«Килен безне артыбызга утыртты- ирен һәм ике баласын ташлап чыгып китте»

-- Алина

Киленебез Рәмзиянең авылыбызга читтән килеп эшләүче бригадир белән йөрүен ишеткәндә аларның эшләре бик тирәнгә киткән иде инде. Барысын да белүебез турында әйткәч, Рәмзия үкенер, тәүбәгә килер, кичерү сорар дип уйлаган идек. Ләкин кая ул! “Бөтенесен дә беләсез икән, бик әйбәт. Юкса боларга ничек сөйлим икән дип баш ваткан идем”, – дип, килен безне артыбызга утыртты һәм бер иске чемоданга киемнәрен тутырды да, шул арада килеп җиткән теге бригадир машинасына чыгып та утырды.

Аяз көнне яшен сукты дип шундый очракта әйтәләрдер, күрәсең. Киленемнең шушы кыланышларын күреп, баскан урынымда каттым да калдым. Аңыма килеп: “Ә минем улым? Ә балалар ни эшләргә тиеш хәзер?” – дип кабатлый-кабатлый ишегалдына йөгереп чыксам, хыянәтчеләр утырган машинаның күптән эзе суынган иде.

Эштән соң гына кайткан улым Русланга Рәмзиянең безне шушылай мыскыл итеп китеп баруын ничекләр итеп аңлатырга да белми хәйраннар булдым. Ышанмады улым, кат-кат сорады. “Ничек шулай итеп китә алсын инде ул, әни? Юкны сөйләмә!” – дип өзгәләнде һәм төнгә каршы Рәмзиясен эзләргә чыгып китте. Таң атканда гына алҗып кайтып егылды балам. “Әни, чыннан да, киттемени? Ничек шулай эшли алды соң ул?” – дип елады. Яраткан хатыны ташлап китәр дип, ул, мөгаен, башына да китермәгәндер.

Һәрвакыт яхшы ир, әйбәт әти булырга тырышкан, кулыннан эш килгән, тәртипсезләнеп йөрмәгән улым Руслан, ышанычын аяк астына салып таптаган хатынын уйлап, эченнән генә сызды. Боларны мин аермачык сиздем һәм кулыннан эше төшкән баламны кызганып, үзем дә кибә башладым.

Килен безне – кайнанасы белән ирен генә түгел, биш һәм алты яшьлек ике баласын – кызларын да ташлап китте. Теге иргә мәхәббәте галәмәт көчле булгандыр, күрәсең. Юкса, тилмереп тапкан газиз сабыйларын билгесезлеккә атып китмәс иде.

Балалар әниләрен сорап елаганда, төннәрен саташып елап уянганда, салкын тидереп авырып ятканда яннарында улым белән икебез сакта тордык. Аларга юкка чыккан ана назын бирергә тырыштык. Улым урамга чыгарга да кыенсына иде. Берәрсе йөзенә бәреп: “Хатының качтымы, уҗым бозавы?” – дип әйтер дип оялды ул. Эченнән бик гарьләнде, мескенем.

Әкренләп бөтенесе дә җайлашты. Балалар тынычланды, әниләрен сорамый башладылар. Руслан да эшенә чыкты.

Килен Рәмзия турында да тегеннән-моннан хәбәрләр килә торды. Ул күрше авылда теге ирнең йортында яши башлаган. Бездә эш юк дигән сылтау белән өйдә яткан хатын анда фермага сыерлар саварга урнашкан. Гаиләләрендә иреннән тыш аның ата-анасы, кияүгә чыкмаган ике сеңлесе дә бар икән. Һәм бу гаилә бик еш кына ызгыша, кайчакларда эш сугышуга кадәр үк барып җитеп, ярдәмгә күрше-тирә дә кергәли, имеш.

Бу хакта ишеткәч, куанып та куйдым (хатын-кызда барыбер мәкер бар бит инде). Әйдә, яшә шунда. Синең кебек оятсызларга нәкъ менә шундый гаилә кирәк тә иде инде дип тантана итте күңелем. Сагынырсың әле рәхәттә яшәгән чакларыңны!

Килен үзенең ни кылганнарын аңлагандыр. Начар, тавышлы гаиләгә эләксә дә, тешен кысып түзде, кайтып, елап, ялынып йөрмәде. Аны ничек җәберләүләрен, төрлесе төрле әшәке сүзләр белән мыскыл итүләрен гел ишетеп тордык. Берсендә ире Рәмзияне кыйнаганын ишеткәч, Руслан түзмәде, ашыга-кабалана киенергә тотынды. Минем: “Кая җыендың болай?” – дигән соравыма каршы ул: “Рәмзия янына. Күпме яшәргә була тилмереп, кыйналып? Барам да, иренең танавын җимерәм хәзер!” – дип әтәчләнергә тотынды. “Юк, улым, бармыйсың! – дип, аның юлына аркылы бастым. – Бармыйсың! Бу – аның үзе сайлап алган язмышы, үзе барасы юлы. Сине, балаларны ташлап киткәндә болар газап чигәрләр дип уйлап карадымы ул? Хәзер аның яңа ире бар. Тели икән кыйный, тели икән ярата. Сиңа анда берни калмаган!”

Руслан бусагага утырды да, башын аска иеп, тынып калды. Бу хәлдән аны балалар коткарды. «Әти, елама, без сине бик яратабыз», – дип берсе – бер яктан, «Без сиңа яңа әни алып кайтырбыз», – дип, икенчесе икенче яктан әтиләрен кочаклап алдылар. Аларның шушы сүзләреннән соң Руслан белән бер-беребезгә карап елмаештык.

…Ул көн үткәнгә ике ел узды. Улым белән балалар, чынлап та, йортка икенче әни алып кайттылар. Ире вафатыннан соң ялгызы калган Нурсөя безнең тормышны җанландырды, күңелебезгә өмет салды. Балалар да аны бик яраттылар. Руслан да куанычыннан кояштай балкыды.

Ә элеккеге киленебез Рәмзия курчактай хатыннан төсе качкан бер шәүләгә әйләнде. Кире кайтыр юллары калмаганлыктан, үзен һәрдаим кыерсытып торучы бәндәләргә түзеп, бүген дә шул бригадир хатыны булып яшәп ятышы.

 

 

 

Әлфирә ХӘСӘНОВА. Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий