Киләсе елдан бик күп нәрсәләргә бәяләр күтәреләчәге турында инде ишеткәнсездер… Чыгымнарыгызны дөрес чамалар өчен бәяләрнең ничек артасын белеп торыгыз.Фаразлары буенча, бензин, тәмәке, шәраб һәм автомобильләрнең бәясе артачак. Бу турыда «Известия» сайты яза.

Ягулык һәм тәмәке 4,6 процентка, алкоголь — 0,9 процентка, автомобильләр 0,2 процентка арта. Инфляция исә дүрттән 5–5,5 процентка кадәр җитәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Экспертлар фикеренчә, бензин бәясе арту товарларны транспортлауга чыгымнарны арттыра. Бу факт барлык җитештерүчеләргә дә кагылачак. Шулай итеп киләсе елга көнкүреш техникасы, электроника, аяк-киемнәре, өс киемнәре һәм транспортта хезмәт күрсәтү бәясе дә арта.

Социаль әһәмияткә ия булган товарлар өчен өстәмә бәягә салым (НДС) 10 процент һәм ул артмый. Бу төркемгә дарулар, яшелчәләр, ярмалар, ит һәм балалар өчен ризыклар керә.

 

 

 

 

Бәйле