«Ирем мораль яктан изеп, мыскыл итеп яшәде. Әгәр белгән булсам, яңадан кияүгә чыкмас идем»

-- Алина

Моннан берничә ел элек Башкортстанга кунакка баргач, туганнарымның күршеләре белән таныштым. 60 яшьләр тирәсендәге Люция апа – бик матур, ягымлы ханым. Яшь кызларга тиң төз гәүдәле, матур бөдрә чәчле… Ә күзләре… Күзләреннән карашыңны алып булмый. Алар сихри көрән төстә, тик бик моңсу күзләр. Бер күрүдә ошады Люция апа миңа. Туганнарым эшкә киткәч, берүземә күңелсез булмасын өчен, минем яныма керде ул. Чәй өстәле янында рәхәтләнеп сөйләштек. Чыгып киткәндә ул миңа: “Беләсеңме, Зилә, син минем яшь чагыма охшагансың. Кыяфәткә дип әйтүем инде. Тик, акыллым, киләчәк язмышың гына минекенә охшый күрмәсен”, – диде. Ә мин шактый вакыт аның шул сүзләрен уйлап йөрдем.

Икенче көнне ул тагын минем янга керде. Тик нишләптер моңсу, кәефсез иде. “Люция апа, әллә авырыйсызмы? Сезгә ни булды?” – дип сорадым. “Төне буена йоклый алмадым, бөтен язмышым күз алдымнан үтте. Моңа кадәр беркемгә дә сөйләмәгән язмышымны сиңа сөйләргә булдым. Бәлки нәкъ менә сине үземә охшатканым өчендер. Әгәр каршы килмәсәң, сиңа сөйләп бушаныйм әле”…

Ул чишмә челтерәгәндәй тавышы белән сөйли башлады:

– Адәм баласы җир йөзенә сыналыр өчен туа. Тик кайберәүләрне – күбрәк, башкаларын азрак сыный Ходай. Шуна да “яраткан бәндәмне сынармын” дигәндер ул. Мин, күрәсең, яратканыдыр инде. Хатын-кызның бәхете ирдә диләр бит. Менә шул бәхетем булмады минем. Аллага шөкер, ана һәм дәү әни бәхетен татыдым. Тик гомерем буе хатын-кыз буларак бәхетсез булдым. Беренче ирем белән бик тиз аерылыштык. Балабызга нибары дүрт ай иде. Ул вакытта үзем турында онытып, бары бала өчен генә яшәдем. Улым бик акыллы булып үсте. Баштарак бүтән мәңге кияүгә чыкмыйм дип уйлый идем. Вакыт дәвалый диләр – минем яралы йөрәгем дә бераз төзәлде. Янәшәмдә чын ир булуын, улымның да әтиле булуын теләдем. Өч елдан янә кияүгә чыктым. Башта барысы да әйбәт кебек тоелды. Баланы да ярата, үз итә иде кебек. Тик бу бәхет озакка бармады. Уртак балабыз тугач, ирем үзгәрде дә куйды. Юк, дөрес түгел, кеше үзгәрмидер инде ул. Күрәсең, ул бүтән төрле, ягъни яхшы булып күренергә теләп бик каты тырышкан, ә соңыннан туйды һәм үзенең чын йөзен күрсәтә башлады. Без һәр көн талаштык. Көн дә бер үк сүз, бер үк тема. “Ни өчен син аңа кияүгә чыктың?” Шул сорау белән беренче иремне көн дә искә алды ул. Бер үк шәһәрдә яшәгәч, сирәк булса да очраттык үзен. Аның машинасына охшаган машина күрсә дә гел искә төшерде. Баштарак уен-көлкегә бордым, ә аннан соң туйдым. Ул сөйләшүләрдән, төрттерүләрдән гарык идем. “Миңа өйләнгәндә аек акылда идең бит, ни өчен өйләндең соң?” – дип сорый идем. Ул мине ишетми иде. Монысына гына түзәр идем – улымны кыерсытулары йөрәккә тиде. Юкка да бәйләнә иде. Югыйсә, ул да бала бит. Хәзер инде мин аңлыйм: кеше баласын кеше яратмый, бу – мөмкин эш түгел. Ир-атларнын күбесе үз балаларын да өнәп бетерми, кая инде сиңа ияреп килгән чит кеше баласын ярату! Телевизордан кино караганда туй күрсәтсәләр, ирем: “Менә нормаль кешеләрнең туйлары бер генә була, ә синеке…” – ди. Шундый сүзләрне мин инде менә 35 ел тыңлап яшим. Гомерем буе үземне китек кеше итеп тойдым. Яшь чакта бер иптәш кызым: “Люция, нишлисең инде, син бит кулланылган товар кебек, бер аерылып икенче тапкырга кияүгә чыккан кеше турында шулай әйтәләр”, – диде. Ирем дә моны гел искә төшереп торды һәм әле һаман да әйткәли. Миңа, сусаган гөлгә су җитмәгән кебек, мәхәббәт, ярату хисләре җитмәде. Дөрес, ул мине матди яктан кыерсытмады, беркайчан кул да күтәрмәде. Тик мораль яктан изеп, мыскыл итеп яшәде. Янәсе, онытма үзеңнең башлангыч тормышыңны. Матур сүз, игътибар миңа беркайчан да булмады. Их, Зилә, әгәр белгән булсам, яңадан кияүгә чыгар идемме соң?! Гомерем буе ялгыз яшәсәм дә, түзәр идем. Ирле хатын булсам да, мин ирсез яшәдем. Аллага шөкер, балаларым бик акыллы. Зур улым гаиләсе белән Уфада яши, ул табиб. Балаларның бөтенесен дә бертигез яратасың, тик шулай да гомерем буе олысына мәхәббәтемнең иң зур өлешен бирергә тырыштым. Ана һәм ата мәхәббәтен дә мин бирдем. Ул бик акыллы, игътибарлы, сизгер булып үсте. Хәзер дә иртә-кич чылтыратып, хәлемне белеп тора, вакыты булган саен кайта. Инде алга таба да шундый булып калсын иде. Менә шундый гади генә язмышлы кеше мин, Зилә…

Мин шактый вакыт ул апаны уйлап йөрдем. Гади генә булмаган инде аның язмышы. Бер сүз җитә кеше күңелен яраларга һәм дәваларга. Люция апаның ире гомер буена аны яралап, кыерсытылган йөрәгенә тоз салып яшәгән. Әле дә ярый, Ходай Тәгалә аңа түземлекне күп биргән.

Кеше баласын кеше яратмый дигән иде Люция апа. Моның белән килешеп бетмәс идем. Яратучы ирләр бар. Бер туганым өч тапкыр кияүгә чыкты. Өченчегә үзеннән яшьрәк, әле яңа гына армиядән кайткан 20 яшьлек егеткә кияүгә чыкты ул. Озак еллар балалары булмады. Беренче ирләреннән дә тапмаган иде. Балалар йортыннан бер-бер артлы ике бала алдылар. Менә шул ирнең ул балаларны яратуын күрсәгез! Эштән кайтып, ирләр тизрәк ашарга даулый башлый, ә ул арып-талып кайтса да, иң элек балаларын кочаклый, үбә, аларның көнне ничек үткәрүләрен сораша. Искиткеч күренеш ул!

Тормышта төрле хәлләр була шул. Берәүләр исерек ир белән җәфа чигә, икенчеләре кыйналып яши, өченчеләре бер җылы сүзгә мохтаҗ булып гомер кичерә. Язылган язмыш шулдыр инде.

 

 

 

 

Зилә ӘХМӘТНӘБИЕВА  Татарстан яшьләре

Бәйле