«Сөйгәне башкага өйләнгән кызны иртәгесен җансыз килеш өй алдыннан табып алдылар»

-- Лэйсирэ

Алисә бүген янә сөйгәне Искәндәр белән күреште. Ягымлы карашыннан, кулларының җылысыннан, матур сүзләреннән ул кабат эреде, аңа тагын да якынайды. Яныннан аерыласы килми генә, өенә таба атлады ул. Бәхетле мизгелләрне әнисенең әйтелгән сүзләре бүлдерде: «Кызым, күрешеп йөрмә Искәндәр белән. Ул синнән күпкә өлкән, әле син яшь, укып белем аласың, үз юлыңны табасың бар. Бар киләчәгең, якты өметләрең алда. Абынма, кызым!» дигән иде…

Егыласымны белсәм, юлыма түшәк салыр идем диләр. Алдан ни буласын беребез дә белмибез шул. Күңел канатланып шукланган чагында, күзләр дә ялтырый, аны-моны аңламый очынабыз, матур хыял диңгезендә йөзәбез. Миннән дә бәхетлерәк кеше булмаячак, янәсе…

Яңа гына егерме сигез яшен тутырган иде егет. Ул мәктәпне бетерүгә, бер ел армия сафларында хезмәт итеп, үз бурычын үтәп кайтты. Кайтышына зур өметләр багласа да, теләкләре генә тормышка ашмады: үзе өметләнгән юнәлеш буенча укырга керергә теләсә дә, булып чыкмады, хәер, теләге дә шуның кадәр генә иде ахрысы. Калага китеп, дуслары янына эшкә дә урнашып карады ул, күңеле генә эшкә ятмады. Төрле жирләрдә сугылып йөрү дә ялыктыргач, туып-үскән нигезе, әти-әнисе янәшәсенә кайтып төпләнде. Әтисенә ияреп, авыл эшләренә чыккалап йөрде иң элек. Соңрак, әти-әнисе басым ясый башлагач, әтисенең ярдәме бн, үзе дә эшкә урнашты.

Эшне сөймәсә дә, башкасына осталыгы бар иде үзенең: телгә дә шома, мин-минлеге дә көчле булды. Үзенең шуклыгы, шаянлыгы белән кызлар күңелен тиз яулады ул. Чибәр иде егет. Һәрчак кызларның игътибарын тоеп яшәде.Алисә дә Искәндәрне игътибарсыз калдырмады. Үзеннән сизелерлек өлкән булса да, күңел салып өлгергән иде.

Сәбәпләр эзләп, үзе күзләп, йорт тирәләреннән үтте. Күрешкәндә дә елмаеп кына сөйләште, көнозын аны уйлап, сөйләшер сүзләр барлап йөрде. Уртак телне яшьләр тиз тапты. Аларның мәхәббәтләре дә тиз арада бөреләнде. Алисәнең генә гаиләсе каршы торды. Искәндәрнең әти-әнисе уңган булса да, улларының эш сөеп үсмәгәнен, кулыннан эш килмәгәнен, иң көендергәне, күңел биреп, үзе белеп, бернигә дә кулы ятмавы иде. Нәрсәгә генә тотынса да, төрледән-төрле сәбәпләр табып, качу ягын барлады. Әлбәттә, читтән бу күренеш, егеткә карата, уңай тәэсирләр тудырмады. Әле шуның өстенә, яшь аермалары да сизелерлек — Алисә унберенче сыйныфны гына бетереп килә, ә егетебез инде утызынчы дистәсен ваклый иде.

Башкаларга сиздерми генә, кичләрне түземсезлек белән көтеп алып, очрашып йөрде яшьләр. Кыз мәктәпне тәмамлап, белем алырга дип калага китте. Ара ерак булгач, авылга сирәк кенә кайткалады ул. Кайтуының да зур сәбәбе булып, сөйгәне Искәндәр торды.

Бик тырышып укыды Алисә. Укудан тыш буш вакыты да булгалады әле үзенең. Гаиләсенә әз-мәз булса да җиңелрәк булсын дип, эшкә урнашты. Үз көнен үзе күрде. Туганнарының шатланган йөзләрен күрү теләге белән, бәйрәм саен бүләк өләште. «Бәхет өчен күп кирәкмени?!» дия-дия, кабат эшенә йөгерде.

Искәндәрнең туган көненә дә санаулы гына көннәр калып барды. Түземсезлек белән көтте яратканы әлеге бәйрәмне. Кызганычка каршы, күпме ялварып сораса да, җитәкчесе генә аңа әлеге көнгә ял бирмәде. Атна ахры, янәсе, алмаштырырлык башка беркем дә юк, синең эш нәтиҗәңнән барысы да бик канәгать.

Кайталмады, Алисә.. Егете дә аның бәйрәменә кайта алмавын аңлыйсы, әйткән сүзләрен ишетәсе килмәде. «Ничек инде минем бәйрәмгә кайта алмаячаксың?!» дип җикеренде.

Дуслары белән җыелышып озак кына бәйрәм итте Искәндәр. Барысы да күңелле үтте кебек. Алисәнең дә юклыгын сизүче булмады, чөнки Искәндәрнең яныннан кызлар өзелмәде: матур тостлар да әйтелде, күңелен дә күрделәр.

Әбиләренә дип, каладан кайткан, байтактан бирле Искәндәргә күз салып йөргән Гөлсинә дә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмау нияте белән бәйрәм өстәленең түренә узды. Бер-бер артлы шампан шәрәбләрен күтәреп кенә торды яшьләр, салып кына өлгер. Искәндәрнең итәгендә утырган Гөлсинәнең «Соң инде, кайтарып куясыңмы?» дигән сүзе генә шау-шуны бүлде.. Искәндәрнең Гөлсинәләрнең капка төбен саклавына да, ике ай узган. Алисәгә дә җиткерделәр әлеге вакыйганы, тик үзе күрмәгәч, кеше сүзенә генә күңел бирәсе килмәде аның. Тапшырылмаган бүләген алып, яхшы уйлар белән, машина тотарга дип юлга чыкты.

Яңа ел алды булганга да авылына ашкынып кайтты Алисә. Тоткан машина хуҗасы да, күрше авыл егете – Искәндәрен яхшы белүче егет булып чыкты. Сүзара сүз чыгып, Искәндәренең Гөлсинәнең кулын сорарга барачагын, Яңа елдан соң, туй үткәрәчәкләрен белдерде.. Ничек кайтып ауганын да сизмәде Алисә. Әниләренә сиздерми генә, күз яшьләренә буыла-буыла елады… Кайда калды соң аларның бер-берсенә бирешкән вәгъдәле кичләре?! «Яратам» дип, назлап әйтелгән сүзләре бер мизгеллек кенә булганмы?! Ә кайда ышаныч?! Хөрмәт сүзе нинди мәгънәгә ия соң?! Биреләсе сораулар җавапсыз калды.

Җавапсыз калды.. Кызны иртәгесен җансыз килеш өй алдыннан табып алдылар.
Кышның салкын җилендә җылылык эзләп, кабер өстендә ялгыз нарат кына моңаеп басып тора иде. Искәндәрнең карашы читкә төбәлде. Агачка туры күтәрелеп карый алмады ул: җанын сыкратып, эчтән генә өзгәләнде.

Искәндәрнең гаиләсе дә төзелеп бетә алмыйча таркалды. Юкка рәнҗетелгән кызның күз яшьләре дә үз урынын алгандыр, мөгаен. Аның барысын да сөйлисе, аңлатасы, ачыклыйсы, кире кайтарасы килде,тик соң иде..

Алисә белән көлешә-көлешә кабат урам әйләнде Искәндәр. Ниндидер бер күңел җылылыгы тоеп, киләчәккә матур планнар төзеделәр. Бер дә саубуллашасылары килмичә, сүзсез генә бер-берсенә сыеныштылар.. Күз алдына Алисәнең ап-ак күлмәктән матур гына, аллы-гөлле чәчәкләр тотып болын буйлап йөрүен, ә үзенең читтән генә әлеге күренешкә сокланып, күзен дә алмый карап торуын уеннан уздырды.. «Яшьлекнең иң саф мизгелләре бит бу» дип уйларга өлгермәде, тирән йокысыннан түбән оч Харисның: — Кичтән калмадымы синең? Башым чатный, — дигән сүзләре сискәндереп уятып җибәрде. Тәне буйлап, салкынлы-кайнарлы халәт йөгерде. Сүзсез генә урамга чыгып, чиләктәге салкын су белән битләрен юды да, әнисенең иртәнге чык белән бергә алып кайтып, өстен капларга да оныткан мичкәсеннән бер чүмеч чишмә суын эчеп куйды. Аның күз алдына, иртәңге якта канатландырырга да, шул ук вакытта, уйландырырга мәжбүр иткән төше — Алисәнең хатирәсе килеп басты. Яшьлек юләрлеге белән, энҗе бөртегедәй саф күңелле, чын йөрәктән күңел биреп ярата белгән, иң мөһиме — үзен сөйгән Алисәсен югалтты бит ул.. Аның тарафыннан күргән кебек мәрхәмәтлелекне аның әле бүгенгәчә күргәне булмады. Хәер, язмыш шуклыгы белән үзенең дә күңеле басылды, яшәү мәгънәсе сулды кебек. Әйтерсең лә, көчле рухлы, шат күңелле Искәндәрне Алисә үзенә ияртә алып киткән… -Нишлим соң мин?! Ничек бу язмыш сынавында адаша, үз-үземне югалта алдым? Нинди нык, суксам тимер өзәрлек егет идем бит! — дип, үз-үзенә сөйләнә — сөйләнә, өйгә дә сугылмый, йорт артына чыгып утырды.

Бакча башы бригадир — Хәниф абыйларының капка төбенә күзе төште аның. Төшке ашка өенә кайткан ахры, кереп чыгасы булыр дип, туп-туры шунда атлады.

— Синнән дә була икән! — дип, эшеннән канәгать булган бригадир Хәниф абый, Искәндәргә чын күңелдән ныклы кулын сузды. Кайчандыр булган эчке тоемлавы, аңа каршы төшкән булса да, ул егеткә яңа тормышка юл күрсәтергә, кабаттан үзен сынап карарга мөмкинлек бирде. Һәм менә бит, аның ышанычы бүгенгәчә акланылып килә, сынатмый Искәндәр.

Күңел күтәренкелеге белән, өенә таба атлады ул. Тормышының кабат чәчәккә бөреләнгәнен тоеп сөенде. Әнисе дә шатлыктан очынган күзләрен күреп шатланды. «Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк!» дип уйлап, аңа ияреп өйгә узды.
— Улым, яшең дә бара, тиздән кырыгынчы дистәңне ваклыйсың инде, безнең дә онык сөясебез килә бит! — диеп, күңелендәге борчуын чыгарып салды.

— Әнә, күрше авылда иреннән уңмыйча, кызын үзе генә ничә еллар буе аякка бастырам дип, тырышып-тырмашып дөнья куучы Мәрьям бар икән, бик уңган кыз ди, бәлки димләп кайтырбыз? — дип әйтте дә, бераз уйлансын әле дигән уйлар белән, өйдән үк чыгып китте.

Искәндәр бу уйлар белән озак йөрде, кат-кат уйланды, бәлки тәвәкәлләп караргадыр дип, дусты Хариска юнәлде.

Беркайчан ташламады аны Харис: авыр чакта да, шатлык бүлешәсе булганда да, һәрчак янәшәсендә иде. Мәктәп елларыннан башлап, 23 елга сузылган дуслыкларына әлегәчә тап төшермәде ул. Бүген дә ярдәм кулы эзләп, аңа килүе иде.

— Харис, ни бит әле, — дип, кыю-кыймас кына башлап җибәрде ул сүзен. — Ярты гомер сизелми дә узып киткән, әниләрнең дә яше бара, йортка хужабикә кирәк иде.

Үткәннәр күпме йөрәк түрендә сакланса да, бүгенгесен уйлап яшәргә кирәк…- дип сүзен дәвам итте ул. Харис аны ахыргача тыңлады-тыңлады да, сәгатенә тагын бер күтәрелеп карап, ишегалдына чыгып китте. Ни уйларга да, нәрсә дип әйтергә дә сүз таба алмый, авызын гына ачып калды Искәндәр. Биш минут та үтмәде, кире әйләнеп керде дә, сүз катты Харис:

— Мин атны җигеп куйдым, караңгы төшкәнче вакыт бар әле, әйдә, Аллага тапшырып, тәвәкәлләп бер әйләнеп кайтыйк. Искәндәр, йөз-кыяфәтен тагын бер кат барлап чыкты да, очынып диярлек ат арбасына менеп утырды.

— Хәерле сәгатьтә! — диешә-диешә атны кузгатып җибәрде алар.

Авылга килеп кергәндә, сәгать кичке алты, авыл халкы көтү каршы ала иде. Мәрьямнәрнең дә капка ишеге киң колачка ачылнан, тирә-юньнән күзгә чисталык бөркелә, тик ир кулы җитмәгәнлелеге генә әллә каян күзгә ташланып тора иде.

— Мине шулай капкаларыгызны киң итеп ачып куеп көтүегезме бу, сылу ханым? Әле мичтә бәлешләр дә пешереп куйгансыздыр? — дип, үзенә күрә бер кыюлык күрсәтеп, сүзен башлады Искәндәр. Бу минутларда 15 яшьлек егетләр кебек хис итте ул үзен. Оялуын йөзенә чыгармаса да, нык дулкынланды, яшьлек елларын күз уңыннан уздырды, чыгардай булып типкән йөрәген тынычландырыр өчен тирәнрәк итеп сулыш алды да, сүзен дәвам итте..

Аның сүзләрен аерым бер дулкынлану белән тыңлады Мәрьям. Бү бүген генә хәл ителерлек эш түгел, ныклап уйланырга, ашыкмый гына нәтиҗә ясарга кирәк дип, озатып калды.

Әңгер-меңгер вакыт җиткән иде инде. Кичке күк йөзен болыт каплап, яңгыр да сибәли башлаган. Атны да тизрәк кайтсын дип, ешрак тәртәли башладылар. Харисның гына ниндидер бер шәүлә күреп тынычлыгы бозылды. Атны туктатып, үзләре янына эндәште алар әлеге кешене.

Искәндәр, тамак төбенә утырган төерен көч хәл белән йота-йота, арба өстендәге курткасын әлеге ханымга япты. Әлеге көтелмәгән кеше -беренче мәхәббәте — Алисәнең әнисе иде.

Бер — берсенә берни дә эндәшми генә кузгалып, юлларын дәвам итте алар. Тынлыкны кыяр-кыймас кына Харис бүлде:

— Әминә апа, бу вакытта караңгыда соңа калып, нишләп йөри идегез? Соң бит инде, көн дә болытланып торды.. Әминә апа үзенең кичләтеп кенә, күңел тынычлыгы эзләп, болыннарны әйләнеп, шул нигъмәттән җиләк һәм мәтрүшкәләр карап кайтасы килүен белдерде. «Болынның хуш исе белән җиләкләрләрнең күп булуы да исәрләндергәндер, онытылып, вакытны да исемнән чыгарганмын» дип, җавап кайтарды да, яңгыр явып, тагын да сафланган табигатьнең татлы исен тоеп калу нияте белән, киң итеп сулыш алып, үткән юлга карап, моңаеп калды.

— Әминә апа, мине барысы өчен дә гафу итегез, зинхар! — дип, тынлыкны бүлде Искәндәр.

— Кая егыласымны белсәм, шунда түшәк салыр идем! — диләр, беркем дә Алисә шул рәвешле үз-үзенә кул салыр дип уйламады. Мин дә сагынам үзен. Гомер агышында да аның юклыгын һәм никадәр ныграк кирәк булганын аңлыйм. Шуңа да үткән гомерем канатсыз кош сыман каңгырап кына үтте..

Бу сүзләрне ничә еллар ишетәсе килеп яшәде Әминә апа. Бүлдерми генә азакка тикле тыңлады ул аны.

— Искәндәр, ишеттем мин синең җан сыкравыңны. Үзеңнән алда алма бөртегедәй саклап үстереп, сау-сәламәт яшәгән газиз балаңны салкын гүрләргә тыгудан да яман эш юктыр. Вакыт дәвалый торган вакыйга түгел ул. Башым белән нәтиҗә ясап кичерсәм дә, күңел кичерә алмый шул. Тыныч йокласын балам..- диде дә, күз яшьләрен тыя алмый, читкә борылды.

— Син дә ялгыз йөрмә, өйлән. Бер яшибез, анысын да булдыра алганча бәхетле үткәрә алсак иде! — дип, сүзен төгәлләде.

«Әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала!» дип юкка гына әйтәләрмени?! Җанына сары май булып яткан әлеге сүзләр Искәндәрне тагын да канатладырдып җибәрде. Күңеленә тынычлык иңдереп, яшәү мәгънәсе өстәде!

Урам чатында бала арбасы тотып, кызларының мәктәптән кайтканын көтеп, көлешә-көлешә Искәндәр белән Мәрьям басып торалар иде.

Эх, тормыш матур шул, кем өчендер яшәп, син кемгәдер кирәк булганда!..

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле