Үзйөрешле мич һәм пингвиннар: Сабада «теттереп» Яңа ел каршы алалар [күңелле видео]

-- Лэйсирэ

Саба районындагы Яңа ел парады социаль челтәрләрнең хитына әверелде. Бу райондагы Урман хуҗалыгы бистәсендә оештырылган үзенчәлекле бәйрәм алды чарасында төрле оешма вәкилләре катнашкан. Инстаграмда пәйда булган видеокадрлар яшен тизлегендә интернет буенча таралды.

Парадта катнашучылар бер-берсеннән киемнәре белән аерылып торырга булган: кемдер узган ел символы булган чебешләр булып, кемдер пингвин, аю, кемдер үзйөрешле мич өстенә атланып, ә кемдер хәтта сыер костюмы ясап киенгән. Парад ахырын Кыш бабайлар колоннасы тәмамлый.

Бәйле