хис.

Хәер, хәзер дә барысын да ачып саласы килми. Тик халык алдында йөргәч, һәммәсе кызыксына, барысының да беләсе килә… Шуңа күрә әйтсәм, әйтим инде: әйе, без дә бәби көтәбез! Алла боерса, озак калмады. Ике балам да бик көтә, ирем дулкынлана, дусларым сөенэ. Ә мин исә бу рәхәт чорның барлык матур мизгелләрен күңелемдә уеп калдырырга тырышам. Яшьрәк чакта бала көткән мизгелләр алай ук кадерле түгел икән әле ул. Менә хәзергесе тәмлерәк, татлырак һәм шул ук вакытта тагын да зарыгып көткәнрәк. Кыскасы, моны сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Һәм кирәкмидер дә… Бары бар күңелең аша кичерергә, сөенергә һәм догалар укып көтәргә, Алла боерса. Өченчесе, төпчеге, тәмлесе, татлысы”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ләйсән Гарифуллина.

Билгеле булганча, Ләйсәннең мәктәптә укучы 12 яшьлек кызы белән 10 яшьлек улы бар. Ә өченче баласының кем булуын ул әлегә сер итеп калдырды. Ләйсәнгә һәм гаиләсенә сәламәтлек, сабыен исән-имин алып кайтуын телибез.

Бәйле