Эльвира Ибраһимова (Мутавалова) истәлегенә багышланган бәйгенең шартлары билгеле

-- Лэйсирэ

“Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хезмәткәре булган Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап Актаныш районы үзәгендә шигырь бәйгесе оештырыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйгенең максаты — нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау һәм шулай ук Актаныш төбәгендә яшәп һәм иҗат итеп, үзеннән эз калдырып киткән шәхес — Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисен тәрбияләү.

“Моң кайтавазы” нәфис сүз бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
2. 1- 4 сыйныф укучылары;
3. 5 — 8 сыйныф укучылары;
4. 9 – 11 сыйныф укучылары;
5. 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз);

2. Татар телендә башка әсәрләрне башкару;

3. Видеоязма (видеоязма Актаныш төбәгеннән ераграк урнашкан районнар өчен. Язмаларыгызны [email protected] электрон адресына җибәрү сорала).

Бәйгене оештыручылар: Резедә Храмова — “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмә әгъзасы; Руслан Усманов – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе, “Актаныш таңнары” газетасы мөхәррире; Алмазия Мәрданова — “Яшьлек” мәдәни үзәге директоры; Гаязова Нурдидә — Г.Баруди исемендәге 4 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк. Гариза 15 гыйнварга кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (927) 477-78-16. E-mail: [email protected]

tatar-inform

Фото: архив

Бәйле