Гемоглобинны дарусыз гына ничек күтәрергә? [киңәш]

-- Алина

Анемия булганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки гемоглобин төшүнең җитди сәбәпләре булырга мөмкин.

Зыянсыз чара буларак мондый киңәшләр бирә алабыз. Кызыл чөгендер һәм кишернең согын сыгарга. Тигез микъдарда алынган сокны кара төстәге пыяла савытка салып, 3 сәгатькә артык кызу булмаган духовкага куярга. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы кабарга.

Баллы гөлҗимеш төнәтмәсе бер атна эчендә гемоглобинны күтәрергә ярдәм итә. 1,5 аш кашыгы киптерелгән гөлҗимешне вакларга. Термоска салып, өстенә 1 стакан кайнар су агызырга. Төне буе тотарга, иртән 1 чәй кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы лимон согы өстәп, иртәнге ашка кадәр эчәргә.

 

 

 

 

Ирек мәйданы

Бәйле