Материалны Гүзәл Гыйбадуллина әзерләде //Тatar today//
Бу киңәшләр сезгә җиләк-җимешләрне дөрес сайларга, бәйрәмнәр узгач та аларны озак сакларга ярдәм итәчәк. Сүзебез ананас, әфлисун, алма, виноград һәм анар хакында
Ананас
- Пешкән ананас овал формасында, төбе коры, сабаклары куе һәм 10-12 см озынлыкта була. Бу җимешнең яшел төстәгесе, аның өлгермәгәнлеге, ә көрән төстәсе, аның бозылуы хакында сөйли. Шуңа күрә, сары-көрән төстәге ананас сайлагыз.
- Тышына басып карагач, эз кала һәм яңадан урынына кайтмый икән, димәк җимеш бозыла башлаган, әгәр ананас кокостан да каты икән, ул әле өлгермәгән. Тышы каты һәм сыгылмалы ананас эзләгез.
- Ананасның авырлыгына игътибар итегез. Ул уртача 1-2 кг булырга тиеш. Җимешне кулга алгач, авырлыгы сизелмәсә, ул корый башлаган була.
- Ананас сайлаганда, аңа шакып карагыз. Тонык тавыш йомшаклыгын һәм сусыллыгын, ә яңгыравыклы тавыш, киресенчә, искерә башлавын белгертә.
- Иснәп карагыз. Яхшы ананастан татлы хуш ис килә.
- Шуны истә тотыгыз, ананаслар кискәннән соң өлгерми. Шуңа күрә җитешкән җимешен сайлагыз.
- Ананасны кәгазь пакетка төреп, суыткычта саклагыз. Болай иткән очракта, 1 атна тотарга була. Ә саклау вакытын арттырасыгыз килсә, аның йомшагын турап, туңдыргычка куегыз. Бу вакытта саклау вакыты 2-3 айга кадәр җитәргә мөмкин.
Әфлисун
- Сатыла торган партиянең кайчангы уңыш булуын ачыкларга тырышыгыз. Иң яхшы уңыш декабрь-гыйнварныкы.
- Фреш һәм соклар өчен Мисырдан кайтартылган әфлисун туры килә. Ашау өчен иң татлысы булып испан һәм американыкын алыгыз.
- Әфлисун кабыгына игътибар итегез. Ул бер төстә генә булырга тиеш. Көрән яки яшел таплар булуы, җимешнең бозыла башлавын искәртә.
- Җимешнең йомшак, чери башлаган урыннарын билгеләү өчен бераз басып карагыз.
- Артык эре булмаган, әмма авыр әфлисун сайлагыз. Чөнки җитешкәнлек билгесе төс түгел, ә авырлык.
- Иснәп карарга да онытмагыз. Әгәр исе бөтенләй юк икән, бу җимешнең җитешмәве яки химик матдәләр белән эшкәртелгәнен билгели.
- Әфлисунне суыткычта яки базда саклагыз!
Алма
- Таплары һәм корт эзләре булмаган алма эзләгез.
- Аның тышы каты яки аз гына йомшак булырга тиеш (бик йомшак алмалар артык җитешкән була һәм тәмен югалта).
- Яхша алманың кабыгы бер төстә генә булмаска мөмкин, әмма табигый тышлысын карагыз.
- Алманың урта зурлыктагысын сайлагыз! Артык зур җимеш – үстерү өчен махсус матдәләр куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин.
- Алма тышы юеш яки майлы булып тора икән, андыйны алмагыз. Мондый алмалар махсус препаратлар белән эшкәртелгән була. Бу җимешләрне ашау организмга зыян салырга мөмкин.
- Алманы юмыйча, сөртмичә пакеттагы килеш суыткычта саклагыз.
Виноград
- Әгәр җимешләр йомшак һәм тышы салынырга тора икән, димәк алар суыкта озак торган. Виноград бөтен, ә тәлгәшләре сыгылмалы булсын.
- Озак салкында торса да, бу җимешләрнең кара төстәге сортлары үзең тәмен һәм файдалы үзлекләрен озак саклый. Шундыйларга өстенлек бирегез.
- Виноград тәлгәшен селкеп карагыз. Алар артык коелмаска тиеш. Тышы тыгыз, каты булган җимешләрне сайлагыз.
- Кара таплары булган виноградларны алырга курыкмагыз. Бу бары тик аларның өлгергән һәм химик матдәләрсез булуын дәлилли.
- Сабагына игътибар итегез. Ул яшел төстә һәм корымаган булсын. Мондый җимешләр генә файдалы үзлекләрен саклый.
- Күңелегезгә ошаган сортның исемен истә калдырыгыз. Икенче юлы сайлавы җиңел булыр.
- Виноградны суыткычта тотыгыз.
Анар (гранат)
- Анарның кабыгы аша җимешләре беленеп торырга, тышы коры, юка, тапларсыз булырга тиеш.
- Үзбәкстан яки Төркиянекенә өстенлек бирегез. Алар татлы һәм сусыл була.
- Авыр анарны сайлагыз. Җитешкәннәре авыр була.
- Башындагы “чәчәге” коры һәм яшеллексез булсын. Бу шулай ук өлгергәнлек билгесе.
- Тышы каты һәм тапсыз җимеш эзләгез.
- Яхшы анар иссез була. Иссезен алыгыз.
Фото ru.pngtree.com сайтыннан алынды.