Татарстанда −44 градус булган

-- Лэйсирэ

Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте.

“Республикага киләсе атнада Карский диңгезеннән арктик һава агымы бәреп керүе мөмкин. Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә. Салкыннар үтеп китәчәк һәм Яңа елда җылытачак”, — диде ул.

Эксперт мәгълүматлары нигезендә, Татарстанда иң салкын кыш итеп, 1978 ел теркәлгән. 31 декабрьдә −44 градус булган.

1994 елның соңгы көне, киресенчә, аномаль җылы булып истә калган. Температура 4 градус күзәтелгән.

“1 гыйнварда Казанда 31 декабрьгә караганда салкынрак була. Уртача тәүлеклек һава температурасы 6,5 градусны тәшкил итә.

Быел Яңа ел төнендә һава температурасы нормага якын булачак. Соңгы 30 елда 1 гыйнварда уртача тәүлеклек һава температурасы 8,6 градус була”, — диде “Татар-информ” әңгәмәдәше.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле