…Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да.
Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Юк кына эшне дә сәбәп итеп яныма кереп җитә иде. Башта дуслар гына булырбыз дип уйладым. Тик мин уйлаганча килеп чыкмады, дуслык дигәнебез ике араны тоташтырды да куйды. Үземнең дә холкым йомшак, бәлки шуңа күрә кушылып яшәүгә каршы килә алмаганмындыр дип уйлыйм. Югыйсә, очрашып йөргән вакытта ике баласы барын да белдем, “ярыйсы” гына үткен икәнлеген дә ачыкладым.
Тик… Кушылып, бергә яши башлагач, күпме теләсәм дә, уртак балабыз булмады. Ике тапкыр авырга узган иде, икесе дә “төште”. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки миңа гына шулай алдагандыр дип куям. Чөнки, ике баласы булгач, аңа өченчесе кирәкмәгәндер дә. Көн артыннан көн, ел артыннан ел дигәндәй, яши-яши балаларны да аякка бастырдык. Машина йөртү курсларында укытып, хатын дигәнемә машина да алып бирдем. Ә аңа һаман нидер җитмәде. Күпме генә алып кайтып бирсәң дә, акчаны да азсынды. Бер дә юкка көн дә тавыш чыгара иде. Безнең тормышны күреп, күрше -тирә дә аның бу кыланышларына шакката иде. Кыскасы, мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты. Әлбәттә, мондый төссез, соры тормыш мине туйдыра башлады. Алга таба тормышка карашымны үзгәртеп, бераз үземчә яшәргә уйладым. Болай яшәү хатынга ошамады. Өйдә тавыш көчәйде генә.
Иң соңгысы – кредит мәсьәләсендә чыкты тавышның. Хатын зур күләмдә кредит алырга үгетли башлады. Имеш, шәһәрдән читтә йорт алабыз. Әле машина кредиты да минем өстә, ул да түләнеп бетмәгән. Мин ризалашмадым. “Кирәк икән, акчаны үз исемеңә ал”, – дидем. Әлеге сүз ярамады, өйдә янә кара тавыш купты. Мин инде аның ызгышуларыннан күптән гарык идем. Бу юлы: “Яратып өйләнгән хатыным түгел, артымнан “әти” дип елап калырлык балам юк”, – дип уйладым да, теләсә нишлә дип, чыгып киттем. Шул китүдән кире кайтмадым. Башта туганнарда яшәдем, аннан фатирга чыктым. Хәзер, үткәннәрне уйлыйм да, үкенеп тә куям. Чөнки инде яшьлек артта калды, ә минем ныклы үз тормышым, “әти” дип эндәшерлек балаларым да юк. Бүгенге көндә ялгыз яшәп ятам. Бер абынгач, икенче юлы аяк астыңа карап йөрисең икән ул. Очрашып йөрергә хатын-кызлар бар,ә кавышып, кабат үз тормышымны корып яшәргә инде куркыта.
Татарстан яшьләре