Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәрләргә карата фикерен әйтә

-- Лэйсирэ

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының “Йолдызлы такси” тапшыруына интервьюсында үзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде, дип яза Татар-информ.

“Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?” — дип сорый алып баручы. “Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр «Татнефть- Арена» сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, — ди Элвин Грей.

Элвин Грей 1 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга «Тукай премиясен бирергә кирәк» дигән хәбәрләр чыкты.

“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, — дип ачыклык кертте җырчы.

Фото: Барс медиа

Бәйле