Иске Кандра авылында фаҗига: ике кечкенә бала тереләй янып үлә

-- Лэйсирэ

Башкортстанның Туймазы районында ике кечкенә кыз бала янып үлгән. Янгын бүген иртән республиканың Туймазы районы Иске Кандра авылында зур булмаган йортта чыккан.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике һәм дүрт яшьлек ике кызның мәетен табып алганнар.

Урында полицейскийлар, янгын лабораториясе хезмәткәрләре һәм табиблар эшли.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип яза tatar-inform.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле