Туганнарга булышырга кирәклеге бәхәссез. Әмма Пермьнән Мәскәүгә яшәргә күчеп килгән Ольганың моңа карата фикере бүтәнчә. Туганнан туган сеңлесен кызганып, фатирына яшәргә керткәч, аңарда невроз авыруы башланган һәм ул хәзер үзе чит җирдә фатирга кереп яшәргә мәҗбүр. Ә сеңел тиешлесе гаиләсе белән тыныч кына аның фатирында яшәп ята.

2010 еллар башында Ольга Мәскәүгә педагогия институтына укырга керә. Аңа кадәр бер ел элек, туганнан туган сеңлесе Наталья Мәскәүгә килеп урнашкан була. Укуның беренче ярты елын Ольга тулай торакта яши. Шуннан соң башта курсташлары белән бергә фатир арендалый, ә укуның соңгы елында үзе генә бер бүлмәле фатирга түләп тора башлый. Наталья исә вуз тулай торагында яши һәм эшкә урнашу турында уйламый да.

“Мәскәүгә килгәннән бирле җиде фатир алыштырдым – әйберләремне җыеп, ярты көн эчендә башка урынга күчәргә күнектем, – ди Ольга. – Күченүләрнең сәбәпләре төрле: кайберләре фатирларын сатарга уйлады, икенчеләре арендага түләү бәясен арттырды, кайсында начар күршеләр туры килде. Болар вакытлыча гына мәшәкать икәнен аңлап түздем инде. Чөнки әти-әни, мин диплом алгач, Көньяк Бутоводан фатир бүләк итәргә вәгъдә биргән иде. Дөресрәге, мин укып бетергәндә, анда сатып алынган фатир урнашкан йорт төзелеп бетәргә тиеш”.

Ләкин аның киләчәктә аерым фатирда ялгыз гына рәхәтләнеп яшәрмен дигән якты планнары барып чыкмый. Наталья дүртенче курста укыганда кияүгә чыга, укуын ташлап, өйдә генә утыра башлый. Ольга укуын тәмамлаганда, Натальяның кызы туа. Аның ире бер эре сәүдә челтәрендә менеджер булып эшли, акчаны да хәйран гына ала. Гаиләләре төзеләчәк йорттан ике бүлмәле фатирны ипотекага сатып алган. Ләкин аларга йорт төзелгәнче кайда да булса яшәргә кирәк. Ипотекага түләү, шуңа өстәп фатир арендалау гаиләгә авырга төшә.

“Наташа – әнинең абыйсының кызы. Ул Наташаны үзе генә карап үстерде, чөнки хатыны ике яшьлек кызын иренә ташлап калдырып чыгып киткән. Минем әни аңа Наташаны үстерергә булышты. Сеңлемнең әтисе юл авариясендә һәлак булды. Аның фатирын сатып, ипотекаларының беренче взносын түләделәр. Наташа әнигә чылтыратып, миңа булачак фатирда вакытлыча яшәп торырга рөхсәт сораган”.

Ольганың әнисе каршы килмәгән һәм кызына сатып алган фатирда Наталья гаиләсенә вакытлыча яшәргә рөхсәт иткән. “Әни миңа чылтыратып: “Кызым, Наташага булышырга кирәк, синең фатирда яшәп торсыннар”, – дип, ярты елга түзәргә кушты, – ди кыз. – Билгеле, бу хәбәргә шатланмадым. Башта хәтта телсез калдым, соңыннан еладым. Тынычлангач, ярар ярты ел күп түгел, дип уйладым. Иң кызыгы – Наташа башта иренең әти-әнисе янында бер бүлмәле фатирда яши алулары турында сөйләгән иде”.

Нәтиҗәдә Ольганың яңа фатирына Натальяларның гаиләсе беренче булып күчә. Хуҗа кыз яшәргә күчкәндә, туганының гаиләсе фатирга хуҗа булырга өлгерә. Бүлмә, ванна, кухня аларның җиһазлары белән тулган. Ольгага үз әйберләрен урнаштырыр өчен урыннарны яулап алырга туры килә.

“Билгеле, барыбыз да бер бүлмәдә йоклый алмыйбыз, – дип кыз сүзен дәвам итә. – Җәен балконда йокладым, ә салкыннар башлангач, кухняга күчтем. Анда да, монда да яшәргә уңайсыз. Башта, гафу итегез, туалетка да алар йоклаган бүлмә аркылы йөрергә туры килде. Ә кухняга күчкәч, кем дә булса төнлә белән су эчәргә чыкмаган көн булмады. Юк бит, кичен бүлмәләренә шешә белән су алып кереп куярга?! ”.

Бергә яши башлагач, Ольга аларның төзеләчәк йортларының нигез чокыры яңарак кына казылганын ишетә. “Мин аларның алдашканнары өчен тавыш күтәрмәдем, – ди кыз. – Ярты ел узса да, нигә чыгып китмисез дип сүз башламадым. Елдан артык вакыт узгач кына, ниһаять, тагы бер айдан фатир ачкычын юачакларын белдереп шатландырдылар”.

Ләкин, туганының ире белән сөйләшкәнен ишеткәч, Ольганың түземлеге тәмам бетә. “Төнлә аларның әрләшкән тавышларына уяндым. Наташаның, ничә ел бергә яшәп, диңгез буена, ял итәргә алып бара алмаган ирен битәрләгәнен ишеттем. Ире хатынына ул чагында фатирга ремонтны ярты елга чигерергә туры киләчәген аңлатып карый. Җиңәрсең Наташаны! Нәтиҗәдә, путевка сатып алып, ике атнага Төркиягә киттеләр. Шулай итеп сентябрьдә үз фатирларына күчү язга калдырылды”.

Натальяны акылга утыртырга Ольга үзендә көч тапмаган. “Безнең гаиләдә бервакытта да туганнарга карата ризасызлык күрсәтү гадәте булмады, – ди ул. – Мин аларга бер генә авыр сүз дә әйтмәдем. Ләкин шул ук вакытта алар белән бергә дә тора алмыйм”.

Нәтиҗәдә Ольга үз фатирыннан чыгып китә. “Мине алар белән яшәү тәмам туйдырды, – ди ул. – Кунак та чакырып булмый, йокы да туймый. Йокысызлык аркасында башым эшләми, зомби кебек йөри башладым. Аптырагач, коллегамның буш фатирында акча түләп тора башладым. Ул аны ярты елдан сатарга җыена. Бәлки аңа кадәр Наташалар үз фатирларына күчәрләр?”

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле